Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Уңыш кәрҗине

Уңыш кәрҗине

Үзебездә үскән җиләк‑җимеш һәм яшелчә

01 октября 2018

Сентябрь елның иң мул аедыр. Юкка гына бабаларыбыз: «Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер», – димәгән бит. Инде игеннәр җыелып, амбарларга кереп урнашты. Хуҗалыклар да бәрәңге, яшелчә уңышын алып бетерде. Ә аерым фермерлар, зур‑зур агрохуҗалыклар басуында әле икенче икмәк, ягъни яшелчәләрне җыю эше дәвам итә.
Бүген без соңгылары турында язарга булдык. Татарстанда яшелчә, җиләк‑җимеш үстерүче берничә эре ширкәт бар. Алар ярты респуб­ликаны туйдыра. Биредә яшелчә, җиләк‑җимеш үстерү ничек оеш­тырылган, шуны күзәтеп, нәтиҗә ясадык.
Колачларга тырышкан тагын бер тема – алма бакчалары. Совет­лар Союзы чорында күкрәп үскән алма бакчалары бүген ташландык хәлдә. Аларның киләчәге нинди булачак? Кибет, базарларда үзебездә үскән алма бармы? Шушы һәм баш­ка сорауларга җавап эзләдек.
1-2
БЕЗГӘ ҮЗЕБЕЗНЕКЕ... ҖИТӘ?
Санкцияләр белән бәйле, чит илдән җиләк-җимеш, яшелчә кер­тү чикләнгәч, дәүләт җитәкчеләре, аларны үзебездә үстерергә кирәк­леген даими рәвештә ассызыклый башлады. Россия Премьер-ми­нистры Дмитрий Медведев быел да төбәкләрдә яшелчә, җиләк‑җи­меш үстерү буенча махсус прог­рамма эшләргә, бу эшне җайларга кушты.
Бер карасаң, Татарстанда, баш­ка төбәкләр белән чагыштырганда хәл уңайрак. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министрлыгын­нан алынган мәгълүматларга ни­гезләнсәк, Идел буе федераль окру­гы төбәкләре арасында, Татарстан, ачык грунтта үстерелгән яшелчә мәйданнары буенча 3нче урында тора. Шул ук министрлыкның җава­бынннан күренгәнчә, республикада үскән яшелчә җирле халыкны туен­дырырга тулысынча җитә.
Быел Татарстанда яшелчә утыр­тылган гомуми мәйдан 2,4 мең гектарны тәшкил итә. (Тик мон­да бәрәңге культурасы кермәгән. Ул аерым бара, бу хакта соңрак). Шуларның 780 гектарында – кә­бестә, 850 гектарында – кызыл чө­гендер, 436 гектарында – кишер һәм 160 гектарда башлы суган. Иң алдынгы рәттә – Арча муници­паль районы. (Бу район бәрәңге үс­терү буенча да исемлекнең беренче урынында тора).
Белгечләр фикеренчә, Россия Федерациясенә каршы кертелгән санкцияләр авыл хуҗалыгы товары җитештерүчеләренә (җиләк-җимеш юнәлешендә дә) үсәргә мөмкин­лек биргән. Һәрхәлдә, төбәкләрдә бу аермачык сизелә. Ел саен, ТР Ми­нистрлар Кабинеты карары ниге­зендә, федераль һәм төбәк бюджет­ларыннан җиләк‑җимеш бакчалары утыртучы хуҗалыкларга субсидия бирелә. Аның суммасы – 50 меңнән алып 300 меңгә кадәр.
Тагын бер уңай күренеш – көзен һәм язын ярминкәләр оештырыла. Россиянең башка күп төбәкләрендә дә шулай ул. Ә ярминкә ике як – са­тучы һәм сатып алучы өчен дә фай­далы. (Быел Татарстанда 15 сен­тябрьдән башланып китте ул). Отыш шунда – арадашчылар юк. Димәк, товарның бәясе дә, сыйфаты да (ул бит бакчадан, басудан туры яр­минкәгә килә) ике як өчен дә кулай. Менә шуңа да шәһәр халкы кышлык яшелчәне, аерым җиләк-җимешне ярминкәдән алып калырга тырыша.
1-3
1-4
1-5
АЛЫП БАРА, ЛӘКИН АЛЫП КАЙТМЫЙ...
Бу мәгълүм мәзәкне бәрәңгегә карата әйтәләр: «Миңа бик ышан­ма, алып барам, тик алып кайт­мыйм», – дигән имеш. Тик «алып кайтмаса» да сугыш чорында ха­лыкны ачлыктан бәрәңге коткарган. Бүген Татарстанда 2 мең гектар­дан артык мәйданда бәрәңге үсә. Лидерлар рәтендә – Арча районы. «Сервис-Агро» җәмгыятенең «Кыр­лай» һәм «Игенче» бүлекчәләрендә 1 мең 200 гектар җирдә бәрәңге игелә. 19 сентябрьгә мәйданның яртысы җыелып, саклауга куелган иде. Уңыш – яхшы гына түгел, ре­кордлы!
– Әлбәттә, эшне тулысынча тә­мамламыйча, нәтиҗәләр турында әйтергә иртәрәк, – диде компания­нең баш агрономы Алмаз Сабиров. – Шулай да әлегә кадәр җыеп алынган уңыш буенча шунысы анык: безнең хуҗалыкта әле моның кадәр бәрәң­ге булганы юк иде. Гектарыннан уртача 410 центнер уңыш чыга. Узган ел бу сан 370 центнер булды.
Быел, чынлап та, бәрәңге уңышы хуҗалыкларда мул. Баш агроном моның сәбәбен берничә факторга бәйләде:
– Беренчедән, июнь, июль әллә ни эссе булмады. Юк дисәк тә, яң­гырлар да яуды. Бәрәңге бик эссе елны яратмый, быел һава шартлары «мач» килде.
«Агро-сервис» оешмасында бәрәңге мәйданы бүленгән. Бер кыр­да «товар бәрәңге», икенчесендә «үсенте», ягъни чәчүлек бәрәңге үсә.
– Бәрәңгенең «Гала», «Королева Анна», «Ред Скартет» төрләренә өстенлек бирдек, – диде агроном. – Төрле сортлар үстереп карадык. Безнең һава шартлары өчен менә шулар әйбәт дигән нәтиҗәгә кил­дек. Һәр өлкәдә яңалыклар кергән кебек, авыл хуҗалыгы тармагында да яңадан-яңа яшелчә сортлары барлыкка килә. Бәрәңге мәсьәлә­сендә дә шулай. Без бәрәңге үстерү буенча яңа алымнар кулланырга, яңа сортлар алып кайтырга тыры­шабыз.
Яңалык дигәннән, Алмаз Саби­ров бер «сер» ачты: бактың исә алар кортка агу сипми икән. Сәбәбе бик гади:
– Ә без бәрәңгене агулап утырта­быз, – ди баш агроном. – Нәтиҗәдә, бәрәңге тишелеп чыгуга ана корт аның үсентесен ашый да һәлак була. Колорадо корты «чылбыр реакция­се» белән үсә бит: башта ана корт күкәй сала, аннан балалар чыга. Нигездә, бәрәңгенең яфрагын корт балалары ашый. Ә монда ул күкәй салырга өлгерми кала.
– Агулап утырткан бәрәңге сә­ламәтлекккә зыянлы түгелме соң? – дим.
Белгеч баш кына какты:
– Нишләптер кешеләрдә ялгыш фикер яши: янәсе хуҗалык бәрәң­гесенә караганда фермерларны­кы күбрәк агулы. Зур ялгыш. Ба­рысы да бик гади: бәрәңгене агу­лап җир астына күмгәннән соң, 35 көннән аның зарарлы матдәләре чыгып бетә. Ә бу вакытта бәрәңге әле яралып кына килә торган була. Димәк, зыяны бөтенләй калмый. Ә хуҗалыклар ничек эшли: бәрәңге тишелеп, чәчәк ата башлагач, кортка каршы агу сибә. Колорадо коңгызы­
ның үрчегән вакыты нәкъ шул чор­га туры килә. Ләкин ана корт ба­рыбер кала, нәтиҗәдә ул яңадан күкәй сала. Кешеләр бәрәңгене янә агулый. Бу август башы да бу­лырга мөмкин. Шуннан соң өч‑дүрт атнадан бәрәңге алырга чыгалар. Ә агу тулысынча бәрәңгедән чыгып бетсен өчен 35 көн вакыт кирәк.
Бәрәңгене агулап утыртуның икенче файдалы ягы да бар: сибүче кешегә зыяны булмый. (Ни дисәң дә, сипкәндә зарарлы матдәләр авыз-борын, күзгә дә керә). Гадәттә, хуҗалыклар арт бакчасына сыер-бо­завын, тавык-чебешен дә ябып куя. Димәк, бәрәңге агулаганда аларга да зарарлы матдәләр җил белән очып барып тияргә мөмкин.
Җәмгыятьтә бүген эшнең иң ты­гыз мәле: бер төркем эшчеләр (мәктәп укучылары, студентлар да килә) бәрәңгене кырдан җыеп ала. Икенчеләре амбардан сетка­ларга тутыра...
– Сентябрьнең җылы, кояшлы килүе безнең өчен янә бер бүләк, – ди Алмаз Сабиров. – Кайбер елны бәрәңге вак була, җыеп алырга һава шартлары да туры килми. Быел ба­рысы да туры килде. Бәхет басты!
ХУҖАСЫЗ БАКЧА?!
Һәр районда диярлек ташлан­дык бакчалар бар. Совет чорында анда яшелчә, җиләк‑җимеш үскән. Ләкин система җимерелүгә, алар берәүгә дә кирәксез булып, таш­ландык хәлгә килде. Кәбестә, ки­шер басуларында котырып алабута үсеп утыра, ә алмагач, карлыган бакчалары корып, үзләрен кычыт­кан, «шайтан таягы» басты. Дөрес, барысын да димим, әмма ташлан­дык бакчалар бездә шактый. (Аның төгәл санын исәпкә алучы да юк булып чыкты хәтта).
– Ташландык бакчаларны яңадан торгызырга план юкмы? – дип ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министрлыгына рәсми хат юллаган идек. Менә нинди җавап килде:
– Алмагач бакчаларының җимеш бирү чоры чикләнгән: 20–25 ел. Дөрес тәрбияләгән очракта бакча 30 елга кадәр җимеш бирергә мөм­кин. Ташландык бакчаларны төпләү, тәртипкә китерү бик кыйммәт булу сәбәпле, яңа мәйданнарда бакча утырту арзангарак чыга. Дәүләт тарафыннан 30 ел элек һәм алданрак булдырылган иске бакчаларны торгызуга ярдәм ка­ралган. Тик бакчаларның төпләнгән елын һәм хуҗасын билгеләп булмау сәбәпле, бирелгән ярдәмне куллану да мөмкин булмады.
Гади генә итеп аңлатканда, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министрлыгына, кулына документ тотып: «Менә мин бу бакчаның ху­җасы, аны торгызырга телим», – дип килгән кеше булмаган. Кайчан­дыр дәүләтнеке саналган бакчалар, үзгәртеп кору чорында, аерым ке­шеләргә, агрофирмаларга бүлеп рәсмиләштерелгән. Ә хуҗаларга исә ул бакча кирәк түгел, бетте-китте! Шулай булгач, бакчаларның кайчанга кадәр берәүгә дә кирәксез булып ятачагы да билгесез. Ни кыз­ганыч...
Аның каравы, яңа бакчалар үс­терергә теләүче тырыш кешеләр табылган. 2017 елда, интенсив бакчалар салу проекты нигезендә, Буа районыннан Дәүләтшин ху­җалыгына 8 гектар, Чүпрәле ра­йоныннан Хәйруллинга 11 гектар, Мамадыш районыннан Мостафин хуҗалыгына 30 гектар алмагач бакчалары утырту өчен субсидия бирелгән. Алар барысы да кресть­ян-фермерлык хуҗалыгы булып теркәлгән. Агымдагы елның язгы чорында Мамадыш районының Писцов крестьян-хуҗалыгы 40 гек­тар алмагач бакчасы утырткан. Көз­ге чорда тагын 90 гектар алмагач бакчалары утырту ниятләнә. Рес­публикада җиләк‑җимеш куаклары (кура җиләге, карлыган, крыжовник) мәйданнары да арта икән.
АЛМАЛАРЫ, ЧИЯЛӘРЕ...
Республикада иң зур җиләк‑җи­меш бакчалары – Югары Ослан ра­йонының «Заря» агрофирмасында. Ямбулат авыл җирлегенә карый ул. Бакчаларның гомуми мәйданы 432 гектар, шуларның 265 гекта­ры җиләк‑җимеш бирә. 2017 елда бу мәйданнарда 4 мең тоннадан артык уңыш җыеп алынган. Бүгенге көндә җыелган уңыш 400 тоннадан артык. Шуларның 97 тоннасы – алма белән груша, 11 тонна – төшле куль­тура, 287 тонна – җиләк.
– Быел алма, груша уңышы уз­ган елның яртысы кадәр дә юк, – диделәр «Заря» агрофирмасында. Алмагач бер ел алма бирә, икенче елны ял итә бит. Чия дә шулайрак. Аның каравы, кура җиләге әйбәт булган.
Без килгәндә биредә «урак өсте» иде: яшелчә, җиләк-җимешне Казанга әзерләп ятулары. Атна
саен өч‑дүрт «КАМАЗ» машина­сы ярминкәгә бара. Яшелчәләрне күз йомганчы алып бетерәләр икән. (Җәен җиләк‑җимеш тә тиз саты­лып беткән).
– Биредә тамыразыклар да үс­терәсезме әллә? – дим яшелчә складында бәрәңге аралап ятучы ханымга.
– Юк, моны агрофирманың Яр Чаллы бүлегеннән сакларга дип кайтардылар, – диде Гөлсирә Вагапова. Ул биредә хисапчы бу­лып эшли икән. Тик ярминкәгә әзерләнергә кирәк булганлыктан, кәгазь эшен куеп торырга туры килгән.
– Тамыразыклар биредә узган ел язгы ярминкәләргә кадәр тор­ды, – ди Гөлсирә ханым. – Быел бәрәңге, кишер уңышы әйбәт, яшелчәләр узган елга караганда күбрәк булыр дип уйлыйм.
«Заря» агрофирмасында узган ел мең тонна яшелчә сыйдырышлы склад эшләгәннәр. Ике яклы ул: берсендә алмалар, икенчесендә кишер, бәрәңге, чөгендер кебек тамыразыклар саклана. Склад мө­дире Тамара Белоусова алмалар саклана торган якка алып керде:
– Былтыр алмалар биредә март аена кадәр торды, – дип сөйләп китте ул. – Әлегә без складны җы­лытмыйбыз. Урамда температу­ра минуска кадәр төшкәч, махсус электр мичен кабызабыз. Алма өчен иң яхшы температура – плюс ике градус.
– Алмалар кышка кадәр череп бетмиме? – дим.
– Узган ел әйбәт сакланды. Әлбәттә, без агач әрҗәләрне даими рәвештә тикшереп, карала баш­лаган алмаларны алып торабыз.
– Ә бәлки сез аларны берәр хи­микат белән эшкәртәсездер?
– Юк, басудан ничек кайтса, шу­лай складка керә. Аннан аерып, кәгазь әрҗәләргә салабыз. Быел алма уңышы начар булды, бәл­ки көзге ярминкәләрдә сатылып та бетәр әле.
Агрофирманың җиләк‑җимеш үсә торган бакчаларын карап чык­тык. Гаҗәп зур ул. Алма, груша, «виктория», кура җиләге, чия, кар­лыган, кара миләш – барысы да ае­рым утыртылган. Соңгысының уңышын җыеп кына яталар иде. Ямбулат авылында эшче көчләр җитмәгәнлектән, читтән дә ке­шеләр чакырганнар. Күрше чуваш авылыннан килгән абый-апалар белән сөйләшеп тордык. Ел саен шулай килеп эшлиләр икән:
– Март аеннан эшли башлый­быз, – диделәр. – Башта бакчалар­ны чистартабыз, агачларны коры­ган ботаклардан арындырабыз. Аннан җир эшкәртәбез. Шуннан җиләк, карлыган, чия, алма җыя­быз. Бер-берсенә тоташып китә ул. Кара көзгә кадәр эш бетми...
Яздан көзгә кадәр бакчада эшләр өчен 30–40 кеше кирәк. Хезмәт хакы көнләп бара, 1 мең 100 сум. Эшчеләр өчен махсус тулай торак салганнар. Читтән килүчеләр шун­да бушка яшәп, бушка туклана.
– Агрофирма үз хисабына 10 йорт салдырды, – диде Ямбу­лат авылы җирлеге башлыгы Мар­сель Әхмәтҗанов. – Яшь гаиләләр бирегә килеп төпләнсен, диләр. Тырыш кешегә авылда эш һәрва­кыт бар. Монда элеккеге колхоз системасы кебек: агрофирма авыл юлын, суны да карый. Тырыш ке­шеләргә Ямбулат яшәр өчен менә дигән урын. Казан да ерак түгел...
...Язманы тагын башка мисал­лар белән дә дәвам итәргә булыр иде, әмма озынга китә. Әйтәсе килгән фикер шул: теләк булганда, яшелчә, җиләк-җимешне безнең шартларда рәхәтләнеп үстереп була. Сатып алучы да, әллә каян китерелгән җиләк-җимешкә ка­раганда, үзебездә үскәнне алырга тырыша. Шулай булгач, бу юнә­лештә эшләргә дә эшләргә безгә. Һәр яклап отышлы бит: эш урын­нары да бар, кулланучы экологик чиста продукция ашый һ.б.
 
БЕЛЕШМӘ-МӘГЪЛҮМАТ:
«2018 елда агросәнәгать комплексында дәүләт ярдәме чаралары турында» (ТР МКның 17.01.2018 елгы 17 нче) карары нигезендә, хуҗалыкларга гомуми чыгымның 80 проценты күләмендә субсидия каралган. Бу 1 гектар традицион бакчаларга 50 мең сумнан артык түгел, ә интенсив типтагы бакчаларга 1 гектарга 300 мең сумнан артык түгел.
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: