Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Үзенчәлеклеләр өчен балалар бакчасы

Үзенчәлекле балалар дөньясы. Кондуктив балалар бакчасы кемгә булышыр

Илья Школьников – үзенчәлекле бала әтисе. Ул үзе белән әнә шулай дип таныштыра. Аның гамәлгә ашырырга теләгән проекты миллионнар белән исәпләнә. Кондуктив балалар бакчасы – Россиядә беренче, һәм ул, башка бөтен яңа нәрсәләр кебек үк, иң беренче чиратта, Казанда барлыкка килергә тиеш. «Чөнки Казанда сине ишетергә мөмкиннәр, – дип саный Илья. – Башка төбәкләрдә алай түгел». Бу, әлбәттә, безнең каһарманга үзенчәлекле балалар бакчасы төзелешен башлар өчен бердәнбер сәбәп түгел. Беренче сәбәбе – бала туу һәм аның дәваланулар белән үтә торган кыска гына гомерендә очраган кыенлыклар.
НӘРСӘДЕР ЭШЛӘРГӘ КИРӘК
– Минем улыма дүрт яшь, исеме – Костик. Ул кулда булганда, сез аның нинди икәнен берничек тә күрә алмассыз. Аның интеллекты менә дигән, гәрчә баш­та аңа ДЦП диагнозын куйганнар иде, әмма аның психомоторик үсешендәге тоткарлыкларның сәбә­бе башка булып чыкты. Ул аякларын һәм кулларын селкетә алсын өчен, безгә бик күп акчалар түгәргә кирәк. Аның каравы, без андый балалар белән ничек эшләргә икәнне беләбез. Әлегә ул бакчага йөрмәсә дә, сигез яшь тулгач, ул башкалар белән беррәттән мәктәпкә барачак. Ни өчен сигезме? Минемчә, бала­ның балачагы озаграк булган саен, яхшырак. Минем баланың исә беренче дүрт елында балачагы булмады да – барлык үзенчәлекле балалар кебек, аны да һәр­вакыт дәвалап торалар бит. Ул бала түгел, ә пациент. Көн саен анализлар, табиблар, курслар. Каядыр алып баралар, нәрсәдер эшлиләр, моны тот, тегене... Кайчак бик авыр була, куркыныч хәтта. Балаларны тернәклән­дерү үзәгенә алып килгәч, игътибар итсәгез, алар кабинетка керү белән кычкыра, елый башлый... чөнки аларга куркыныч, авырта, балалар олыларның алардан ни көткәнен, ни өчен эшли белмәгәннәрен эшләргә мәҗбүр итүләрен аңламый. Ә аң ягыннан аларның бар да тәртиптә. Алар анализлый һәм нәтиҗәләр ясый – үзләренә беркем дә ярдәм итмәячәгенә тө­шенә. Кызганычка каршы, без әлегә андый балаларга ничек ярдәм итеп булуын белмибез. Ләкин нәрсәдер эшләргә кирәк икәнен ачык беләбез.
– Үзенчәлекле балалар өчен үзенчәлекле балалар бакчасы булдыру идеясе шуның өчен барлыкка килдеме?
– Әйе. Безгә Израильдән кондуктив педагог – Ида Игра килде, ул биредә, Казанда, безнең педа­гогларны балалар белән эшләргә өйрәтәчәк. Андый белгечне бирегә чакыру җиде миллион сум тора. Бу эштә бөтен нәрсә миллионнар белән исәпләнә. Күрәсең, кондуктив педагогика Россиядә шуның өчен дә тернәкләнеп китә алмагандыр: нәрсәгә генә тотынсаң да, миллионнар кирәк.
il2
ТАУ МӨХӘММӘТКӘ БАРМАГАНДА…
– Сезнеке ничек килеп чыкты? Сез миллионермы?
– Әкрен-әкрен, бер-бер артлы, хаталар өстендә эшли-эшли. 2018 елның июнендә без Израиль бел­геченә – Джудуга эләктек. Аның үзенчәлекле балалар белән эшләү тәҗрибәсе бик зур. Ул Түбән Новгород­та кабул итә иде. Безгә бик ошады. Бала бөтенләй еламады, нәтиҗәсе дә шунда ук күзгә күренерлек булды. Ул икенче килгәндә, без аңа языла алмадык. Аңа эләгергә теләүчеләр буа буарлык иде! Һәм менә хатыным һәм балабыз белән һавада йөргәндә башка бер идея килде: әйдә, белгечләрне үзебезгә чакырып карыйк, дим. Хатыным тәрҗемәче, укытучы минем, инглиз, немец, итальян телләрен белә. Шуңа да чит ил белгечләре белән аралашканда, кыенлыклар бул­мады. Ярты ел төрле белгечләр белән сөйләшүләр алып бардык, барысы да баш тартты. Безне белмиләр,
безнең турыда мәгълүмат юк, чакырып китерер өчен үзәгебез дә юк. Бары тик Берлиннан Эрз Пилз гына килергә ризалык белдерде. Килде, башта һәрнәрсәгә сак карады. Әмма балалар янында ул саклыкның эзе дә калмый иде. Без бер тернәкләндерү үзәгендә арендага кабинет алдык, сигез көнгә ул сигез баланы кабул итте. Безнең балаларның перспективасы бар, алар белән шөгыльләнергә кирәк, диде. Без аңа шәһәрне күрсәттек, безнең кар көртләрен һәм... авыл хуҗалы­гы министрлы бинасын фотога төшерде, бик ошады аңа. Хинкали ашарга алып бардык. Аңа безнең халык ошады. «Руслар бик сөйкемле», – диде. Һәм: «Тагын кемнәрне чакырдыгыз?» – дип сорады. Без чакырыл­ганнарның исемлеген күрсәттек. Ул безгә аларның ба­рысын да беләм, диде һәм һәркайсына шалтыратырга вәгъдә бирде. Сүзендә торды. Тагын берничә көннән безнең кулда Израиль, Испания, Германия,Франция, Бельгия кебек илләрдән килергә әзерлек белдергән иң шәп белгечләрнең исемлеге бар иде инде.
Апрельдә безгә Тель-Авивтан Ида Игра килде. Ул ва­кытта шаккатырды ул безне... Мәсәлән, балагыз белән нәрсә булды, дип сорый.
– Аягына басмый...
– Бөтенләй дәме?
– Бөтенләй дә.
Баланы алды да аягына бастырды һәм җибәрде:
– Нигә балагыз турында шулай дип әйтәсез? Менә бит баса! Ә нәрсә ашатасыз?
– Блендер аша гына чыгарып бирәбез.
– Кит инде! Мә әле, үскәнем, пәрәмәч ашап кара. Менә бит, ашый...
Миңа аның баланы мөмкинлекләренә карап бүлмәве ошады. Ягъни без инвалид кеше күрсәк, шунда ук аңа карата аерым мөнәсәбәт булырга тиеш дип уйлыйбыз. Ә аның өчен барысы да тигез. Израильдә бик күпләр шулай итә, диләр, чөнки алар кечкенәдән барысы бергә – бакчада да, мәктәптә дә, эштә дә. Алар мо­ның норма булуына балачактан өйрәнә: үзенчәлекле балалар юк, бары тик төрле балалар гына бар. Алар гарип түгел, сәер түгел, куркыныч түгел, алар белән уйнап була, һәм алар нормаль балалар. Бу, әлбәттә, әти-әниләр өчен дә сынау – әгәр синең үзенчәлекле балаң гадәти балалар белән бер мәктәптә укый икән, аңа аерым игътибар булмаячагын да кабул итәргә кирәк. Башка балалар белән беррәттән аның башына портфель белән менеп төшәргә дә мөмкиннәр, шулай ук шаяртачаклар да – үпкәләргә кирәкми.
Ида Игра беренче тапкыр килгәндә: «Ничек сездә кондуктив балалар бакчасы юк? Ачыгыз!» – диде. Андый бакча ачу турындагы идея тынгы бирмәс бул­ды. Бу исә иганәчеләр өчен шундый зур акчалар. Әлбәттә, ул акчаларны үзенчәлекле балаларның әти-әниләреннән алып була, күпләр түләргә дә әзер, әмма ул вакытта гадел булмаячак: акчалы кешеләр бакчага йөри алачак, акчасызлар – юк. Шуңа да кат­лаулы юл белән барсак барабыз, әмма бакча бушлай булачак, дип хәл иттек.
ӨЧ ПИЛОТ ТӨРКЕМ
– Ничә урынга исәпләнгән ул?
– 120–150 урынлы бакча турында сүз бара. Бина мәсьәләсендә мэрия ярдәм итте – 220 кв. метр, анда башта өч төркем туплыйбыз. Статистика буенча Ка­занда ДЦП диагнозлы 1408 бала бар. Моңа тагын шушының яртысын, хәтта күбрәк тә өстәп була. Та­гын генетик авырулы, шул исәптән эпиактивлык булган, эпилепсияле балалар. Ул авырулар да психо­моторик үсешне тоткарлый. Ачылгач, төркемнәрдә алтышар бала булачак, ягъни 18 бала белән башлап җибәрәчәкбез. Безнең бурыч – безнең өчен бөтенесен дә эшләргә кирәкми, безгә ярдәм итәргә генә кирәк, дигәнне аңлату.
– Педагогларны кайдан алачаксыз?
– Кондуктив педагог булырга Венгриядә алты ел укыталар. Мондый план бар. Беренче тапкыр Ида безгә өч айга киләчәк: ике ай укыта, бер ай пе­дагоглар белән бакчада эшли, анда конкрет очракны һәрбер бала мисалында сүтеп җыячаклар. Булачак педагоглар тупланган, барысы да педагогик белемле, кайберләренең башлангыч медицина белгечлеге бар. Киләчәктә алар таяныч булачак. Кондуктив педагог булырга теләгән кешеләр белән сөйләшкәндә, беренче эш итеп, шуны әйтәм: хәзер бу – сезнең тормышыгыз, шуны аңлагыз, дим. Ягъни мин аңа шундый һөнәр бирәм икән, соңыннан «Бу минеке түгел», диярлек булмасын.
Россиядә бер кондуктив педагог та юк. Һәм менә алар барлыкка киләчәк. Балалар бакчасы өчен әлегә шундый 15 педагог кирәк. Норматив буенча – ике ба­лага бер педагог. Ягъни төркемдә алты бала һәм өч педагог. Нәкъ менә шушы нәтиҗә бирә. Алга таба, 2021 елда, без Иданы ике айлык интенсивларга ча­кырачакбыз. 2022 елдан мин инде икешәр педагогны Венгриягә укырга җибәрә башлаячакмын. Әгәр дә без­нең яхшы дипломлы белгечләребез булсын, дисәк, уку кирәк. Дипломлы кондуктив педагоглар миңа 2028 елга гына кайтачак. Ягъни алты ел укырга кирәк, әгәр дә син үзенчәлекле баланың әтисе яки әнисе икәнсең – биш ел.
– Бу могҗиза кайчан булачак? Бакча кайчан ачыла?
– Шушы ел ахырында. Әлеге вакытта бинада ре­монт эшләре бара. Ул безгә бик туры килә, элек анда кибет урнашкан булган. Витриналы тәрәзәләр белән. Якты, метро станциясе, парк янәшәдә генә, каршыда балалар өчен мәйданчык бар. Кайчандыр аны су бас­кан булган, хәзер без идәнен яңадан кубарабыз, ә ул 20 сантиметрлы бетон, чүкеч белән ватарга кирәк. Штукатуркасын да кубарабыз. Аннан соң егетләр килеп, газ пушкалары белән эшләп чыгачак, гөмбәгә каршы эшкәрткәч, киптерәсе һәм өр-яңадан тигезләп, идән җәясе, штукатурлыйсы, чыбыклар сузасы була.
ДУСЛАР, МОГҖИЗАГА ЫШАНЫРГА КИРӘК
– Ә ул егетләр үзләре теләп киләме, волонтер­лармы? Кемнәр алар?
– Алар минем дусларым. Вакыт‑вакыт волонтер­лар да ярдәмгә килә. Без барыбыз да шундый эшләр белән шөгыльләнүчеләр, Кыш бабайларга, Пасха куяннарына, могҗизага ышанабыз... Чөнки могҗизага ышанмыйсың икән, мондый эшкә тотынма да.
 
– Сезнең улыгызга дүрт яшь. Ел ахырында бакча ачылган очракта, ул анда 2–3 ел гына йөриячәк, алга таба аның мәктәпкә барыр вакыты җитә. Мәктәпне каян алырга?
– Димәк, мәктәп ачачакбыз.
– Сез бу эшләрнең барысын да балагыз өчен башлагансыз, ә балагыз икенче баскычка күтәрелсә яки тулаем сәламәтләнсә, сез алга таба болар белән шөгыльләнәчәксезме?
– Әлбәттә, чөнки хәзер инде бу яшәү рәвеше. Әгәр дә минем балам сәламәт туган булса, мин, мөгаен, бу өлкәдәге проблемалар турында ишетеп тә белмәс идем. Һәм алар белән шөгыльләнмәс тә идем. Мин боларны балам хакына дип эшлим, киләчәктә аның гаиләсе булсын, эшкә йөри ал­сын, үзе теләгәнне эшли алсын дип. Үзең теләгән эш белән шөгыльләнү – олы бәхет бит ул. Мин го­мерем буе үзем яраткан эшне эшләдем, яратмаган, үземә ошамаган эштә бер генә көн дә эшләгәнем булмады. Улымның да шулай яшәвен телим. Миңа аны кулларын, аякларын хәрәкәтләндерергә өйрәтә торган фельденкрайз белгечләре кирәк. Ә аяк­лардан, куллардан файдаланыр өчен – кондуктив педагоглар. Бездә аларның ни тегесе, ни бусы юк. Юк икән – булдырырбыз. Бакча юк – бакча ачарбыз. Мәктәп кирәк икән – төзербез. Университет кирәк булса – мөмкин булмаган эш юк. Шәһәр кирәк икән – шәһәр дә булыр. Мин яраклаша белмим, мин үземә уңайлы итеп яраклаштырам.
БАШТА НӘТИҖӘ
– Ата-аналар сезгә мөрәҗәгать итә башладымы инде?
– Әйе, мөрәҗәгать итәләр. Хәтта исемлекләр тө­зелгән дигән имеш-мимешләр дә йөри. Әйе, әлеге балалар бакчасына йөриячәк балалар төркеме бар, мин берничә урынны үзем теләгән балага бирү хо­кукын яуладым дип саныйм. Алар – минем бала, педагогларның балалары һәм тагын ике‑өч бала. Калган урыннар бар әле.
Әмма безгә башта нәтиҗә күрсәтергә кирәк әле. Менә без моны эшләдек, моны без үзебез оештыр­дык, сез менә боларына ярдәм иттегез, калганнарын без үзебез үттек, хәзер инде безгә тагын да зуррак бина бирегез, дип барыр өчен. 120–150 балага җитәрлекне, мәсәлән. Ул чагында инде, әйе, мин иганәчеләрдән ак­чаны ремонтка гына түгел, автобуска да сораячакмын. Балаларның бөтен нәрсәсе дә булсын өчен. Һәм бу бакчадагы һәр урын, әйе, иганәченең имидж рекла­масы астында сатылачак – булсын! Сезнең логотип педагогларның формасында булсынмы – проблема юк. Боларның барысы да кадрда булсын, бу бит Рос­сиядәге беренче кондуктив балалар бакчасы. Табигый, безнең белән кызыксыначаклар. Ул кызыксыну хәзер үк бар инде. Июль аенда гына да инстаграмда миңа язылучылар саны 495 иде, бүген анда 1500. Бу сан көн саен артып тора.
– Кондуктив балалар бакчасы баш мие сакланган балаларга исәпләнгәнме?
– Барысы өчен дә. Кондуктив педагогика балаларны бүлми. Ягъни ятып торганнар, утыра торганнар, басып торучылар төркемнәре булмый. Катнаш була. Әлегә без 2–6 яшьлек балаларны алабыз. Сигез сәгатьлек эш көненә. Бала янында тәүлек әйләнәсенә, атнасына җиде көн була торган әниләрнең дә тормышын җи­ңеләйтәчәк ул, алар эшкә урнаша алачак.
– Акча эшли башлаячаклар. Аларның күпчелеге ялгыз ана бит әле...
– Ә ни өчен сез әтиләр юк дип уйлыйсыз? Эш әти кешенең куркып калуында гына түгел... Әйе, яртылаш очракларда шулай ул. Ләкин эш анда гына түгел. Ха­тын‑кыз тәүлегенә 24 сәгать, атнасына җиде көн бала белән. Психология ноктасыннан торып караганда, ишелеп төшкән проблемалар алдында югалып ка­лалар. Ачыктан-ачык әйткәндә, психик яктан тыныч кеше өчен дә бик авыр. Хатын‑кыз кемгә чыгара инде ачуын? Табигый, иренә. Кредитларын, фатир өчен, әнә шул курслар өчен түли торган ир монысына да түзәргә тиеш булып чыга... Бөтенесе дә түзә ал­мый. Әйе, безнең эштә әтиләр аз. Әмма минем бик тә әти буласым килә иде. 29 яшемдә әти булдым. Һәм бик шатмын. Мин дөньядагы иң әйбәт баланың иң бә­хетле әтисе! Әлегә миңа балалары бакчага йөриячәк ике әти кеше ярдәм итә. Әмма мин балалар бакчасы эшенә әти-әниләрне җәлеп итмәскә тырышам. Чөнки мин барысының да балаларын ала алмаячакмын, кемгәдер урын юк дип әйтергә туры киләчәк. Ничек әйтәчәкмен аннан соң?
ВОЛОНТЁРЛАРДАН ГРАНТЛАРГА КАДӘР
– Хәзер сезнең турыда мәгълүмат дулкыны күтә­релгәч, ярдәм итәргә теләүчеләр бармы?
– Әйе. Ләкин бу иганәче ярдәме түгел, күбрәк хәй­риячелек. Мин аларны да шатланып кабул итәм. Акча күчерәләр, ике капчык цемент килеп алырга тәкъдим итәләр, тагын ниндидер материаллар. Киләм, алып китәм.
– Төзеп бетергәч, сезгә җиһазлар кирәк булачак...
 
– Җиһазны үзем эшлим. Кайберәүләр: «ГОСТ буенча кирәк бит, ничек инде үзегез?» – дип сорый. Кондук­тив җиһаз буенча ГОСТ табып китерегез! Сәламәт­лек саклау министрлыгында кондуктив педагогның кем икәнен белә торган берәр кешене булса да табып бирегез! Фельденкрайзның, АБМның һ.б. «Нәрсә соң ул кондуктив педагогика?» – диячәкләр...
– Википедиядән алган белемнәр буенча, ул үзәк нерв системасы бозылган балаларның һәм өлкәннәрнең хәрәкәт итү һәм психик функ­цияләрен тергезүгә юнәлтелгән процесс...
– Әгәр инде Википедиядә язылган сүзләр белән сөйләшсәк, дөрес. Нәкъ менә безнең балаларга килгәндә, алда әйткәнемчә, реабилитолог аякларны, кулларны хәрәкәтләндерергә өйрәтә, ягъни ул баланы кулларын һәм аякларын контрольдә тотарлык итә. Әмма реабилитолог юынырга, ашарга, ыштан кияргә һәм салырга, бәдрәфкә йөрергә, төймәгә басарга, кулын юарга, ашарга җылытырга өйрәтә алмый. Бо­ларның барысына да кондуктив педагогика өйрәтә. Һәм иң мөһиме: анда бала бала булып кала. Процесс гадәти балалар бакчасында үтә торган балачакка интеграцияләнгән. Җырлар, рәсемнәр, уенчыклар, урамга чыгулар... Барысы да билгеле бер сценарий буенча, билгеле бер мотиваторлар белән эшләнә.
Балалар өчен даими рәвештә үсештә булу, туктап калмау, яңадан-яңа күнекмәләргә өйрәнү зур этәргеч булып тора. Әйе, кемдер аннан үз аякларына басып атлап чыгып китәчәк, мөстәкыйль рәвештә ашый алачак. Бу зур җиңү булачак. Әлегә бу өлкәдә бездә Хогвартс юк... ДЦП дәваланмый. Без шаман да, сихерче дә түгел. Әмма бу балачак өчен бакча, анда йөргән баланың җәмгыятьтә тулы канлы әгъза булу шансы арта. Бу зур эш, катлаулы һәм озакка сузылган. Әгәр кондуктив педагоглар, фельденкрайз-терапевтлар республиканың грантлар программасына керә алса – шәп булыр иде.
ЭЗ
– Димәк, бу сезнең миссия, шулаймы?
– Мин хәзерге вакытта шушы эш белән шөгыльлә­нергә телим. Шушы эштә эз калдырырга телим.
– Ун елдан соң сез бу эзне нинди итеп күрәсез?
– Ун елдан соң бер генә бакча, бер генә мәктәп итеп күрмим. Алар күп булачак. Һәм тагын ун ел­дан соң андый бакчаларга 500–600 баланы кабул итәчәкләр. Аның грант программасы булачагына да шигем юк. Кондуктив педагог балалар бакчасын­да 50 мең сумнан да азрак алмаячак – монысына да шикләнмим. Минем педагоглар нәкъ шундый хезмәт хакыннан башлаячак. Чөнки ул физик яктан да (балаларны күтәреп йөртергә, утыртырга, йокла­тырга кирәк булачак), рухи яктан да бик авыр хезмәт. Өстәвенә, даими рәвештә укырга, өйрәнергә кирәк булачак. Педагог үз эшен ихлас яратырга, балаларны яратырга һәм кызганмаска тиеш. Һәм бу искиткеч кызыклы эш! Чөнки мин үзем реабилитолог булырга укыячакмын. Укып чыгам да шушы балалар белән эшләячәкмен.
ДӨНЬЯ ЯХШЫ ЯККА ҮЗГӘРӘЧӘК
– Хәзер көчле тавыш белән «Шушы эш белән сез дөньяны яхшы якка үзгәртәсез» дип әйтәсе киләме?
– Дөнья түгел. Нибары берничә кеше. Боларны кү­реп, дөнья яхшы якка үзгәрер дип өметләнәм. Кешеләр инвалидларга башкача карый башларлар, аларның нәкъ шундый ук кешеләр икәнен, бары тик аларга азрак ярдәм итәргә кирәген аңларлар. Инвалидлар үзләре дә фикерләү рәвешен үзгәртсә, аларга беркем дә бернәрсә дә тиеш түгел дип уйлый башласа – ис­киткеч. Гомумән, мин шундый фикердә: әгәр дә син бала өчен ниндидер яхшылык эшләргә телисең икән, елап утырма, тор да эшлә. Мин дә бернәрсә дә белми идем, бары тик эшли башладым һәм бетте. Ир кеше­нең «Эшли белмим» дигәнен күралмыйм. Ир кеше: «Ничек эшләргә икәнен күрсәт, эшлим!» – дияргә тиеш. Алар белән сүзне: «Мин кемдер сезгә нәрсәдер тиеш дип саный торганнардан түгел», – дип башлыйм. Ихтимал, мин кемгә салым түлим, алар миңа тиештер. Әмма бизнес һәм кешеләр миңа берни дә тиеш түгел. Миңа да, безнең балаларга да.
ИШЕТКӘНЧЕ КЫЧКЫРДЫМ
– Ничек уйлыйсыз, татарстанлылар кеше хәленә керүчән халыкмы?
– Бу эшне нәкъ менә Татарстанда башлавым өчен бик шатмын. Чөнки нәкъ менә Татарстан – татар, рус, яһүд, азәрбайҗан һәм башка халыкларның бердәм­леге – дөнья нинди булырга тиеш, шуның үрнәге. Израиль кешеләре (ә алар гарәпләр белән ничә ел су­гыша?) миннән, сез анда ничек бергә яши аласыз, дип сораганда, болай дип җавап бирәм: «Татарстанда кеше турында сөйләшкәндә, аның милләте турында иң соңгы итеп искә төшерәләр, әгәр бөтенләй искә төшерсәләр». Чөнки ул әһәмияткә ия түгел. Татарстан­лылар мәчеткә яки чиркәүгә йөри, һәм берәү дә кем­дер икене гыйбадәтханәгә йөри дип, аны үтерергә кирәк, дими. Яки икенче милләттә дип, сугышырга җыенмый. Чиркәүләр, мәчетләр, синагогалар, като­лик чиркәүләр – болар өчен мин сөенәм генә. Миңа Татарстан ошый. Мин Питерда туып-үстем. Анда минем туган җирем, анда сулыш алуы да бүтән. Әмма миңа Питерга күчеп, шушы ук эш белән шөгыльлән, дисәләр, мин баш тартыр идем.
– Ни өчен?
– Аңлыйсызмы, монда сине ишетәләр. Анда – юк. Ягъни биредә сине һәрвакытта да ишетәләр – бу функция җайга салынган. Миңа Казанда бик уңай­лы. Гәрчә 2001 елда бирегә күчеп килгәч, күңел төшенкелеккә бирелде. Питерга дуслар янына кай­тасы килде. Миңа биредә ошамады. Нинди авылга алып килделәр соң мине дип уйлый идем! Әмма Казан көннән-көн матурая бара. Хәзер инде мин чит ил кунакларын яр буена алып киләм – алар таң кала! Йомгаклап әйткәндә, бу шәһәрдә безнең барысы да килеп чыгачак!
 
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: