
Узган гасыр укытучылары: галстуклы Әлфия
«Укучыларым Әби Булып Бетте...»
30 сентября 2019
Яңа уку елы башланган көннәрдә Арча районының атаклы пионервожатые белән очраштык. Хатирәләр яңартып, әлеге һөнәрнең үзенчәлекләре хакында сөйләштек.


«УКУЧЫЛАРЫМ ӘБИ БУЛЫП БЕТТЕ...»
Әлфия Бәдретдинова гомер буе Яңа Кенәр урта мәктәбендә эшләгән. Быел җәй көне туксан яшен тутырган. Кул биреп исәнләшүгә, гаҗәпкә калдым: чигүле түбәтәй белән кызыл галстук бик килешле икән! (Әлфия апа шулай киенгән иде). Тәҗрибәле пионервожатыйның үзенә шулай дигән идем:
– Кызым, ак шәлем дә бар. Фотога төшерергә кирәк, дисәгез, бәйлим, – диде.
– Юк, кирәк түгел, ак шәл япкан ханымнарны бик еш күрәбез. Ә менә сезнеңчә киенгән әбиләрне беренче очратам, – дип шаярткан булдым.
Әлфия апа яшь кызлар кебек кызарып куйды:
– Гомерем буена матур киенергә яраттым. Ак кофта, матур кара итәк, кызыл галстук – гел шулай йөрдем. Әле чәчләрне дә ясап куясың, кызыл галстукка пар итеп иренне дә кызартасың...
– Һәм кәс‑кәс атлап мәктәп коридорыннан узасыз, – дим. (Ни өчендер нәкъ шулай күз алдына килде).

– Атлап түгел, очып йөри идем, кызым. «Бу Әлфия кайчан гына ял итә икән», – дия торган булганнар икән. Мәктәп белән ике арада йөреп, күп вакыт аяк өстеннән генә ашадым-эчтем. Әни: «Кызым, бу гөнаһларыңны кая куеп бетерерсең, утырып ашамыйсың да ич», – дип әйтә торган иде. И, шул вакытларны сагынам. Кайчагында үз-үземә: «Минме соң бу?!» – дип куям...
Әлфия апа сигез ел инде бердәнбер кызы Кадрия Хакимова тәрбиясендә яши икән. Яңа Кенәреннән күрше Югары Оры авылына алып килгәннәр. Гомер иткән нигезен, авылдашларын бик сагына.
– Бик яхшы тәрбиялиләр, тик авылымны уйламаган бер сәгатем дә юк. Күршеләремне бик юксынам. Күңелле, тату яшәдек без, – ди.
– Әни, күршеләрең исән түгел бит инде. Укытучы Миләүшә апа, Зәйнәп апа, Нәфисә апа да үлде, – дип сүзгә кушылды Кадрия апа.
– Беләм лә... Үлгән кешене дә сагынасың бит. Алар урынына башкалары бар. Үземнең укучыларым да әби булып йөри инде хәзер. Алар белән күрешеп, сөйләшеп утырыр идем. Әнә, җәй көне үз пионерларым Гөлфия, Сәрия, Фадия килгән иде бит. И, сөйләшеп утырырга рәхәт булды. Онытмаганнар, рәхмәт яугыры...
– Ә ни өчен Яңа Кенәрдән үзегезгә алып килдегез? – дим Кадрия апага.
– Сәламәтлеге күзгә күренеп начарланды. Күршедә генә яшәсәк, кереп‑чыгып йөрер идем әле. Юк бит. Әнинең хәле ничек, дип, ут йотып торганчы, үзебезгә алып килик, дидек. Тәрбиядә яшәсен.
Кадрия Хакимова Югары Оры башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли.
– Әни кияүгә чыгып әти белән озак яшәмәгән. Мине, күкрәк баласын ияртеп, әти‑әнисе янына – туган нигезенә кайткан. Мин шунда үстем, – диде Кадрия апа.
«ШАГЫЙРЬ БУЛА ЯЗДЫМ»
Әлфия апа өстәлдә яткан калын альбомны кулына алды. Хезмәт юлында ниләр булган, кая, кайчан барган, шулар турында бөтен мәгълүматны җыеп, теркәп, ябыштырып барган ул. (Иң күбесе – фотолар). Әлеге кадерле ядкарен безгә күрсәтергә дип әзерләп куйган икән.
– Монысы 1947 елда төшкән сурәт, – дип сүзен башлады, иркенләп утырышкач. – Казанда өлкән пионервожатыйлар курсында укып йөргән чак. Безне анда Сара апа Садыйкова үзе укытты. Атаклы биючеләр дә дәрескә керә иде...
Курсларны тәмамлаганнан соң, Әлфия апа Үрнәк сигезьеллык мәктәбендә пионервожатый булып эшли башлый. Һәм читтән торып Казан дәүләт педагогика институтының татар теле, әдәбияты факультетына укырга керә.
– Тик укытучы булып бер көн дә эшләмәдем, – диде Әлфия апа.
– Ник? – дим.
– Яңа Кенәрдә пионервожатый урыны бушагач, әти‑әнигә якынрак булыйм, дип, туган нигезгә кайттым. Шулай итеп, үзем белем алган мәктәптә гомер буе эшләргә туры килде.
– Күңелдә балаларга белем бирү хыялы калмадымы соң? – дим.
– Әлбәттә, башта укытасы килде. Ә аннан онытылды. Эшкә чумдым. Яңа Кенәр урта мәктәбе зур булганлыктан, район, республика күләмендә төрле чаралар еш кына бездә узды. Ул тематик кичәләр үткәрү, дисеңме... Мәхмүт Хөсәенов, Гариф Ахунов кебек язучылар, шагыйрьләр килгәндә, аларның әсәрләре буенча программа төзисең. Сыер савучы яки башка өлкәдә эшләүчеләр килсә, аларга бүтән программа әзерлисең. Шулай, шигырьләр эзли-эзли, укый-укый, үзем шагыйрь булып китә яздым.
Яңа Кенәрдә мәктәп кенә түгел, клуб та тирә-юньдәге авыллар арасында иң зурларыннан саналды. Шуңа күрә районга килгән кешеләрне иң беренче безгә җибәрделәр. Ә кеше килгәч, үзегез беләсез, якты йөз, такта чәй кирәк. Кая кушсалар, шунда чыптым. Кызымны карашырга әле ярый әти‑әни бар иде...
Әлфия апа гомер юлын искә алканда, нык дулкынланды. Күзләре дә яшьләнде. Ә альбомда фотоларның саны юк. Аларның һәркайсында бер тарих ята. Менә – Артекка баргач төшкән фотосы. СССРның иң яхшы пионервожатыйлары арасында ул...
– Артекта биш‑алты тапкыр булдым, – диде Әлфия апа.
– Юллама бирәләр идеме? – дим.
– Мин бит бөтен конкурсларда диярлек катнаштым. Җиңүләр дә яулый идем. Әнә шундый актив булганым өчен төрле бүләкләр бирәләр иде, шул исәптән Артекка юллама да. Иосиф Малкин – Татарстанда беренче булып пионер оешмасын төзегән кеше. Ул мине әллә каян танып, җилкәмнән кагып кына исәнләшә иде. Гел уйлыйм: пионервожатый булуым нәтиҗәсендә үз заманыбызның бик күп дәрәҗәле кешеләре белән аралаштым. Бу эш минем бәхеткә килеп чыккандыр.
Альбомны карауны дәвам итәбез. Бер сурәтне күргәч, Әлфия апа кош тоткан кебек елмаеп куйды:
– Бу – Казанда, украин халык биюе белән конкурста чыгыш ясыйм. Биергә бик яраттым, пионерларымны да өйрәттем. Ә менә украин биюен аеруча яратып башкара идем.

«ПИОНЕР ЯРДӘМЕ ЧИКЛӘРНЕ БЕЛМӘДЕ!»
Әлфия апа ишле гаиләдә үсә, җиде туган алар, ул үзе – өченчесе. Бөек Ватан сугышы башланганда, Әлфия апага 11 яшь була. Шул чорларны әңгәмәдәшем менә ничек искә алды:
– Сугышта берәүгә дә җиңел булмады, шул исәптән – балаларга да. Ачка шешендек. Нурания исемле зәңгәр күзле бик матур сеңлем бар иде, ул вафат булды. Ә иң олы апам Дания үзе теләп сугышка китте. Тагын ике кечкенә энем туган иде, алар исән‑имин калды.
– Әтиегез дә сугышта идеме? – дим.
– Юк, сәламәтлеге буенча әтине сугышка алмадылар. Әтиләр дә ишле гаиләдә үскән, бик авыр тормышта яшәгәннәр. Бер бай, әтине йомышчы малай итеп сайлап, Троицк шәһәренә алып киткән. Күрәсең, ул бай мәрхәмәтле кеше булган: әтине укыткан. Заманына күрә бик башлы иде. Шуңа күрә сугыш вакытында колхозда эшләде, исәп‑хисап эшен дә алып барды. Сугышка китмәгәненә бик борчыла, үзен гаепле хис итә иде.
– Ә Дания апагыз сугыштан кайттымы соң? – дим.
– Кайтты. Сугыш беткәч, быргы-барабаннар белән көн дә авыл башына чыгып, сугышчыларны каршы алдык. Алар, кайткач, авыл клубына җыелалар иде. Көтәбез, көтәбез, апабыз юк та юк. Ә ул, җаныем, яраланып, госпитальләрдә яткан. 1947 елда гына кайтты. Тәнендәге шул җәрәхәтләре белән 94 яшькә кадәр яшәде. Казанда, кызында үлде.
Әлфия апа белән иң кызык тема – шул чордагы пионер оешмаларының нәрсә эшләве, ничек яшәүләре турында сөйләшмәгәнбез бит. (Өлкән кеше истәлекләре белән бүлешкәндә, аны ничек бүлдерәсең, ди!)
– Әлфия апа, – дим, – гел «пионерларым» дип искә аласыз. Нәрсә эшли иде алар? Пионер тормышы турында сөйләгез әле.
– Барысын да эшлиләр иде. Авылның ялгыз картларына булышудан башлап, спорт, җыр-бию, яхшы уку – барысы да пионерның бурычы. Авылда яшәүче пионерларның эшенә тагын хезмәт тә өстәлде. Авыл җирлеге идарәсенә нинди план килә, шулкадәр сөяк, тимер, кәгазь җыеп тапшырдык. Иген уңышын күтәрү өчен көл тапшыру, башак җыю – барысы да пионерларның җилкәсендә иде. Эшләмәгән эш калмады безнең.
Пионерның тагын бер бурычы – газета-журналларга язылып, аларга күзәтү ясау. Мисал өчен, Әлфия апа үзе 15 союздаш республиканың газета-журналларын алдырган. Хәтта бүген дә аларның язылу квитанцияләрен саклый.
– Үзең үрнәк күрсәтмәсәң, ата-аналарны газета-журналларга яздыра алмыйсың, – ди әңгәмәдәшем. – Балаларда шул рәвешле уку культурасы тәрбияләдек. Мин мәктәптәге һәр укучы, һәр гаилә турында фикер әйтә ала идем: укуда ничек, эштә, өлкәннәргә мөнәсәбәттә һ.б. Пионерларым укытучыларына сөйләмәгән серләрен дә минем белән бүлеште.
Әлфия апа лаеклы ялга чыккач, мәктәптә пионер оешмасы озак яшәмәгән. Юк, ул эштән киткәнгә түгел, ә илдә барган сәясәткә бәйле рәвештә. Тәҗрибәле пионервожатый бүген дә шуңа уфтана, көенә:
– Пионер отрядлары булдыру СССРның иң зур казанышларыннан берсе булгандыр, мөгаен, – диде ул. – Пионерия бурычлары исәбенә үз илеңне ярату, өлкәннәргә хөрмәт белән карау, тырышып уку – бөтенесе дә кергән иде, чөнки пионер булу боларның барысын да колачлый. Менә шуны юкка чыгару – бик зур хата. Мин үземнең бер генә пионерым турында да начар сүз әйтә алмыйм. Алар, тормышта үз урыннарын табып, кеше булдылар.
...Әлфия апаның альбомында: «Пионер ярдәме чикләрне белмәде» дип язылган сүзләрне укыган идем. Канатлы сүз буларак кулланылган әлеге җөмлә, чынлап та, пионерларның бөтен эшен ачып бирәдер кебек тоелды. Хәзерге балалар Әлфия апа кебек пионервожатыйларны күрми, кызыл галстук такмый, «Пионер анты» кабул итми... Бүген аларның барысын да Интернет, төрле гаджетлар алыштырды. Шуларны уйлап, аңлап, кызганыч булып китте.
БЕЛЕШМӘ
Пионер «беренче» дигәнне аңлата. Пионерлар – киләчәккә юл яручылар, курку белми, алдан баручылар, дип тә әйткәннәр. Владимир Ильич Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы 1922 елның 19 маенда төзелә. Пионер сафларында чыныгу үткән яшьләр соңрак комсомолга кабул ителә.
Добавить комментарий