
«Үзгәреш җиле»: «Ул иҗат лабораториясе булырга тиеш»
Фикерләр
17 января 2018
Венера Ганиева, «Үзгәреш җиле» проектында вокалистлар белән эшләү өчен җаваплы педагог:

– Быелгы «Үзгәреш җиле», иң беренче чиратта, масштабы һәм географиясе белән аерылып торды: үзебезнекеләр белән беррәттән, Африка музыкантлары да катнашты проектта, Италия һәм Россия башкаручылары да. Алар да татар халык җырларын татар телендә яңгыратты. Бу безнең милли сәнгатебезнең халыкара күләмдә таныла баруы дигән сүз. Узган елгы концерттан соң тәнкыйть сүзләрен күп ишетергә туры килде, әмма быел инде аранжировка ясаучылар үзләре дә татар музыкасына хас үзенчәлекләргә ияләште, алар аның милли нюансларын тоеп эш итте. Аутентик яңгырашны заманча форматта тәкъдим итү – бөтен дөнья әлеге практикага күчте бит инде, без дә калышырга тиеш түгелбез.
Эльмир Низамов, композитор:

– «Үзгәреш җиле», һичшиксез, кирәкле фестиваль. Беренчедән, ул безнең тамашачыны тәрбияләр, аның зәвыгын үстерер өчен кирәк. Фестивальдә әйбәт тавышлы сәләтле җырчылар һәм музыкантлар катнаша. Быелгы «Үзгәреш җиле» минем өчен тагын да үзенчелеклерәк булды, чөнки минем җырым да яңгырады. Бу минем өчен зур горурлык һәм намус эше.
Миләүшә Тәминдарова, ТР Камера хоры җитәкчесе һәм дирижеры:

– «Үзгәреш җиле», башка күп кенә проектлар шикелле үк, ТР җитәкчелеге инициативасы белән уздырылуы ук гаять зур әһәмияткә ия. Мондый проектлар бик кирәк. Мин аны хуплыйм һәм ул бар яклап үсәргә тиешле дип саныйм. Ул киләчәктә татар эстрадасын реформацияләү буенча үзенә күрә бер лабораториягә әверелсен иде. Ә моңа җырчылар, музыкантлар, аранжировка ясаучылар, педагоглар, коучлар һәр елны алышынып торган очракта, төрле командалар эшләгән хәлдә генә ирешергә мөмкин. «Алло! Без талантлар эзлибез!» һәм аларга үзләрен сынап карарга мәйдан бирәбез – төп принцип. Бездә талантлы яшьләр бик күп, аларны чынлап та зәвыклы музыка тудыручылар итеп тәрбияләргә кирәк. Тәнкыйтьләп утырырга мөмкин, әмма ул тәнкыйтьләгән кеше яхшырак итеп эшләп карасын, бирегез аңа мөмкинлек! Менә шунда үзгәреш булачак. Минем «Алтын граммофон» проекты һич кенә дә «Үзгәреш җиле»нә альтернатива, капма‑каршы нәрсә түгел, ә шушы юнәлештә тагын бер төрле итеп эксперимент ясап карау ысулы. Мин бирегә «Үзгәреш җиле» командасын чакырам, һәм аларның фикерләре миңа бик тә кызыклы булачак. Без, тәнкыйтьләшеп ятмыйча, барыбыз бергә эш итсәк кенә, нәрсәгә дә булса ирешә алачакбыз.
Раяз Фасыйхов, җырчы:

– Бик матур проект, ике ел рәттән катнашам, чакырсалар, тагын да катнашырга риза. Профессиональ җырчы буларак үсәргә, дөньякүләм танылган музыкантлар белән эшләргә мөмкинлек бирә ул. Максаты – татар җырларын дөньякүләм стильләргә сыештырып, башка халыкларга да җиткерү. Җырның мелодиясе шул килеш кала, әмма аңа туры килгән заманча аранжировка ясала һәм башкару рәвеше үзгәрә. Ләкин шуны аңларга кирәк: бу әле татар эстрадасы шулай яңгырарга, шундый булырга тиеш, дигән сүз түгел.
Алинә Шәрипҗанова, җырчы:

– Профессиональ җырчы буларак, 15 ел дәвамында татар эстрадасы сәхнәсендә чыгышлар ясыйм, «Алтын барс» та алганым булды, «Болгар радиосы премиясе»н дә. Болары да мөһим, билгеле, әмма безнең татар эстрадасында профессиональлекне арттыру өчен эшләнгән масштаблы, олы проект көтелә иде. Мәскәүдән килгән музыкантлар, аранжировка осталары милли көйләребезне хөрмәт итеп, яратып, аларга яңа сулыш өрде – бу зур хезмәт. Моны оештыручы командага һәм республика хакимиятенә, җыр сәнгатенең бер вәкиле буларак, чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә: татар җыр сәнгатен затлы, интеллигент тамашачы кабул итәрдәй дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек тудырулары өчен. Бездә әле мондый проект юк иде. Фестивальләр, әлбәттә, күп, тик тере тавышлы, тере оркестрга башкарылган, бөтен дөньядан җыелган «беренче класслы» музыкантлар уйнавын күздә тоткан, башкаручыларның да менә дигәннәрен сайлап оештырылганы... – бу уникаль күренеш. Образларны төрлеләндерү, ел саен яңа җырлар үзләштерү безгә, артистларга, процесс буларак та кызыклы, профессиональ яктан үсәргә дә – зур этәргеч. Мин бу проектта катнашуыма чын-чынлап шатмын: татар җыр сәнгатен яңа баскычка күтәрү юнәлешендә барган үзгәрешләр җиленең эчендә кайныйбыз, икенче ел инде бу өлкәдәге экспериментларда катнашабыз. Зур эшнең өлеше булу куандыра.
Зарина Вильданова, җырчы:

– Минем өчен «Үзгәреш җиле»нең 2016 елда узган беренче концерты ук зур вакыйга һәм бәйрәм булды. Ике зур окрестр, искиткеч музыкантлар, гаҗәеп артистлар... Танылу дәрәҗәсе турында сүз йөртмим, юк, ә көйне, телне тоюлары һәм вокал техникасы ягыннан үз эшенең осталары булуларын әйтәм. Без яңа вектор белән барабыз. Төп максат: онытылган җырларыбызны яңа дәрәҗәгә күтәрәбез. Минемчә, бу бик мөһим, ә артистлар өчен, үз чиратында, шактый катлаулы, олы миссия дә. Нәрсә генә әйтсәләр, ничек кенә тәнкыйть итсәләр дә, җил исте, һәм мин моны төрле концертларда, фестивальләрдә күрәм. Без дөрес юлга бастык, дип ышанам.




Добавить комментарий