Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Владимир Вавилов һәм ул төзегән йорт

Балаңның үлеменә күнегеп буламы? Берничек тә булмый... Әмма яраткан балаңның соңгы минутларында аның янәшәсендә булмау, күзләреннән үбеп саубуллашырга өлгермәү, иң авыр мизгелләрен җиңеләйтә алмау – үзәк өзгече шул... Владимир Вавилов мондый балалар өчен (соңрак өлкәннәр бүлеге дә ачыла) паллиатив ярдәм күрсәтелә торган хоспис төзи, «Дом без боли» дип атала ул. Ләкин иң элек, лейкемия белән авырып, әтисе белән хушлашу мөмкинлеге ала алмыйча үлеп киткән кызы – Анжела Вавилова исемендәге фонд оештыра.

Йолдызлы күк картасында – йолдызлар. Аларның һәрберсе инде арабыздан киткән бала исеме белән аталган. Иң беренче йолдызның исеме Анжела. Башка йолдызчыкларның соңгы көннәре Фәрештәләр йортында үткән. Ата-ананың мәхәббәтен, игелекле мөнәсәбәтне тоеп, авыртуларсыз үткән ул көннәр.
Бу йортта баланың ата-анасына дару, рецепт алу һәм башка ярдәм сорау өчен вакыт үткәрергә кирәкми. Монда назлы елмаюлар, күңел җылысы, яхшы мөгамәлә хөкем сөргән матур бүлмәләрдә һәркем үлемне җиңеп булмау белән килешә, хәтта үлем түшәгендә яткан кешене өзелеп сөйсәгез дә, ул сезнең балагыз, бердәнбер балагыз булса да.
Владимир Вавилов «Татарстан» журналы белән еш аралаша. Без хоспис ачу планнары, аның ничек төзелүе һәм анда пациентларның ничек яшәве турында сөйләштек. Һәм хәзер әлеге әңгәмәләрне яңадан бер карап, Татарстанда Анжела Вавилова исемендәге паллиатив ярдәмнең барлыкка килү хронологиясен торгыза алабыз.
7
ҮЗ-ҮЗЕҢӘ ЫШАН!
– Ниндидер эшне башлаганда үз‑үзеңә ышанырга кирәк, – дип саный Владимир Вавилов. – Кызыбызны югалтканнан соң, без моңа ирешү өчен ничә ел тырыштык! Түрәләр безне тыңларга теләмәде. Сәламәтлек саклау министрлыгында хоспис төзергә вакыт җитте дип карар кылынгач, хоспис төзү проекты буенча шәхси-дәүләт партнерлыгы турында килешү имзаладык. Мин башка илләрнең тәҗрибәсен өйрәнә башладым... Хоспис өчен бинаны реконструкцияләүгә ул вакытта Санкт-Петербург губернаторы булган Валентина Ивановна Матвиенко 300 миллион сум акча бүлеп бирде. Беренче тапкыр без хәйрия акчалары хисабына хоспис төзедек. Бу елларда миңа янәшәмдәге командам ярдәм итте.
ИҢ МӨҺИМЕ АВЫРТУ ҺӘМ ГАЗАПЛАРНЫ ҖИҢЕЛӘЙТҮ
– Могҗизалар була. Һәм менә моны атааналарга җиткерергә кирәк. Радикаль дәвалану вакытында барысы да сыналып, дәва ярдәм итми башлагач, баланы паллиатив ярдәмгә күчерәләр. Шуңа күрә монда иң мөһиме – авыртуны, газапны җиңеләйтү һәм мөмкин булганча гомерне озайту. Чөнки бала диагноздан түгел, ә дәваланудан үләргә мөмкин. Чөнки организмның хәле калмый. Баланы җәфаларга кирәк түгел. Без аның гомерен булдыра алган кадәр озайтабыз. Хоспис – мәхәббәт, кайгыртучанлык, симптоматик дәвалау һәм иң мөһиме – авыртуны басу ул.
КАБУЛ ИТЕГЕЗ ҺӘМ КУРЫКМАГЫЗ
– Хоспис үлем йорты түгел, ул – язмыш язган гомерне лаеклы яшәп бетерү мөмкинлеге. Хастаханә һәм онкоүзәкләрдә пациенттан диагнозны яшерәләр. Туганнарына әйтәләр, ә пациентка – юк. Без бу турыда сөйләшәбез. Чөнки кеше моны аңларга, кабул итәргә һәм курыкмаска тиеш. Әйе, без үлем турында сөйләшәбез. Хәзер бер кыз белән аны ничек күмәргә икәнлеге турында сөйләшәбез. Чөнки кеше фани дөнья эшләрен тәмамларга тиеш. Моннан куркырга кирәкми. Үлем иртәме-соңмы һәрберебезгә киләчәк.
ДӨРЕС ЮЛДАН БАРАБЫЗ
– Хосписта кунаклар күп була, еш кына укучылар да килә. Хосписта булганнан соң балалар инде үзләрен башкача тота башлый. Күзлек кигән сыйныфташларын, мәсәлән, алар инде «ботаник» яисә «очкарик» дип үртәми. Элегрәк, без әле яңа гына эшли башлаганда, үз адресыма нәрсәләр генә ишетмәдем. «Без хосписка, үлүчеләргә карап торырга дип, монда фатир алмадык!» Хәзер минем телефоным рәхмәтләрдән тынып тормый. Монда булганнар, якыннарын, балаларын югалтканнар... Аларның тормышлары дәвам итә бит. Аларның дуслары, туганнары бар. Алар инде безнең турында беркайчан да начар әйтмәс. Димәк, без дөрес юлдан барабыз.
ТӨРЛЕ ДИН – БЕР ГАИЛӘ
– Миннән еш кына олылар хосписын төзү өчен ничек акча җыя алдыгыз, дип сорыйлар? Балаларга әле җыярга була, әмма өлкәннәргә беркем дә бирми диярлек. Һәм барысы да Татарстанда, мөселман республикасында, кешеләрнең мондый кертемнәр ясавына гаҗәпләнә. Безгә мөселманнар да, православие динен тотучылар да килә, дим. Төрле диндә булуыбызга карамастан, без барыбыз да бердәм, бер гаилә булып яшибез.
«ТАНК» ХЫЯЛЫ
– Иң мөһиме, хоспис төзелгән. Бу хыял, беләсезме, ирешә алмастай булып тоелган иде. Ә без аны тормышка ашыра алдык. Мине юкка гына танк дип йөртмиләр инде. Ә игелек – ул кире әйләнеп кайта. Мин моңа ышанам.
Ната Смирнова фотосы

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: