
Хәләл форматтагы ел бренды
Һәр ел азагында төрле өлкәләрдә һәм номинацияләрдә ирешелгән уңышларга йомгак ясау кабул ителгән. «Ел җитәкчесе», «Ел вакыйгасы», «Ел сайлавы», «Ел товары», «Ел предприятиесе»... Барлык бу җиңүләр артында үз эшен рейтингның югары ноктасына күтәргән кешеләр тора. Без иң яхшыларның исемнәрен ишетәбез, аларны алкышлыйбыз, алар белән горурланабыз һәм аларга охшарга омтылабыз.
22 января 2025
Шундый йомгаклау чараларының берсе «Ел бренды» премиясен тапшыру булды. Конкурс инде икенче ел рәттән Татарстанда бренд-продюсер Альбина Курбатова тарафыннан үткәрелә.
БРЕНДТАН БРЕНДКА
Аның «шәхси бренд» сандыгында нинди генә казанышлар һәм җиңүләр юк! Ул үзе, «Татарстан Республикасында маркетинг һәм пиарны үстерүгә керткән өлеш өчен» номинациясендә җиңеп, «Россиянең бөек кешеләре» премиясе лауреаты булды. Моннан тыш, Альбина «Россиянең иң яхшы 100 эксперты» рейтингына керә...
Шул вакыттан бирле аның максаты – үз республикасында яңа нәрсәләрне башлап җибәрү, үстерү, чөнки Альбина Курбатова әле «Татарстан Республикасы экспертлар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасының президенты да.
ХӘМЕРСЕЗ БРЕНДНЫ ҮСТЕРҮ
Быел конкурста медицина, матурлык һәм сәламәтлек, мәгариф, дизайн, финанс, мәдәният һәм сәнгать, IT-технол гияләр, маркетинг һәм PR, төзелеш, блогинг һәм башка өлкәләрдә эшчәнлек алып барган компанияләр, күренекле затлар, шәхси бренд вәкилләре катнашты. Татарстанда мондый чара беренче мәртәбә хәләл форматта узды.
– Әлбәттә, мондый бүләкләүләр банкет рәвешендә, спиртлы эчемлекләр белән уза иде, – дип аңлата Альбина. – Әмма шул рәвешле без конкурсант һәм эксперт- лар санын чикләвебезне аңладык. Өстәвенә, хәзер инде хәмерне хәмерсез эчемлекләргә алыштыру трендка әйләнде. Без аңардан башка да бәйрәм тойгысын, тантана рухын җуймадык, өстәвенә, безне мөселман җәмәгатьчелеге дә хуплады. Ягъни хәләл форматы безгә максатчан аудиториянең яңа мөмкин-лекләрен ачты. Киләсе елга «Ел бренды» премиясен тапшыру тантанасын тагын бераз үзгәртергә планлаштырабыз: рәсми өлеше концертлар залында узачак, анда күбрәк кешене сыйдырып булачак. Аннары катнашучылар өчен банкет оештырачакбыз.
КЕМНӘР ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕ БИЛГЕЛИ?
– Премия турында башка төбәкләрдәге эшкуарлар да белсен иде, дип хыялланам. Чөнки безнең жюри бик җитди һәм абруйлы. Аның составында ТР Экспертлар берлеге Советы һәм Россия маркетологлар гильдиясе әгъзалары бар, араларында – әйдәп баручы реклама агентлыклары вәкилләре, уңышка ирешкән эшкуарлар, төрле өлкәләрдә эш ләүче экспертлар. Икътисад фәннәре докторы, КФУ профессоры, маркетинг кафедрасы мөдире, «НейроЛаб» нейромаркетинг лабораториясе җитәкчесе Наталья Каленская. ТР Экспертлар берлегенең мактаулы әгъзасы Елена Зубарева. ТР Иҗтимагый палатасының финанс мәсьәләләре эксперты, ТР Цифрлы үсеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Фәнис Хөсәенов. Топ-менеджерлар һәм бизнес милекчеләренең финанс киңәшчесе, «Финанс планлаштыру белгечләренең милли ассоциациясе» Үзкөйләнүле оешмасының аккредитацияләнгән катнашучысы Светлана Тарасова. ТР Экспертлар берлеге рәисе, Халыкара сертификацияләнгән бизнес-консультант һәм стратег, компанияләрнең беренче затлары һәм дәүләт эшлеклеләренең PR-киңәшчесе Фирия Галиева. Алар брендның танылуын гына түгел, тәкъдим ителгән товар һәм хезмәтләрнең сыйфатын, элемтәләрнең нәтиҗәлелеген, эшлекле абруен, шулай ук тармак үсешенә керткән өлешен дә бәяли.
Добавить комментарий