Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Хатын-кызның янәшәсендә ир-егет булырга тиеш...»

«Хатын-кызның янәшәсендә ир-егет булырга тиеш...»

Бүген, 5 мартта, «Татар-информ» Мәгълүмат агентлыгында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Камал театрының әйдәп баручы актрисалары катнашында матбугат конференциясе узды.

05 марта 2018

Конференциядә Наилә Гәрәева, Рушания Юкачева, Гөлчәчәк Хәмәдинурова катнашты.
Конференцияне алып баручы – «Татар-информ» Мәгълүмат агентлыгының татар телендәге версиясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов иң башта 8 мартның Камал театры өчен нинди традиция булуы белән кызыксынды, ә аннан тормышын театрга багышлаган актрисаларның гаилә тормышы белән карьераны ничек берләштерә алулары хакында сорашты. Әңгәмә нәкъ әнә шул рухта дәвам да итте: актриса һөнәре, аның плюслары һәм минуслары, хатын-кызның бүгенге җәмгыятьтәге роле, аның иҗаттагы һәм гаиләдәге урыны, бәхете...
Рушания Юкачева:
- Без башта 23 февральдә ирләрне матур итеп котлыйбыз, аннан – алар безне. Гадәттә, театрның үз эчендә бу бәйрәмнәр “капустник” рәвешендә уза. Әлбәттә, һәр елны оригиналь итеп эшләргә тырышабыз. Хәлим абый Җәләй гел үзенчәлекле итеп котлый. Ул театрдагы артисткаларны гына түгел, ә буфетчицаларны, җыештыручыларны да шигырьләр язып тәбрик итә.
Наилә Гәрәева:
- Хатын-кызның иң зур бәхете – ул гаиләдәге бәхете. Кызганыч, яшьлек белән без моны еш кына аңлап бетермибез. Мин хәзер студентларыма гел кабатлыйм: укып бетергәч, үзегезне эшкә генә багышламагыз, ә шәхси бәхетегезне табыгыз, гаилә корып, балалар үстерегез. Актриса язмышы ялгызлык белән үрелгән, ә ялгыз яшәгән кеше картлыгында гомумән япа-ялгыз кала. Безнең чор актрисаларын карасагыз, алар нигездә ялгыз. Без сәхнәдә геройлар тормышын яшәдек күбрәк, ә чынбарлык янәшәдән җилдереп узды. Күбебезнең балалары да бердән артык түгел. Алар да барысы да театрда үсте.
Рушания Юкачева:
- Бу язмыш белән дә бәйледер, бәлки. Кемгә бәхет ничек елмая бит. Әгәр син шул театр эчендә парыңны табып, тормыш кора алсаң – ул бәхет. Гомер
буена бер казанда кайнап яшисең. Башка һөнәр ияләре мәсьәләсенә килгәндә... актрисаны аңлап, аның рольләренә, һәрчак кеше күзе уңында булуына түзеп, хәленә кереп яшәүче ир-егетләрне табу, белмим, кыендыр.
Гөлчәчәк Хәмәдинурова:
- Минем очракка килгәндә, икесен берләштерү бер дә читенлек тудырмый. Гаиләмәм, шул исәптән балама да җитә вакытым. Түгәрәкләргә дә йөртәм, менә инглиз теленә йөри башладык. Бу, бәлки, безнең заманның темпоритмы башка булуга бәйледер...
Наилә Гәрәева:
- Кешеләр дә үзгәрә бит, артистлар да. Без хислерәк, идеалистрак идек, шуңа башыбыз-аягыбыз белән театрга багышладык үзебезне. Хәзерге яшьләр театрга да, тормышка да күпкә прагматиграк карый, аеграк акыл белән – алар берсен икенчесеннән аера белә. Сәхнәдәге рольнең дә роль генә булуын аңлый, ул рольдән җиңел генә «чыга» ала...
Рәмис Латыйпов актрисалардан шуны да белеште: алар уйнаган рольләр арасында хатын-кыз эталоны дип атап булырдае – кайсы?
Наилә Гәрәева:
- Минем өчен бу – һәм актриса, һәм иҗади хатын-кыз язмышын бар тулылыгында, фаҗигасендә чагылдырган «Миләүшәнең туган көне» трилогиясендәге Миләүшә образы. «Хушыгыз!» спектаклендә ул образ бар колачында чагыла. «Югалган буын» («Потерянное поколение») драмасын да күрсәтә бу спектакль. «Бабайлар чуагы»ндагы ханым да – шундыйлардан... Ә сез «Арбалы хатыннар» спектаклен карагыз әле – берсеннән-берсе үзенчәлекле образлар, әмма барысын да бер нәрсә берләштерә: ирләренә тугрылык, алар хакын хаклап яшәү. Менә бу безнең хатын-кызларга хас сыйфат, безнең менталитет. Безнең хатын-кызлар бик батыр да, үзләрен корбан итү сәләтенә дә ия, шул ук вакытта гаҗәеп серле дә...
Гөлчәчәк Хәмәдинурова:
- Мин үзем уйнаган спектакльне – «Көтәм сине»не атар идем. Анда бик күптөрле хатын-кыз образлары күрсәтелә. Аларның шундый төрле булуы чынбарлыктагы тормыш картинасына да туры килә. Ә театрыбызда барган спектакльләрдән тагын «Җәйнең бер көнендә»не, Люция Хәмитова тудырган образны китерә алам.
Рушания Юкачева:
- Мин кистереп кенә кайсыдыр рольне яисә образны атау яклы түгел, чөнки алар бит төрле. Хатын-кызлар да төрле – хатын да ул, кыз да, ана да, эшендәге вазыйфаны башкаручы да, әби дә... Яшь белән дә бәйле бу төрлелек
– яшьлектәге уйлар, кичерешләр белән инде олыгайган чорына кергән хатын-кыз, билгеле, бер төрле була алмый. Безнең театрдагы спектакльләрдә без хатын-кызларның әнә шул төрлелеген күрсәтергә омтылабыз да...
Наилә Гәрәева:
- Хатын-кыз бәхетенең дә, ир-ат бәхетенең дә рецепты юк, билгеле. Әмма тормышта гармония булсын өчен хатын-кызларның янәшәсендә ир-егет булырга тиеш, шулай ук ир затлары янәшәсендә дә хатын-кыз булырга тиеш. Бу Коръәндә дә әйтелгән. Гап-гади һәм бер генә чорда да үзгәрми торган тормыш кануны бу.
 

Добавить комментарий

Тема номера