«Хөкүмәт йорты» елъязмасы
Кайчакта гади генә шәһәр адресы тулы бер илнең катлаулы борылышларын үз эченә алырга мөмкин. Казандагы шундый йортның конструктивистлык дәвере фасады артында нинди серләр бар? Бүген кабатланмас урынның тарихын кем яза?


БЕРЕНЧЕ КАРЛЫГАЧЛАР
Казан, 1933 елның язы. Карл Маркс урамындагы өр-яңа, акшар исе аңкып торган дүрт катлы 54 нче йорт каршында йөк машиналары тора. Аларда – беренче килеп төпләнүчеләрнең әйберләре. Ташучылар сак кына сызу тубусларын, китапларны һәм төенчекләрне ташый.
Урамнан караганда, йорт Җилфердәп торган әләмне (якты социалистик бүгенге белән киләчәккә ишарә!) хәтерләтә, бу фасадның «шудырып күчерү эффекты» белән эшләнүенә бәйле. Авангардка һәйкәл. Фатирларының эчендә дә иркен һәм Җиңел сулыйсың! Тәрәзәләр таң калдыра – андый алагаем тәрәзәләр Казанда сирәк, зур ванна бүлмәләре дә. Бүлмәләргә таңнан нур агыла, тагын да иркенрәк тоела башлый. Киң балконнар ишегалдына иркен чыга, метр ярымга диярлек – өстәл, берничә урындык сыя. Җәйге кичләрдә рәхәтләнеп чәй эчеп утыр! Кухняларда – дүрт конфоркалы авыр плитәләр. Йортта үз заманы өчен алдынгы технология – пар белән Җылыту да кулланыла. Менә, ичмасам, зиннәт! «Беренче карлыгачлар» – партия хезмәткәрләре, хәрбиләр, инженерлар. Алар яңа буялган диварлар буйлап Җиһазлар тезеп чыга, ишегалдына күршеләр белән таныша. Бусагадан чемодан тотып атлап керүчеләрнең әле берсе дә бу диварларда ниләр күрәсен, кичерәсен белми...
ТАНТАНАНЫҢ ИКЕНЧЕ ЯГЫ
Казан, 1937 елның көзе. Төнге үзәк урамнарның тынлыгын мотор тавышы боза. Халыкта «хөкүмәт йорты» дип йөртелгән дүрт катлы өйнең подъезды каршына «кара козгын» килеп туктый.
Ул елда Карл Маркс урамындагы 54 нче йортның киң баскычларыннан хәрбиләрнең итек тавышы еш ишетелә, артларыннан бер‑бер артлы фатирлар бушап кала. Күршеләр дивар артында тентү барганын ишетеп тора, таң беленгәнче, күзенә йокы керми шым ята, ишегалдына үрелеп карарга да шикләнә. ТАССР Халык комиссарлары советы рәисе Кыям Абрамовны алып китәләр, дәүләт басмасы мөхәррире Лазарь Пинхасик артыннан киләләр.
Әмма социалистик тормышның тантанасын чагылдырган йорт буш тора алмый лабаса. Яңа күршеләр килеп тула. Алар яңа совет дәүләтен төзүен дәвам итә. Ә ул дәүләткә әле бик күпне күрергә кирәк булачак.

Балконнар ишегалдына иркен чыга, метр ярымга диярлек – анда өстәл, берничә урындык сыя. Җәйге кичләрдә рәхәтләнеп чәй эчеп утыр!
ДӘВАМЧАНЛЫК
Казан, 1938 елның кышы. Кар каплаган перронга поезддан бер гаилә чыга. Гаилә башлыгы – йөзендә ихтыяр көче сизелеп торган ир-ат. Аның үсеш юлы да ихтирам уята торган: 1921 елгы коточкыч ачлыктан котылыр өчен ул, татар авылыннан чыккан гап-гади малай, Мәскәүдәге «Пролетарская победа» фабрикасына китә. Соңыннан партия мәктәбен тәмамлап, чик сагында хезмәт итә, Мәскәүдә Каганович исемендәге Коммунистик университетында укый. Сөекле хатыны – Мәскәүнең күз явын алырдай гүзәле. Ир-ат үзе ич ватанына кайтырга атлыгып тормый да бит, әмма, нишлисен, татарчасы әйбәт булган тәҗрибәле партия кешесен тиз арада Казанга юллыйлар. Шәһәрдә кеше җитми. Шулай итеп, Бауман райкомының яңа беренче секретаре, Казан шәһәр комитетының булачак өченче секретаре Ярулла Насыйбулла улы Нацибуллин (Насыйбуллин) Карл Маркс урамындагы 54 нче йортка – Лазарь Пинхасикның бушап калган фатирына урнаша.
– Ул бик дөрес кеше иде. Дошман Җыярга өлгермәгәндер. 1941 елда фронтка китеп, бөтен сугышны узды, – дип сөйли бабасы турында Людмила Шурай.
Нацибуллиннар белән күршедә 1938 елдан Сабирҗановлар яши. 1938 елда алар бирегә Зөя тимер юл станциясеннән күчеп урнаша. Кечкенә Розаның әтисен – Ахун Сабирҗановны яңа төзелгән ТАССР Югары Советына әгъза итеп сайлыйлар.
– Фатирда элеккеге хуҗалардан калган Җиһазлар бар иде, – дип искә ала Роза Ахун кызы Сурова. – Безнең фатирдан репрессиягә эләккәннәр булмагандыр, аларны башка эшкә билгеләү сәбәпле, күчеп киткәннәрдер, дип уйлыйм.

Казанга репрессияләрнең иң кызган чагында килеп төшкән Ярулла Нацибуллин фронтка шушы йорттан китә.
«МОНДА ГЕЛ БАЛАЛАР УЙНЫЙ ИДЕ»
Казан, 1942 елның кышы. Җәмертәй суык, тәрәзәләрне боз сарган. «Хөкүмәт» кухнясында төп урынны, әлбәттә, күптән түгел генә чыгарган рус миче алып тора. Идәндә полкәгә терәнеп балалар йоклый. 54 нче йорт сугыш елларында Казандагы башка йортлардан берни белән дә аерылмый.
– Беренче көннәрдә ук Белоруссиядән эвакуацияләнгән гаиләне керттеләр. Әтиләре, полк командиры, фронтта. Әниләре өч баласы белән бездә 1946 елга кадәр яшәде. Кече кызлары Наташа белән беренче класска бергә бардык, – дип искә ала Роза Сурова. Аларның гаиләсе ул чорның шәһәрдәге тыл тормышын тулаем чагылдыра.
– Әти белән олы абыем сугышка китте. 14 яше тулган энем авиация заводында эшләде. Һәр көнне Җәяү йөри иде. Ул елны әни өйдә каз маен мулдан тотты – энем еш кына эштән тәнен өшетеп кайта... – дип сөйли Роза ханым. – Ипине карточка буенча бирәләр. Ипи кибетенә (хәзер Горький урамындагы 17 нче йорт почмагы. – Ред. иск.) чират безнең өй яныннан ук башлана. Балалар да чиратта тора идек, кайчак – иртәдән кичкә кадәр. Ә аннары, сугыштан соң, барысы да Җайга салынды. Ишегалдыбыз турында нәрсә хәтерлим, дисезме? Монда гел балалар уйный иде.

– Без үзебезнең бәләкәй генә дөньябызда яшәп ятабыз, – ди Павел Тиняев.
ИСТӘ ТОТУ ХОКУКЫ
Ил тарихындагы каршылыклар «хөкүмәт йорты»нда яшәүчеләр язмышында да эз калдыра. Лазарь Пинхасик, Кыям Абрамов шикелле үк, атып үтерелә. Еллар узгач – аклана. Гадәти тормышка әйләнеп кайту гаиләсе белән туганнарына сугыштан соң гына мөмкин була. Хәзер Казанда Лазарь Пинхасикларның килене һәм оныгы яши. Ул да бабасы хөрмәтенә Лазарь исемен йөртә.
Казанга репрессияләрнең иң кызган чагында килеп төшкән Ярулла Нацибуллин фронтка шушы йорттан китә. Укчы бригаданың хәрби комиссары, аннан Икенче Белоруссия фронтының ныгытылган районындагы сәяси бүлек башлыгы, майор Нацибуллин сугышны ахырына чаклы үтә. Хәрби орденнар, «Көнигсбергны алган өчен» медале белән әйләнеп кайта. 1950 елдан аны Юстиция министрлыгын Җитәкләргә куялар, соңрак – Республиканың Югары судын. Хәзер фатирында гаиләләре тарихын кадерләп саклаучы оныгы Людмила Шурай яши.
Роза Сурова – Татарстанның атказанган укытучысы, бу йортта гомере буена тора. Тормышын катлаулы да, фидакарь дә һөнәргә – укытучылыкка багышлый. Ул укытучы һөнәрен йорты белән бертиң ярата. Бу тарихи йортка булган тугрылыгына яңа күчеп урнашкан һәркем соклана. Аның аша «яңалар» бер гасырлык диварларга сеңеп калган вакытның генетик кодын үзләренә сеңдерә диярсең.

Республиканың атказанган укытучысы Роза Сурова бу йортта гомере буе диярлек яши.
ЧЫНАЯКТАГЫ – ЯШЕЛ УТРАУ
Казан, 2026 елның җәе. Архитектор Павел Тиняев «хөкүмәт йорты»нда инде ун еллап яши. Аның өчен бу адрес – балачакка кайту: кайчандыр янәшәдә генә – Гоголь урамында торган. Павел йортны үткән дәвернең тере манифесты дип исәпли:
– Бу бит – Казандагы чиста конструктивизм һәйкәлләренең иң соңгыларыннан берсе. Фатирлар эчендәге абсолют ирек гаҗәпләндерә: эчендә капиталь каплаулар юк диярлек, фатирларның барысы да ике яклы ориентация белән урнашкан, шуңа алар һәрьяклап нурга коенып утыра. Корылманы тышкы диварлар гына тотып тора, шулай ук – ике үзәк багана. Берсе – бүлмә уртасындагы кирпеч пилон, мин аны фатирның башлангычы дип йөртәм. Ә бөтен пространствоны балта эзләре уелып калган массив агач өрлек кистереп уза. Мин агач йортлар белән кызыксынам, бу эзләр дә әллә кайчангы останың кулын тоярга мөмкинлек бирә.
48 фатиры булган йорт хәзергәчә аерым бер гаилә Җылысы белән уңайлылыгын саклый. Монда яшәүчеләр йорт тарихы белән горурлана, хәтта аның сурәте төшкән лимит коллекцияле чынаяклар да чыгарганнар.
– Без үзебезнең бәләкәй генә дөньябызда яшәп ятабыз. Әйтик, кышларын дәррәү кубарылып кар чистартабыз, – ди Павел. – Ә җәен ишегалдыбыз ямь‑яшел утрауга әверелә. Биредә, Казандагы гаскәрләрне карап йөргәндә, Павел I дә ял иткән, имеш...
Архитектор кабатланмас һәйкәлнең бүгенгә чаклы юридик яктан якланмаган булуына пошына:
– Шундый биографиясе булган йорт, югыйсә, – ди ул. – Монда асылда Татарстанның 100 еллык тарихы башланган. Әмма ул шәһәрне формалаштыра торган әһәмиятле объектлар исемлегенә дә кертелмәгән хәтта. Дәүләт ярдәменнән башка мондый мирасны саклап калу мөмкин түгел. Черек күлдәге мәгълүм конструктивизм үрнәге исәпләнгән йорт язмышын кабатламасак ярар иде.
Карл Маркс урамындагы йортның бер гасырга диярлек сузылган елъязмасы шуны раслый: алдынгы архитектура үрнәге тудыру уе да гаилә ядкәренә әверелә ала икән. Кайчандыр яңа совет элитасы өчен корылган бина бүген инде утилитар вазыйфасыннан азат. Аның кыйммәте, адресы белән мәйданын исәпкә алмаганда, нәкъ менә тарихында. Ә тарих ул – бик нәзберек нәрсә…
Олеся Бондаревская
Добавить комментарий