Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
XXI гасыр филармониясе: ретромы, авангардмы?

XXI гасыр филармониясе: ретромы, авангардмы?

«Тулы канлы тормыш белән яшибез»

16 января 2018

«Филармония» төшенчәсе миңа балачакта зур бер сер кебек тоела иде. Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Флера Сөләймановалар өебездәге тәлинкәдә һәр көн әйләнә, әбием исә аларны һәр куйган саен «филармония җырчылары» дип атый. Шулчакта тавышында горурлык та, ихтирам чаткылары да чагылып китә. Әнә шул балачак ихтирамын һәм горурлыгын ияртеп барам мин хәзер дә Татар дәүләт филармониясендә узган һәр концертка. Һәм ул тойгылар кимеми, ныгый гына төшә. Монысы – икеләтә сөенеч.
1-4
РЕТРОДАН – ЗАМАНЧАЛЫККА
Татарстанда филармония 1937 елның июлендә эшли башлый, озак та үтми, Татар дәүләт опера һәм ба­лет театры (1939 ел) һәм Казан дәүләт консерваториясе (1945 ел) ачыла. Нәкъ менә шушы өч оеш­ма, тыгыз бәйләнештә торып, татар музыка сәнгатен үстерүгә һәм пропагандалауга зур өлеш кертә, Казандагы музыкаль кли­матны билгели. Филармониянең беренче җитәкчесе Л.А.Галиев, музыкага кагылышы булмаган партия кешесе исәпләнсә дә, яхшы музыкантларны туплый һәм фи­лармониянең, коллективларның эшчәнлеген әйбәт итеп оештыра. Биредә 35 кешедән торган сим­фоник оркестр туплана һәм эшен башлап җибәрә. Беренче айларда ук эстрада-концерт бүлеге оеш­тырыла. Россиядәге башка филар­монияләрдән аермалы буларак, Татар дәүләт филармониясендә татар фольклоры кабинеты ачыла һәм Татар халык уен кораллары оркестры оеша. Бу аның баштан ук милли сәнгатьне үстерүне үзәк­кә куеп эшләве һәм халыкны агар­ту юнәлешен приоритет итеп алуы хакында сөйли. Әлеге кыйбласына ул хәзер дә тугры булып кала бирә.
Бүген ул үзенең янә бер яңа­рышын – мәдәни ренессансын ки­черә дисәк, ялгышмабыз, дип уй­лыйм. Исемендә грек аһәңнәре яң­гырап торган, үзе, беренче караш­ка, ретро категориясенә карарга тиеш булган бу оешма, киресенчә, заманның иң алдынгы сафларында булуга дәгъва белдерә. «Филармо­ния экраны» дигән төшенчә бар, мәсәлән, Казанда. Нинди дә бул­са чара оештырганда, ул сәхнәгә өстенлек бирәләр – чөнки, бу экран тамашаны уникаль фон белән тәэ­мин итәргә сәләтле. Ярый, моны­сы техник мөмкинлекләр. Хәер, яңарыш чалымнары филармониянең программа-репертуарында да, концерт-лекторийларының сыйфатында да, дөнья мәдәни контекстына интеграциясендә дә, хәтта ки тышкы вә эчке ки­леш-килбәтендә дә чагыла. Озын сүзнең кыскасы: Казанның мәдәни тормышында Татар дәүләт филар­мониясе үзенең мәртәбәле урынын алып тора бүгенге көндә.
Үз тамашачысы белән шулай ук заманча, ягъни ачык һәм де­мократик шартларда аралаша. Ул, заман таләпләре кушканча, соци­аль челтәрләрдә актив, билетлар­ны алу һәм бронь мәсьәләсендә, реклама юнәлешендә мобиль һәм уңайлы. Болар бүгенге ди­намикага корылган заманда бик мөһим. Дөрес, тамашаларга килгән чакта парковка мәсьәләсе тынгы бирми (уены-чыны бергә!), әмма монысы киләчәктә хәл ителә торган мәсьәләдер, дип ышанам. Болар белән мин ни әйтергә те­лим? Ә менә нәрсә: бүгенге көн­нең талымлы һәм таләпчән тама­шачысы буларак (чөнки безгә бүген бик күп төрле мәйданнар тәкъдим ителә, һәрберсенең – үз үзенчәлеге, үз йөзе), мин XXI гасыр филармо­ниясен сайлыйм һәм анда уздырган вакытымны заяга киткән дип исәпләмим. Ышаныгыз: ике‑өч сәгать дәвамында күмелеп-онытылып Шутиков оркестрын, Айдар Фәйз­рахманов коллективын, джаз-ор­кестрны җаныңа сеңдереп утыру эчке кодларны бөтенләй башка юнәлешкә көйли.
Сәнгати чикләр юылган, татар эстрадасының затлы укасы коелган бер заманда филармониянең анык урыны һәм позициясе булу – сөе­нечле күренеш. Филармонияләр, мәдәни институт буларак, хәзерге көндә Европа, Америка һәм Россиянең иң эре шәһәрләрендә эшләп килә. Театрлар, музейлар шикел­ле үк, шәһәрнең мәдәни статусын һәм йөзен дә билгеләүчеләр булып торалар. Әйтик, Вена филармониясенең алтын залында узган кон­цертлар турында ишетеп беләбез без, экспериментларга һәрчак ачык булган Нью‑Йорк филармониясе симфоник оркестрының масштаблы чыгышларын...
Филармония дигәч, күз алды­на артистларның һәм һәртөрле коллективларның иҗатын про­пагандалау, концертлар оештыру белән шөгыльләнүче бер институт килеп баса. Әмма аның бурычы күпкә киңрәк: ул музыка сәнгатен киң массаларга тарату, дәресләр, лекторийлар уздыру белән дә шө­гыльләнә. Бүгенге көндә ул яшь та­машачылар – балалар, мәктәпләр белән актив элемтәдә тора.
Белүебезчә, беренче филармо-нияләр XIX гасырда Европа һәм Америка шәһәрләрендә бар-лыкка килә – Петербургта, Мәскәүдә, Бакуда, Берлинда, Лон­донда, Нью-Йоркта. Алар нигездә симфоник музыканы пропаганда­лый. ХХ гасырда инде филармо­нияләр Европаның социалистик илләрендә дәүләт оешмалары бу­лып әверелә. Бу аңлашыла да: сән­гатьнең башка төрләре шикелле үк, музыка да идеологик корал буларак зур роль уйнаган еллар бу. 1976 елда СССРда гына да 136 филармония исәпләнгән. Бүгенге көндә Росси­ядә аларның саны 50гә дә тулмый. Үзгәртеп кору, капиталистик рельсларга басу һәм сәнгатьнең дә яз­мышы билгесез кулларга күчү чо­рында күпчелек филармонияләр үзләрен саклап кала, яңа шартларга яраклаша алмыйлар.
«ТӨП КРИТЕРИЙ – ПРОФЕССИОНАЛЬЛЕК»
– Без дә шактый зур югалтулар белән кичтек ул елларны, – дип сөй­ли Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин. – Бинабыз бик таушал­ган, коллективларның хәле киерен­келәнгән иде, артистларга түләргә, аларны кайгыртырга кирәк. Филар­мониядә теркәлгән һәр артист – ул безнең коллективның гына тү­гел, ә милли сәнгатебезнең дә асыл берәмлеге, ул кадерсез булып йөрергә тиеш түгел. Әнә шундый миссиясе дә бар филармониянең. Без нигездә килешү буенча эшли­без хәзерге көндә, бу дөньякүләм кулланыла торган система. Ә теге чакларда шактый читенгә туры кил­де артистларга да, җитәкчелеккә дә... Безнең бинаны арендага биреп торып акча юнәтергә тырышкан чакларыбыз да булды. Аренда кон­цертларының планда 70%ка кадәр җиткән чаклары булды. Шөкер, ре­спублика җитәкчелеге, ул чактагы Президентыбыз Минтимер Шәй­миев безне үз канаты астына алды. Рөстәм Миңнеханов та филармо­ниянең хәле белән һәрчак кызык­сынып тора, зур кайгыртучанлык күрсәтә. Болар безгә үсәргә бик нык ярдәм итте. Филармония мескен хәлдә яшәргә тиеш түгел, чөнки ул – дөньякүләм масштабтагы оеш­ма. Чит илләргә чыкканда безнең артистлар, коллективлар республи­каны күрсәтә һәм данлый, шул ук вакытта, гастрольләр, турлар вакы­тында алар югары һөнәри осталыкка да ирешә, дәрәҗәсен күтәрә. Тирә‑юньдә ни барын белмичә, бары тик үз мирасыңа гына күмелеп ятып булмый, бүген без борынгы, сыналган мирасны заманча фор­матта тәкъдим итүгә йөз тотарга тиешбез. Әмма мин үзем дә, безнең коллектив та – гаҗәеп консерватор­лар, без иң беренче чиратта милли мирасны саклауны, аның дәрәҗәсен төшермәүне үзәккә куеп эш итәбез.
Бүген безнең олысына да, кече­сенә дә тәкъдим итәрдәй искиткеч бай репертуарыбыз бар. Үзебезнең җырчыларны халыкка күрсәтәбез, шулай ук дөньякүләм танылган сән­гать әһелләре һәм коллективлары белән бик теләп хезмәттәшлек итә­без. Һәркем, монда килеп, җан азы­гы алып кайтып китә ала, минемчә.
– Ә әлеге дә баягы аренда мәсьәләсе белән эшләр ничегрәк тора? Нинди критерийлар буенча сайлыйсыз бүген кемнең аяк баса алуын филармония сәхнәсенә? – дип төпченәм.
1-2
Кадим Назыйрович тыенкы гына елмаеп куя:
– Сәнгатьтә критерий бер генә була ала, минемчә: профессио­нальлек. Менә шуңа зур игътибар бирәбез. Рәшит Ваһапов, Җәваһирә Сәлахова, Вафирә Гыйззәтуллина, Илһам Шакиров, Лундстрем, Де­ринг җитәкчелегендәге оркестрла­ры белән дан тоткан филармония икәнлеген онытып җибәрмәскә кирәк бер генә мизгелгә дә. Без шу­ларны тыңлап, ишетеп, алар рухын­да тәрбияләнеп үстек. Безгә кадәр – әти-әниләр, әби-бабайлар. Менә шушы чылбырны өзмәү зарур: сәнгать ул югары кимәлдә булыр­га тиеш. Хәзерге көндә цензура юк, һәркем үзе теләгәнчә һәм булдыра алганча «сәхнә тота». Мин монысы ак, монысы кара, дип мөһер сугып утырырга җыенмыйм, әмма фи­лармония сәхнәсе – ул затлы сәхнә. Монда килгән тамашачы, фойега аяк басуга, затлылык, тантаналылык атмосферасына күмелергә тиеш, шулай булган очракта, ул инде сәх­нәгә артистлар чыккан мизгелдә чын-чынлап сәнгатькә күмелергә әзер булачак. Бу гап‑гади тәрбия. Элегрәк дворяннар бит балаларын кечкенәдән сәнгатькә мәхәббәт уятып тәрбияләгәннәр – музыка­га, иң беренче чиратта. Аксөякләр арасында музыканы яхшы белмәү оят саналган. Бездә, мөселманнар­да, музыкага мөнәсәбәт икенчерәк, билгеле. Әмма гасыр башында хәят үзгәргән, хәзер ул тагын да иреклерәк. Бүген безнең сәхнәдә дөнья­ның иң күренекле музыкантлары, артистлары чыгыш ясый, аларны, килеп, тере килеш тыңларга, ише­тергә, карарга мөмкин. Бәяләр дә ул кадәр тешләшә димәс идем.
Дүрт фасыл тулы – музыка. Һәм ул гына да түгел – биюләр, эбру сәнга­те, ком анимациясе, спектакльләр һәм тагын әллә никадәр сый-нигъмәт. Бары тик вакытың гына җит­сен! Хәер, алдан билгеләп, план­лаштырып куйганда җиткерергә мөмкин вакытны – сыналган ысул. Ә инде бәяләр, дигәннән. Филар­мония ел саен абонементларын сата торган махсус көннәр бил­гели. Мондый көннәрдә аларны чынлап та шактый демократик суммага алырга мөмкин. Балалар абонементлары да – аерым бер тема биредә.
1-5 Музыка-фольклор кабинетында. 1938 ел.
1-3Бер төркем артистлар С.Садыйкова белән. Мәскәү, 1969 ел.
 
«ТУЛЫ КАНЛЫ ТОРМЫШ БЕЛӘН ЯШИБЕЗ»
– Без шулкадәр тулы канлы тор­мыш белән яшибез, – ди ТР Фоль­клор музыкасы ансамбле коллек­тивы җитәкчесе Айдар Фәйзрах­манов. – Гастрольләр, дисеңме, фестивальләрме, үзебезнең тамашачы өчен әзерләнгән концертлармы. Фольклорга игътибар хәзер бөтен дөнья күләмендә күзгә күренеп көчәйде, бу глобальләшү шартла­рында кешеләрнең тамырларын барлау белән дә бәйледер, бәлки. Безнең ансамбльне кайда гына барып чыксак та зур кызыксыну белән каршылыйлар, алкышларга күмәләр. Шуңа да үзебезнең про­фессиональлеккә зур игътибар бирәбез. Республикаңны дөнья күләмендә тәкъдим итү искиткеч зур җаваплылык ул, син үз миллә­теңнең йөзенә кызыллык китерә алмыйсың. Ә Татарстан һәм Ка­зан тамашачысы алдында чыгыш ясаганда, аларның бәясен дә тоеп торасың. Монысы – үзе бер имти­хан. Мин филармониянең бүген бик матур, ямьле чоры дип уйлыйм, без заман белән бергә атлыйбыз, шул ук вакытта очсызланмый­быз, үз дәрәҗәбезне саклыйбыз. Яңа буынны тәрбияләүгә зур игъ­тибар бирелә – менә бу шәп нәрсә. Районнарга чыкканда, балалар ал­дында чыгыш ясаганда, зур канә­гатьлек алам. Кайчандыр без авыл­лардагы йолалар, бишек җырлары, кичке уеннар эчендә алып үстек милли тәрбияне, хәзер чылбыр өзелде, шуңа да аны махсус баш­карырга кирәк, бу бик мөһим.
Фольклор музыкасы ансамбле 1999 елда ТР Мәдәният министр­лыгы инициативасы белән оеша. Бүгенге көндә аның коллекция-сендә 15 сюжетлы программа концерты бар, гастрольләр гео­графиясе җир шары буйлап тарал­ган. Фольклор ансамбле филар­мониянең икенче бер данлыклы коллективы – Анатолий Шути­ков җитәкчелегендәге ТР Халык уен кораллары оркестры белән дә чыгыш ясый. Әлеге оркестр­ның туган елы – 1993 ел. Бу кол­лектив Татарстанның гына түгел, ә Россиянең һәм дөньяның әйдәп баручы җырчылары белән бергә эшләгән концерт программалары белән билгеле. Болар – Илһам Ша­киров, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Юрий Борисенко, Галина Ластовка, Георгий Ибушев, Рөстәм Маликов, Ренат Ибраһимов, Зураб Соткилава, Артур Эйзен, Елена Об­разцова, Ки Юнг Янг, Каеко Амано, Даниил Штода һ.б.
– Музыка ярдәмендә төрле мил­ләтләрне һәм халыкларны тоташты­ручылар дип атар идем мин безнең коллективны, – ди Анатолий Ива­нович. – Чын сәнгать шуның өчен яратылган да – чикләрне киңәйтер, хәтта юкка чыгарыр өчен. Реальчикләр турында түгел, беренче чи­ратта, безнең аңыбыздагы чикләр турында әйтүем. Халык уен корал­лары белән бөтен төр жанрларны да, стильләрне дә уйнап була, бернинди проблема юк. Без моны үз мисалы­бызда сынап карадык һәм исбатлап күрсәттек инде.
Сүз уңаеннан, оркестр һәр ел саен балаларны үзенчәлекле Яңа ел та­машалары белән сөендерә. Шулай ук 20 елдан артык нәни тамашачы­ларга абонемент концертлар циклы да уздыра.
ТР филармониясе джаз-орке­стрын Россиянең иң алдынгы джаз-коллективлары рәтенә генә кертеп калмыйлар, ә Олег Лунд­стремның турыдан-туры дәвам­чысы буларак та югары бәялиләр. Казан биг‑бэнды дөньякүләм джаз традицияләрен саклаучы һәм яңа заманга китереп җиткерүче була­рак та абруен югалтмый, сүз, иң бе­ренче чиратта, Каунт Бейси, Глен Миллер оркестрлары турында бара, билгеле. Шуңа да оркестрның сән­гать җитәкчесе һәм баш дирижеры Анатолий Василевскийның сүзне Лундстремнан башлавы бер дә гаҗәп тоелмады:
– Язмышымның Казан һәм Казан филармониясе белән бәйле булуына төп сәбәпче, әлбәттә, Лундстрем һәм джаз. Гашыйк идем мин аның оркестрына! Алар 1958 елда Архан­гельскига килделәр, әле теге леген­дар Шанхай составы белән. Без, му­зыка училищесы студентлары, өнсез калдык, башыбыз-аягыбыз белән джазга чумдык. Миңа Ленинград консерваториясенә рекомендация бирделәр, әмма мин дә, туганым Владимир да Казанны сайладык. Казанга мин Лундстремга киләм дип килдем. Аның белән очрашу тормышымдагы олы бер вакыйга булды. Ул инде үзе Казанда бул­маса да, Олег Леонидович безгә берничә тапкыр репетицияләргә килде, киңәшләрен бирде. Казан­да джаз традицияләренең дәвам итүе аны куандыра иде. Репертуар белән дә ярдәм итте ул безгә. Глен Миллерның фирменный ноталарын күчереп язып алырга биреп торды, аларга орынганда, кулларымның ничек калтыраганын хәзер дә хә­терлим. Чын хәзинә бит алар! Хәзер менә интернеттан теләгән нәрсәңне табарга була... Ә ул чакта ноталарны төннәрен күчереп яза идек.
Миңа калса, Татарстанда джаз­ның киләчәге яхшы булачак. Ул хәзер тармаклана – аның төрле агымнары, юнәлешләре барлыкка килеп тора. Безнең коллективка килгәндә, состав саллы, шул ук вакытта яшьләргә йөз тотабыз. Без­нең үз тамашачыбыз бар, ул инде безгә күп еллар буе тугрылыклы, яшь буын да даими өстәлеп тора. Шулай булгач, безгә әле эшлисе дә эшлисе. Мин «джаз татарга хас музыка түгел», «джаз бетәчәк» дигән сүзләрне ишеткәндә, безнең оркестрның кичәгесе һәм бүгенгесе турында уйлыйм һәм киләчәгенә тагын да ныграк ышанам.
Бүгенге филармония – белем бирү, сәнгатьне киң массаларга җиткерү мәйданы да. Моның белән филармониянең Музыкаль-әдәби лекторие коллективы шөгыльләнә. Ул 1945 елда оеша, 1994 елда реорганизация кичерә, «Опера һәм камера музыкасы бүлеге» булып кала. 2012 елда лек­торий кабат торгызыла һәм 11 артисттан оеша: ТР халык артисты Георгий Ибушев, ТР атказанган артисты Ригина Вәлиева, халыкара конкурслар лауреатлары Любовь Добрынина, Гөлнара Байназарова, Оксана Шәйдул­лина, Айтуган Вәлмөхәммәтов, Әлфия Мансурова, Ильяс Камалов, кон­цертмейстер, ТР атказанган артисты Роман Чуйнов һәм лектор-музыковед Алсу Мөлекова. Музыкаль-әдәби лекторийның җитәкчесе – ТР атказанган артисты Владимир Васильев.
«АКЧА КИТӘ ДӘ БЕТӘ, ӘММА – НӘРСӘГӘ?»
Эльза Нәгыймова, укытучы, 2 бала әнисе:
– Филармониянең балалар абонементы – зур хәзинә. Икенче ел йөрибез, олы улым бик яратып кабул итә барлык тамашаларны, кечкенәсенә әле иртәрәк бераз. Ни өчен йөртәсең балаңны концертларга, ул бит аларны барыбер аңламый, дигән танышларым да булды. Әмма бу минем максатым иде: кечкенәдән классик сәнгатьне белеп үссеннәр. Без бит авылда берни күрмичә үстек, кая инде ул оркестрларны тыңларга йөрү! Балаларымның сәнгатьне тоя, белә торган затлы шәхесләр булып үсүен телим. Акча китә дә бетә ул, әмма нәрсәгә китә бит – шунысы мөһим.
Айнур, КФУ студенты:
Миңа дусларым «филармоник» дип төрттерәләр. Беренчедән, ул безнең өйгә якын, икенчедән, әни­ем – музыкаль «маньяк» минем. (Көлә.) Әни белән берничә тапкыр барган идем, болай, кызык өчен генә. Джазга, Даниил Крамерга, Шутиков оркестрына. Аннары лекторий кызыксындырды. Шуннан китте инде. Үзем дә сизми калдым. Кеше үзенә рәхәт булган урынга кат‑кат кайта бит, минем очракта да – шулай.
 
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: