Яңа ел кичендә...
Милли традицияләр. Чит илләрдә Яңа елны ничек каршылыйлар
08 января 2021
«ДЕКАБРЬ АЗАГЫНДА ЧЫРШЫЛАРНЫ ТАШЛЫЙЛАР»
Наилә Бикчәнтәева, Нью-Йорк
– Башка бик күп илләрдә Яңа елга караш бүтән, ул Россиядәге кебек гаилә бәйрәме саналмый. 31 декабрь алар өчен ел бетүне аңлата, димәк, яңа календарь сатып алып, элеп куярга кирәк. Белгәнебезчә, Яңа елны Петр I уйлап чыгарган. Ә Америкага Петр I законы кагылмаган.
Декабрь аенда Америка халкы да чыршы бизи, дөрес, аның исеме башкача яңгырый – «Раштуа агачы» дип атала. 24, 25 декабрь көннәрендә халык бер-берсен бәйрәм белән котлый, якын иткән кешеләренә бүләк өләшә. Гадәттә, матур итеп төрелгән, бизәлгән андый тартмаларны Раштуа агачы астына куялар. Соңгы елларда бу күренеш Россиядә дә бик популярлашты. Миңа калса, Яңа елга бүләк бирешү безгә чит илләрдән кергән.
Америкада 28 декабрьдә бизәлгән чыршыларны ташлыйлар. Бу Яңа елга мөнәсәбәтне күрсәтә торган төп күрсәткечтер, минемчә.
Раштуа өстәленә махсус аерым ризыклар әзерләмиләр. Төп шарт – өй бизәлгән, бәйрәм табыны мул гына түгел, ямьле дә булырга тиеш.
Минем ирем – Америка гражданины. Алар беркайчан да Яңа елны бәйрәм итмәгәннәр. Ә бергә яши башлагач, ул да минем белән 31 декабрь көнне сәгать унике тулганын көтә башлады. Җиңелчә табын әзерлим, шампан шәрабы алабыз. Ә кайнана гадәттәгечә кичке тугызда йокларга ята. Дөрес, башта бер-беребезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз. Шуның белән бетте. Беренче вакытларда мин бу гадәткә азрак гаҗәпләнә идем, хәзер инде ияләндем.
31 декабрьне бәйрәм итмәсәләр дә, 1 гыйнварда америкалылар ял итә. Бу рәсми рәвештә шулай каралган. Ә аннан соң халык гадәттәгечә эшкә чыга.
Мин Нью-Йоркның Брайтон-Бич районында яшим. Рус телендә аралаша торган өлкәннәр өчен бакчада эшлим. (Өлкәннәр клубы кебек урын ул. Әби-бабайларны автобус иртән өйләреннән барып ала, кичен кайтарып куя. Барысы өчен дә дәүләт акча түли). Бакчада Яңа елны билгеләп үтәбез, чөнки аларның күбесе Россиядән килгән кешеләр. Ә безнең өчен Яңа ел бит ул бик зур бәйрәм.
Тагын шуны әйтим: Яңа елга, дөресрәге, Раштуага Нью‑Йорк әкияти шәһәргә әйләнә – төрле утлар балкып торган җанвар сыннары, агачлар, күз явын алырдай бизәкләр... Сүз белән генә әйтеп бетерә торган түгел. Әлеге гүзәллекне ноябрь азагында тудыралар инде. Бер ай дәвамында шундый әкияти шәһәрдә яшибез, фотога төшәбез. Бу матурлыкны күрергә Европаның төрле илләреннән туристлар килә. Нью‑Йорк чын мәгънәсендә бәйрәм рухында яши.
Дөрес, быел пандемия аркасында туристлар юк. Америка инде яздан бирле тулы тормыш белән яшәми. Кибетләргә барып, кием-салымны киеп карый алмыйсың, күңел ачу үзәкләре дә эшләми. Әмма халык мондый күренешне тыныч кабул итә, нишлисең, үзебезнең сәламәтлек өчен бит. Яңа 2021 елда бу зәхмәт юкка чыгар, дип ышаныйк. Бөтен җир шары халкы шуны көтә...
«ОТКРЫТКАЛАР БЕЛӘН ӘРҖӘ ТУЛА»
Лилия Вәлиева, Бельгия
– Дөресен генә әйткәндә, Бельгиядә яшәүче милләттәшләребез Яңа елны каршы алырга Мәскәүгә, Санк-Петербургка йөрергә ярата. Ә биредә калган очракта 31 гыйнвар төнендә урамга чыгабыз. Татарлар, руслар белән бергә шампан шәрабы аттырабыз. Бер-беребезне Яңа ел белән котлыйбыз.
Бельгиядә, гомумән Европада, Россиядәге кебек, шаулап-гөрләп Яңа елны каршы алу гадәте юк. Биредә төп халык 31 декабрьгә игътибар бирми, дисәм дә була. Шуңа да күпләр, бигрәк тә яшьләр, Яңа елны каршы алырга Россиягә барырга тырыша да. Аларга зур бәйрәм, шоу кирәк.
Ни өчен 31 декабрьгә игътибар юк? Европа ул католик зона. Монда католиклар бик тыйнак, алар андый социаль бәйрәмнәрне уздырмаганнар. Биредә 1 Май, 8 Мартны да билгеләмиләр. Ә менә дини бәйрәмнәрне бик зурлап, хөрмәтләп үткәрәләр. (Шулай да соңгы 20 елда Хэллоуин кебек аерым көннәр барлыкка килде.) Тик дини бәйрәмнәр һәрвакыт беренче урында тора. Мисал өчен, апрель аенда Пасханы үткәрәләр. Элек-электән ул ял көне дип игълан ителгән, бүген дә шулай. Йортларны эчтән дә, тыштан да бизиләр. Махсус зур‑зур бүләкләр алалар. Кешеләр бер-берсенә кунакка бара, зурлап табын кора. Кыскасы, алар өчен бу бик кадерле, әһәмиятле бәйрәм.
Бельгиялеләр өчен Раштуа бәйрәме дә бик мөһим санала. Ноябрь уртасыннан ук йортларны матурлап бизи башлыйлар. Нәтиҗәдә Раштуага бөтен җир – урамнар, сәүдә үзәкләре бәйрәм рухына күмелә. (Дөрес, пандемия аркасында, быел чикләүләр булды.) Халык, якыннары белән Раштуа бәйрәмен билгеләп уза. Бу бәйрәмнең табыны үзенчәлекле. Россиядә Яңа елга оливье салаты, каз‑үрдәк каклаган кебек, биредә Раштуа өстәленә күркә, бәрәңге ризыклары әзерлиләр. Кайсы йортка керсәң дә, шул ризыкларны күрәсең. Аерма – кемдер аларны үзе әзерли, кемдер кафедан заказ биреп ясата.
24 декабрь кыскартылган эш көне санала, чөнки кичке дүрттә кешеләрнең чиркәүгә – пасторның мессасын (безнеңчә – вәгазен) тыңларга барасылары бар. Шуннан кайткач (ул кичке сигезләр була), табынга утыралар. Хәер, соңгы елларда чиркәүләргә халыкның бик аз йөрүе күзәтелә. Яшьләр ул гадәтләрне оныта башладылар, ә картларның хәле җитми.
25 декабрь – ял көне. Бу электән шулай килгән. Монда тагын бер нечкәлек турында искәртим: Раштуадан соң халык исерми, чөнки алар аз‑азлап кызыл аракы гына эчәләр. (Гадәттә Россиядә 1 гыйнвар көнне бик күпләрнең башы авыртып уяна бит.) Югыйсә элек пасторлар Раштуага дип махсус сыра, кызыл аракы ясаганнар. Бу вирусларга каршы тору чарасы саналган.
25 декабрьдә бельгиялеләр шат күңел белән йокыдан уяна. Һәм Раштуа белән котларга туганнарына китәләр. Йорттан йортка йөреп чыгалар. Көне буена сузыла ул. (Сүз уңаеннан, Бельгия кечкенә ил, Татарстаннан өч тапкырга кечерәк. Ләкин анда өч тапкыр артыграк халык яши – 10 миллион чамасы.) Раштуаның тагын бер символы – открыткалар. Кешеләр ул көнне бик күп открытка алалар, бүләк итәләр. Аны махсус 23, 24 декабрьдә килерлек итеп почтага салалар. Мисал өчен, унбишләре Раштуа белән котлап открытка алу, начар гадәт, хәтта мыскыллау санала.
Соңгы елларда яшьләр 31 декабрь көнне почта әрҗәсенә, Яңа ел белән дә котлап, открыткалар сала башлады. Ләкин аларга барыбер Раштуа белән котлыйм диелгән була, ягъни Бельгиядә Яңа ел открыткалары юк.
Без авылда яшибез. Безнең урамда кешеләр һәр йортның почта әрҗәсенә 23 декабрь көнне открыткалар салып китә. 24 декабрь иртән әрҗә открыткалар белән тулган була.
Гаилә белән Яңа елны бәйрәм итәбез. Дөрес, 31 декабрь көнне телевизордан Президент котлавы, концерт һәм башка чаралар булмый. Ләкин ун еллап инде интернеттан Владимир Путин, Рөстәм Миңнехановның котлавын тыңлыйбыз. (Казан белән ике сәгать аерма безнең.) Сәгать теле уникене суккач, шампан шәрабы ачабыз. Туган җиребездән еракта яшәсәк тә, Яңа елны Россиядәгечә каршы алабыз. Без генә түгел, башка татарлар, руслар да шулай эшли.
«МОНДА ХАЛЫК ТЫЙНАК!»
Айна Зеттерлунд, Швеция
– Беренчедән шуны әйтим: шведлар чынбарлыкта яши торган, тыныч холыклы халык. Аларның безнең сыман фантазия, романтика дип исләре китми. Хәер, кешесенә караптыр инде. Тик нигездә җирле халыкның күбесе шундый дип күрәм.
Швециядә ноябрь азагында ук бәйрәмгә әзерләнә башлыйлар. «Фешта-отвент» чарасы башлана. Ул ничекме? Кешеләр тәрәзә төпләренә күп итеп шәмнәр куя. Башта бер шәм кабызалар, икенче атнага – тагын берне, аннан өченчене, дүртенчене... Раштуа җиткәнче, шул рәвешле шәмнәрне кабызып бетерәләр. Ул шәм савытларының ниндие генә юк, бигрәк тә соңгы елларда берсеннән-берсе матурларны эшли башладылар. Швециядә Раштуа җиткәнче өйләрнең тәрәзә төпләре әнә шулай яктылыкка күмелеп утыра.
Декабрьнең унөчендә, бик зурлап, Изге Люсия көнен уздыралар. Люсия безнеңчә – Кар кызы. Мондый чара мәктәпләрдә, сәүдә үзәкләрендә, урамнарда уза. Мисал өчен, башта һәр мәктәп үзенең Люсиясен сайлый. Гадәттә ул ап‑ак чәчле, озын буйлы чибәр туташ була. Башка кызлар да бәйрәмгә ап‑ак кием кия. Кар кызы кебек үк, Люсиянең дә башында таҗы була, ул таҗга түгәрәкләп берничә шәм куела. Россиядә Кар кызы турында җырлар, шигырьләр бик күп түгел, чөнки Кыш бабай популяррак. Ә менә Швеция халкы Люсиягә багышлап бик күп җырлар, шигырьләр, төрле уеннар уйлап чыгарган. Әйткәнемчә биредә халык тыйнак. Шуңа күрә дә монда Россиядәге кебек кызу, дәртле биюләр юк. Изге Люсия көнен бәйрәм иткәндә дә салмак кына, түгәрәкләр буенча йөриләр.
Унөченче декабрьне уздырганнан соң, халык Раштуага, Яңа елга әзерләнә башлый. Швециядә бер матур гадәт бар – өлкәннәргә ихтирам күрсәтү. Шуңа да җирле, халык күчтәнәчләр алып, иң беренче картлар йортларына бара. Артистлар да өлкәннәрнең күңелен күрергә ашыга. Мул табын коралар, җырлашып утыралар.
Зур табыннарга шведлар үзләренең милли ризыкларын – «хьенкэ» пешерә. Ул һәр өстәлдә булырга тиеш дип санала. «Хьенкэ» – дуңгыз боты. Аны төрле кеше төрлечә пешерә һәм бизи. Тик Раштуа табыны дуңгыз ботыннан башка узмый инде. Ит янына дөге боткасы куела. Тагын табынга бәрәңге ашы да чыга. Эчемлекләрдән глинтвейн – тәмләткечләр кушылган кайнар кызыл шәраб популяр. Глинтвейнны декабрь аенда сәүдә үзәкләрендә бушка тараталар. Махсус мичкәләрдә шәраб җылынып тора. Теләге булган кеше рәхәтләнеп барып эчә ала.
Швециядә дә бүләкләр бирүче әкияти герой бар, аның исеме – Томтен. Ул Санта Клаус та, Кыш бабай да түгел. Тышкы кыяфәте белән күбрәк Россиядәге Йорт иясенә охшаган. Раштуа бәйрәмендә Томтеннарның парадлары була. Махсус костюмнар кигән ир‑атлар янына хатыннары да баса (алар Кар кызы ролендә). Иптәшем белән без дә парадка чыккаладык. Ул баянда уйнап, башка Томтеннар белән шәһәр урамнарын әйләндек. Гадәттә парадка оркестрлар да чакыралар. Аннан соң барлык Томтеннар зур сәүдә үзәгенә җыела. Алдан махсус программа төзиләр. (Аерым елларда мин дә булыштым.) Җыр-бию, күңел ачу башлана. Бер якта сәүдә нокталары да эшли – Яңа ел бүләкләре саталар. Соңыннан бик зур салют була.
Мөселманнар бәйрәме булмаса да, Раштуага безнең балалар да җыела. Бу көнне балалар атааналары янына килеп, бергә табын артында утыру гадәткә кергән бит. Шушы җирлектә яшәгәч, без дә традициядән читтә калмыйбыз. Яңа елга да җыелабыз. Тагын Россиядән китеп, биредә гомер итүче ватандашларыбыз да килә. Алдан күп итеп бүләкләр әзерлибез. Ә табынга бәлеш, өчпочмак пешерәм. Милли ризыкларыбызны ашап, Россиядәге кебек Яңа елны каршы алабыз.
«ИҢ ПОПУЛЯР ӘЙБЕР – ЛОТЕРЕЯ»
Айзирәк Гәрәева-Акчура, Төркия
– Төркиядә зурлап уздырыла һәм күп ял көннәре бирелә торган ике бәйрәм бар. Алар – Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре. Ә Яңа елга монда андый игътибар юк. Чагыштыру өчен бер мисал: Ураза, Корбан бәйрәмнәренә 3‑4 көн ял бирелә, ә Яңа елда бары бер көн ял итәләр.
1923 елда Төркия Республикасы төзелгәннән соң, яңа календарь – Милади кабул ителгән. Шул чорда төрек теленә, халыкның киемнәренә, башка өлкәләргә шактый үзгәрешләр кертелә. Төркия акрынлап Европа тарафына йөз тота. 1936 елдан 1 гыйнвар рәсми рәвештә ял көне итеп игълан ителә. «Ел башы» бәйрәме барлыкка килә. Һәм гаилә эчендә үткән елны озату, яңа елны каршы алу чаралары үткәрелә башлый. Ә соңгы елларда «Ел башы» бәйрәменә игътибар кимегәнлеге сизелә, чөнки аны дини яктан хупламаучылар күбәйде. Шул сәбәпле бәйрәм итүдән баш тартучы гаиләләр дә бар. Шулай да Төркиядә Яңа ел рухы сизелә – кибетләрдә төрле уенчыклар сатыла, зур маркетлар бик матур итеп бизәлә. Әмма быел пандемия белән бәйле аерым чикләүләр кертеләчәк. Мисал өчен, 31 декабрьдә сәгать 21.00дән башлап, 4 гыйнварның 5.00 сәгатенә кадәр карантин игълан ителде. Җирле халыкка өй тирәсендәге кибетләргә генә барырга ярады, ә машина белән йөрергә рөхсәт ителми. Тик әлеге кагыйдә туристларга кагылмый.
Дөнья күләмендә Яңа елга багышланган рекламалар күп булса да, Төркиядә ул чагыштырмача күп түгел. Кыскасы, Россия белән чагыштырганда, Төркиядә Яңа ел рухы бик аз дияргә була.
Дини бәйрәмнәргә яңадан әйләнеп кайтсак, Рамазанны бәйрәм ае дияргә мөмкин. Һәр көн ифтар һәм сәхәр вакытларында махсус туры эфирлар, дини тапшырулар күрсәтелә. Истанбулның мәшһүр мәчетләре янында ифтар вакытында халык җыелып авыз ача. Анда танылган дин әһелләре, дини көйләр уйнаучы музыкантлар катнашында туры эфирда баручы тапшырулар төшерелә... Кафе-рестораннарда гаиләләре, дуслары белән очрашып авыз ачучылар күбәя. Җәйге вакытлар булса, халык сәхәргә кадәр урамда йөрергә мөмкин. Шәһәр паркларында пикниклардан кайтып кермиләр.
Ураза бәйрәменең беренче көнен төрекләр өйдә уздыра. Икенче, өченче көннәрдә өлкән туганнарына, якыннарына, дусларына йөриләр.
Төркия татар авыларында өйдән өйгә йөреп котлашу гадәте бар, ул бик матур уза. Кемгә барып керсәң дә, табын корылган, чәй кайнап тора. Өстәл тутырып кош теле, пәрәмәч кебек милли ризыклар әзерлиләр. Хәтерлим, Төркиягә күченеп килгән елларда төнге икеләргә кадәр шулай «бәйрәмләшеп» йөри идек. Көнгә унар гаиләне бәйрәм белән котлап барган көннәр булды.
Корбан бәйрәменең беренче көнендә бөтен кеше корбан чалу, корбан итен урнаштыру белән мәшгуль. Шуңа да котлашу, бер-береңә йөрү икенче, өченче көннәргә кала. Татарлар да төрекләр кебек үк бәйрәм итә: милли ризыкларыбыз белән бергә корбан итеннән кавырма ясыйлар. (Итне пешереп, бераз кыздыралар.) Төркиядә азык‑төлек башка әйберләргә караганда кыйммәт. Корбан чалу да арзан түгел. Мисал өчен, җиде кеше җыелып, уртакка чалган олы мал өчен, ким дигәндә, бер кешедән 20 мең сум чыга. Ә бер сарык 15 мең сум тирәсе тора.
Минемчә, Төркиядә Яңа ел якынлашканда иң популяр әйбер – лотерея. Ул ел дәвамында уйнатыла. Әмма «Ел башы лотереясе» махсус ясала һәм анда гадәттәгедән күбрәк акча уйнатыла. Бу лотереяне кешеләр чиратлар торып алып бетерә... Бик әкәмәт күренеш. Баштагы мәлдә моңа аптырый идем, Төркия бит мөселман кануннары буенча яшәүче ил. Тик аннан аңлаттылар: җыелган акчаның күп өлеше дәүләткә кала һәм хәйрия ярдәме булып төрле фондларга, балалар, картлар йортларына бүленеп бирелә икән. Шуңа күрә дә дин әһелләре каршы килми.
Әзерләде: Руфия Фазылова
Добавить комментарий