
Язның бер көне ел туйдыра
Юл – яшьләргә!
22 мая 2020

- Әйдә, утырып карагыз, хәзерге тракторлар бик уңайлы, – диде Константин.
Кызык булып китте: уйлап та тормыйча тракторга менеп утырдым.
Константин елмайды:
– Эссе түгелме, кондиционерны кабызыйммы? Нинди музыка тыңлыйсыз?
Тракторның салонына күз салам: кыйммәтле чит ил машинасы диярсең – әллә нинди күрсәткечләре бар.
– Бу сиңа элеккеге МТЗ тракторлары түгел икән, – дим.
– Әлбәттә, – ди юлдашым. – Йөргәндә дә кылтыр-калтыр бармыйсың…

БУА
Тракторда йөрү бәхете Буа районына баргач тәтеде. Майның кояшлы бер көнендә республика кырларындагы кызу эшне үз күзләребез белән күреп кайтырга ниятләдек. Сәяхәтне «Авангард» ҖЧҖнең «Яңа юл» бүлекчәсеннән башладык. (Ул «Ак Барс» ширкәтенә карый). «Яңа юл» Буа районындагы алдынгы хуҗалыклардан санала. Аның карамагында 5 мең гектар җир бар. Майның уникесенә бөртекле культураларны чәчеп бетергәннәр иде. Гомуми җирләрне бүлеп караганда: 1700 гектар бөртекле культуралар, 410 гектар җирдә шикәр чөгендере, 600 гектар соя (кытай борчагы), 400 гектардан артык кукуруз, 50шәр гектар майлы торма, горчица һәм башка культуралар утыртканнар.
– Ә майлы торма белән нишлисез? – дидем «Яңа юл» бүлекчәсенең баш хисапчысы Вероника Журавлевага.
– Табигый ашлама урынына кулланабыз. Узган ел беренче тапкыр утыртып карадык. Ошаттык. Майлы торма туфракны файдалы элементлар белән баета. Бу культура үскән җиргә узган ел көзге бодай чәчтек. Быел ул кырлар гөрләп утыра.

– Алайса майлы торма ашламаны алыштыра ала? Натураль ризык кына ашый башласак, дим...
– Өлешчә алыштыра. Тик бу ашлама кертмәскә дигән сүз түгел. Кызганычка каршы, ашламасыз, агусыз булмый. Чүпкә, бөҗәкләргә каршы да агу сиптерергә кирәк.
«Яңа юл» бүлекчәсендә майның уникесенә бөртекле культураларны чәчеп бетергәннәр. Ә басуга 4 апрельдә чыкканнар. (Бу якларда яз иртәрәк килә).
– Тик басуда кара көзгә кадәр эш барачак, – диде Вероника Журавлева. – Азрак чөгендер, кукуруз чәчәсе калды, пар җирләрен сукалыйсы бар. Аннан чәчелгән культураларны эшкәртәсе була. Сезон вакытында механизаторларга ял юк.
– Ә болай ялсыз эшләгән өчен алар күпме хезмәт хакы ала?
– Эшләвенә карап. Ел әйләнәсенә бүлсәң, механизаторларның уртача хезмәт хакы 30‑35 мең чыга. Мисал өчен, урып‑җыю чорында йөз меңгә кадәр алалар. Тагын чәчү вакытында аерым кызыксындыру чаралары бар: әйтик, тракторчы нормадан артык эшләсә, бер кисәтү дә алмаса, хезмәт хакының сиксән процентын өстәп, премия итеп түлибез.
Кызыксындыру чарасы моның белән генә бетми икән. Иң зур күрсәткечләргә ия булган өч механизаторга җиңел машина бирәләр.

ЮЛ – ЯШЬЛӘРГӘ!
Буа районында безне нәрсә гаҗәпләндерде, дөресрәге сөендерде: механизаторларның күбесе утыз яшькәчә. «Авылда яшьләр калмый», – дип лаф органда, биредә, киресенчә, кырда өлкәннәр азрак икән. Районның баш агрономы Раил Идрисовның бу уңайдан үз фикере бар:
– Югары белем алгач та, Буага – дәү әти, дәү әни янына кайттым. Әти-әниләр Казанда калды. Авылда чиста һавада яшәү үзе ни тора! Минем кебек уйлаучылар шактый, киләчәктә авылга яшьләр кайтыр, дип уйлыйм.
Баш аграном белән Буа җирләре турында сөйләштек.
– Безнең якта туфрак начар түгел, кара, уңдырышлы, – диде ул.
Уңдырышлы булса да, ашламасыз гына бүген бер культураны да үстермиләр. Сәбәбе – шунсыз зур уңыш үсми.


– Ашлама керткәнче, туфрак анализы ясыйбыз, – диде Раил Идрисов. – Туфракка нәрсә җитмәгәнен өйрәнәбез. Узган ел бу урында нинди культура үскән, анысына да игътибар итәбез. Ашламадан кала, туфракка известь, башкасы да кирәк. Кыскасы, фәлән тонна ашлама керттек, быел уңыш була дип уйлау дөрес түгел.
Яшь механизаторлар, дигән идем. (Һәрхәлдә, урта, өлкән яшьтәгеләр безнең күзгә чалынмады). Шундыйларның берсе – Константин Захаров. Ул әтисе белән эшли. Көндезге сменада берсе, төнгедә икенчесе.
– Мин өченче ел эшлим, – диде Константин. – Армиядән кайткач анда‑монда йөрдем. Һөнәрем буенча эретеп-ябыштыручы мин. Тракторны өч ел элек өр‑яңа килеш әтием Николайга бирделәр. Кайвакыт аңа ярдәмгә килә идем. Аннан соң үзем дә «Авангард» ҖЧҖнең «Яңа юл» бүлекчәсенә урнаштым.
– Яңа трактор кызыктырдымы? – дигән булам.
– Анысы да бардыр, заманча техника бик уңайлы бит. Тик төп сәбәп – хезмәт хакы начар түгел, айга 30‑35 мең тирәсе чыга. Көнен көнгә аванс, зарплата алабыз. Тормыш иткәндә иң мөһиме шул бит – кредит, коммуналь хезмәтләр түлисе бар.
– Бер сменага күпме җир эшкәртеп була? – дим.
– Һава торышы әйбәт булса, бер сменага 15‑20 гектар җир сөрелә. Мисал өчен, апрель аенда әти белән икебезгә 1 мең гектар җир сөрдек.
Константин өйләнгән, гаиләсе белән Буада яши. Көн саен ун чакрым ара килеп йөрүне бер дә авырсынмый.
– Ун минутлык юл, – диде ул. – Казанда эшләүчеләр сәгать буе эшкә бара әле...
Икенче яшь механизатор – Рәдис Тухватулловка 24 яшь. Өйләнгән, баласы бар. Әлеге оешмада 2016 елдан бирле эшли икән. Аны «универсал» диделәр. Сезонга карап теләсә кайсы техникага утыра.
– Тумышым белән Чүпрәле районының Яңа Цильна авылыннан мин, – диде Рәдис. – Буа аграр колледжын тәмамладым. Кулга диплом алгач, Буа шәһәрендә яшәргә калдым. «Яңа юл»га эшкә кердем. Башка бер җиргә дә эш эзләп бармадым. Тракторда эшлисем килде. Хәзерге тракторларны йөртү үзе бер рәхәт бит.
Без Буага барган көнне җир юешрәк иде – киченнән яңгыр яуды. Шуның өчен чит ил техникасының кайберләре кырга чыкмаган. Рәдис безгә кечкенә генә экскурсия ясап чыкты.
– Менә бу мин яраткан трактор – «Джон Дир». – Германиядән кайтарылган ул. Үзе җирне эшкәртә дә, чәчә дә. Орлыкны да пистолет кебек җиргә «атып» бара. Моңа тракторчыдан кала бер кеше дә кирәк түгел, барысын да үзе эшли. Чәчүлекнең күпмегә җитәсен дә күрсәтә. Утырып барырга да бик җайлы. Бердәнбер кимчелеге – юештә эшли алмый, чөнки ул зур, аңа никадәр агрегатны тартып барырга кирәк.
Бу трактор чынлап та гаҗәп. Чагыштыру өчен бер сан: безнең техника белән бер тәүлеккә 40 гектар җиргә чәчеп булса, «Джон Дир» йөз гектарга чәчә. Гадәттә, мондый заманча техникаларга яшьләр утыра икән. Кирәк очракта, Казанга барып семинарларда укып та кайталар.


КАМА ТАМАГЫ
Буа районыннан соң Кама Тамагына юнәлдек. Әлеге районнарны сайлавыбыз юкка түгел: беренчесе уңыш җыю буенча алдынгылардан санала. Ә Кама Тамагы киресенчә, бу исемлектә артта бара. Сәбәп нәрсәдә соң? Бу сорауга Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Вазыйхов җавап бирде:


– Кама Тамагы районы чын авыл хуҗалыгы районы гына түгел. Монысы, беренчедән. Бездә башка төбәкләр белән чагыштырганда туфракның уңдырышлыгы да түбән. Гел вак ташлардан торган басулар да бар. Таулар, үзәнлекләр турында әйткән дә юк. Андый җирләрдән ничек югары уңыш аласың? Ләкин бу эшләмәскә кирәк дигән сүз түгел. Район сәясәтенең бер тармагы – һичшиксез, авыл хуҗалыгы. Моңа иген үстерү, мөгезле эре терлек үрчетү дә керә.
Наил Вазыйхов район башлыгы булып бер елдан артык кына эшли. Шул вакыт эчендә авыл хуҗалыгы проблемаларын ныклап өйрәнгән. Һәм хәлне уңай якка үзгәртүнең берничә юнәлешен күрә икән.
– Моңа кадәр районда мең дүрт йөз гектар җир эшкәртелмәгән. Эш менә нәрсәдә: ул җирләр закон нигезендә, торгиларда сатып алынган. Иң аянычлысы – алар чәчелми тик ята. Сатып алучы аны милек итеп кенә алган, яки кайчан да булса яхшы бәягә сатып җибәрермен дип уйлаган. Шул җирләрне быел тиешле структуралар белән карап, тикшереп йөрдек. Хуҗаларга болай ярамаганлыкны аңлаттык. (Закон нигезендә, чәчелмәсә дә, хуҗадан җирләрен тартып алып булмый. – Авт). Фермерлар белән җир хуҗаларын очраштырып, килешү төзелде. Бу язда ул җирләр эшкәртелә башлады. Дөрес, мең дүрт йөз гектар
җирнең барысына да иген утыртып булмый. Мисал өчен, аның 500 гектары элеккеге алмагач бакчалары. Тик агачлар, куаклар картайгач, алар ташландык хәлгә килгән. Анда хәзер каен, нарат кебек агачлар да үсеп утыра. Аларны төпләп атып, чәчүлек җирләре ясау өчен фәлән кадәр акчалар кирәк. Миңа калса, ул иске алмагач бакчасын авыл хуҗалыгы җирләре исемлегеннән төшереп, урман хуҗалыгы фонды җирләренә кертергә кирәк. Бу мәсьәләне эшләп бетерәсе бар.
Район башлыгының тагын бер идеясе – зур кооператив төзү.
– Кеше үз мөлкәтенең хуҗасы икәнен аңлагач кына, күңелен биреп эшли башлый, – дип дәвам итте Наил Вазыйхов. – Эре агрохолдинглар башта зур тизлек белән күтәрелеп китәләр дә, шулай тиз арада килеп тә утыралар. (Эш башлаганда алар карамагына зур акчалар, яхшы техника була, аннан юкка чыга.) Зур холдинг белгенлеккә төшсә, аны районның күпчелек халкы сизә, ә кечкенә бер кооператив «очып төшсә» дә, ул гомуми массада сизелмиячәк.
Яңа башлык дәүләт ярдәме белән дә районның авыл хуҗалыгы тармагын күтәрергә уйлый. Журналыбызның алдагы санында «Агростартап» программасы турында язган идек. Шушы программа буенча районның 8 кешесе грант алган.
– Бүген дәүләт авыл кешесенә эш башлар өчен күп мөмкинлекләр бирә, – ди Наил Вазыйхов. – Ә шуны аңлап, үз эшләрен башлаучылар сирәк. Кайчак кулларыннан тотып йөртәбез. Әйе, мин аңлыйм, авыл кешесе җирдә эшләргә өйрәнгән. Кәгазь тотып йөгерү аның өчен ят. Тик грант алуның уңай якларын аңлаткач, башкалардан күреп тә, халыкның фикере үзгәрә. Фермер булырга теләүчеләр, иң беренче җир юклык белән очраша. Үз исеменә рәсмиләштермәгән җир турында сүз бара. Һәм бу гаҗәп тә түгел, гомер буе комбайнда эшләгән механизатор кайчан җир рәсмиләштерсен? Ул аңа кирәк тә булмаган. Ләкин тәҗрибә күрсәткәнчә, заманалар үзгәрә, үзеңә эшләргә мөмкинлек бар. Минемчә, моны кулдан ычкындырырга ярамый…





«ИКЕНЧЕ СМЕНАГА МЕХАНИЗАТОРЛАР ТАБЫП БУЛМЫЙ»
Кама Тамагы районының авыл хуҗалыгы бүлеге вәкилләре белән кырларны карарга чыктык. Көзге бодайлар ямь‑яшел булып тишелеп чыккан. Инде иртәрәк чәчкән арпа, бодай кебек культуралар да шытып, матур итеп баш калкыткан.
– Көзен чәчкән иген культуралары кышны әйбәт «уздырды», – диде җирле җитәкчеләр.
Кырдагы техниканы күреп, гаҗәпләнеп куйдым: Буа районында гел яңа техника иде.
– Бездә дә заманча тракторлар бар, – диде «Кызыл Шәрык» ширкәтенә караган «Олы Кариле» ҖЧҖ бүлеге җитәкчесе Вәкил Касыймов. – Соңгы өч елда берничә яңа чит ил техникасы кайтты. Теләсәгез, алып барып күрсәтербез. Бүген кукуруз чәчәбез, анда чит ил техникасы кирәк түгел.
Кама Тамагы районы җирләре өч агрохолдинг кулында. Шуларның берсе – «Кызыл Шәрык» ширкәте икән.
– Безнең карамакта алты мең гектарга якын җир бар, – диде Вәкил Касыймов. – Ике авыл җирлеге кырлары ул. Иген культуралары, рапс, көнбагыш
чәчүне майның уникесенә тәмамладык. Малларга ашатыр өчен берьеллык үлән чәчәсе калды.
Буаның «Яңа юл» бүлекчәсендә механизаторларның урта яше 30‑35 дисәләр, биредә 50‑55 яшь тирәсе икән. Басуда бары үзләренең авыл кешеләре генә эшли. Вәкил Касыймов үзе дә шушы җирлектә туып-үскән, гомер буе колхозда эшләгән.
– Эшче көчләргә кытлык бармы? – дим җирле җитәкчегә.
– Бар да, юк та. Икенче сменага механизаторлар табып булмый. Шуңа күрә бер смена итеп, көн яктысында эшлибез.
– Механизаторлар хезмәт хакы күпме ала?
– Уртача хезмәт хакы нинди техникада эшләвенә бәйле. Мисал өчен, МТЗ тракторында эшләүчеләр уртача 25 мең сум, чит ил техникасын иярләгән механизаторлар 50‑60 мең сумга кадәр ала.
Биредә көнбагыш күпләп утырталар. «Кызыл Шәрык»ның үзенең сыек май заводы бар, өлгергән көнбагышны шунда алып китәләр икән. Бер өлешен сатуга чыгарыр өчен дә әзерлиләр. Рапсны исә сату өчен үстерәләр.
– Рапс белән бал кортларына зыян китермисезме соң? – дим Вәкил Касыймовка.
– Юк. Мин үзем дә умартачы, ун оя кортларым бар. Гербицидны кичке якта гына сиптерәбез, аның кортлар өчен куркыныч булмаган төрен алып кайтабыз. Восапта район умартачыларның төркеме бар. Гербицид сиптерер алдыннан шунда хәбәр язабыз. Умартачылар кортларын иртәнге якта ябып торырга мөмкиннар.
Кырда эшләүче механизаторлар белән дә аралашып алдык. Берсе дә зарланмый, көнне төнгә ялгап эшли инде. Бу алар өчен күнегелгән шөгыль. Шуңа да авыл җирендә яшәүче, эшләүче кешеләргә зур игътирам белән карыйм. Җилме, яңгырмы, сырхаумы, алар – хезмәттә.
...Элек чәчү, урып‑җыю чорында авыл гөр килеп тора иде. Ир-атлар, үсмер балалар – барысы да бу эштә катнашты. Бүген хәл бүтән: чәчү бара икәнен белмисең дә. Моның төп сәбәбен заманча техникаларда дип күрдем. Кул хезмәте бик аз, яки бөтенләй кирәкми хәзер. Әлбәттә, бу яхшы. Агу, тузан сулап йөргәнче, авыл кешесе бүтән эш белән мәшгуль. Әйе, авылларда тормыш җиңеләя. Болай булса, бәлки, чынлап та авыр физик эштән шәһәргә «качып» китүчеләр кире туган якларына кайтыр? Һәрхәлдә, мин шуңа ышанам, өметләнәм…
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий