Йон эрләү
«Әбидә кунакта» - «Татарстан» журналы онытыла барган шөгыльләрне барлый
25 февраля 2021
Халкыбызны әйтәм, уңган да, булган да соң! Паласын да суккан, оекбашын да бәйләп кигән, казан асып, ашын да пешергән, маен да язган. Ә бүген безгә бу эшләрне эшләү түгел, хәтта сөйләү дә ят. Нишләмәк кирәк, заман белән бергә аерым шөгыльләр (сүзләр дә) тарих шүрлегенә урнаша бара... «Татарстан» журналы әнә шул ата-бабадан калган затлы һөнәрләрне, шөгыльләрне барларга булды. Яшь буын да колагына киртләп куйсын. Оныткан булсак, яңартыйк!
КАБА
Балык Бистәсе – шәл бәйләүчеләр ягы буларак дан казанган район. Биредә сабыйлар бишектә ятканда ук шәл бәйләргә өйрәнә, дип мәзәклиләр. Бишектә ятканда ук түгел инде түгелен, тик кул арасына керә башлауга, әниләр, дәү әниләр кыз балаларга инә тоттырган. Шулай итеп, узыша-узыша, өч буын шәл, йон оекбаш бәйләгән.
Балык Бистәсендә бүген элеккеге кебек шәл бәйләмиләр инде, чөнки сорау кимегән. Тик барыбер биредә хатын-кызлар кичләрен кул эшеннән башка уздырмый. Кем әйтмешли, эш канга сеңгән.
Олы Елга авылында яшәүче Дания апа Хөснетдиновада әле бу яшендә дә бер көн тик тормый – йон эрли, бәйли, сәйләннән картиналар ясый... Ә өендәге гөлләре! Гөлбакча диярсең! Хәтта чын ананас та үсеп утыра.
– Ананасны ашагач та, яфраклы ягын кисеп алып чүлмәккә утырткан идем, шуннан үсеп китте, – диде әбекәй.
Дания апа без килгәндә йонны, кабаны әзерләп куйган иде. (Үзе дә матур яулык, шәлләрен бәйләп, хаҗдан алып кайткан күлмәкләрен кигән.)
Сүзне озакка сузмый, эшкә керештек: иң беренче йонны язарга кирәк.
– Язгы йонны гына эрлиләр, чөнки көзгесен эрләп булмый, кыска ул. Анысы итек басу өчен генә ярый, – диде Дания апа.
Йонны язу әллә ни авыр эш түгел, чүпләрен аласың, кабартасың. Иң катлаулысы – эрләү. Әбекәебез язган йонны кабага беркетеп куйды. Каба – агачтан ясалган махсус җайланма ул. Аның очына тимер инә беркетелә. Бу йон кабадан төшеп китмәсен өчен кирәк. (Аерым якларда каба инәсез дә була.)
Хуҗабикә эш барышында үзенең кабасына бәйле тарихны да сөйләп бирде:
– Тормышка мин Яңа Чишмә районының Зирекле авылына чыктым. Ун ел яшәгәннән соң ирем үлеп китте. Тугыз һәм алты яшьлек улларым белән тол калдым. Аннан балаларымны ияртеп яңадан туган якка – Олы Елгага әйләнеп кайттым. Ә бу кабаны миңа Зиреклегә килен булып төшкәч, күрше бабай ясап биргән иде. Ул заманда да бөтен гаиләгә, күрше-тирәләргә йон эрләдем. Әлеге каба миңа бик якын, яшьлегем, балаларымның әтисе белән яшәгән елларның якты бер истәлеге. Шуның өчен дә Зирекледә калдырмадым аны...
ОРЧЫК
Йон эрләгәндә тагын бер мөһим эш коралы бар – орчык. Монысы инде каба кебек зур түгел, ә уч табаныннан аз гына озынрак, уртасы юанрак, ике баш‑башы очлы таяк. (Хәер, орчыкның ни икәнен өлкән, урта буын барысы да белә.)
Әбекәебез кабага йонны беркетте дә эрләргә кереште. Бик игътибар белән карап, тыңлап торганнан соң, без дә кушылдык. Тик... моның өчен чынлап та тәҗрибә кирәк икән: йә җебе өзелә, йә орчык әйләнми...
– Бер көндә генә йон эрләргә өйрәнеп булмый ул, – диде Дания апа. – Тырышлык, сабырлык сорый торган эш бу...
– Ә сез кемнән өйрәндегез? – дим.
– Әниемнән өйрәндем. Без алты бала – биш кыз, бер малай үстек. Әни барыбызга да күлмәкләрне үзе тегеп кидертте. Әтием оста итек басучы
иде. Ул алты баласына да итек басып бирде. Нинди авыр елларда да яланаяк, өс киемсез йөрмәдек.
Санаулы минутлар эчендә әбекәй (безнең ярдәм белән дә, әлбәттә) орчыкны тутырды. Ул арада алдан әзерләп куйган икенче орчыгын да чыгарды. Шулай итеп, ике орчыктагы җепләрне бер йомгакка чорнады. Мөгаен, иң җиңел эш шул булгандыр.
– Хәзер инде йомгактагы йонны янә орчыкка чорныйбыз – монысы кату дип атала, – диде Дания апа.
Кату, ягъни җепне орчыкка чорнау да шактый катлаулы эш. Төп хикмәт – орчыкны тиз әйләндерергә кирәк. Ә ул безнең кебек кулына беренче тапкыр әлеге эш коралын тоткан кешегә җиңел түгел. Дания апага күз салам – эрләү машинасы диярсең, кулы кулга йокмый!
Шулай итеп, ике орчыктагы җепләр дә бергә бәйләнде. Иң авыр эшләр төгәлләнде дияргә була, тик әле моның белән генә бетмәде...
Чираттагы адым – орчыктагы җепләрне аякка чорнау. Дөрес, хуҗабикә аны кулга чорнады. Ә элек хатын-кызлар, аякларын бөкләп утырып, эрләнгән җепне тез башына чорнаганнар. Исеме дә шуннан калган – аякка чорнау.
– Аякка чорнаганда кеше булса, яхшы, – дип аңлата Дания апа. – Берәү орчыкны әйләндерә, икенчесе җепне чорный. Бик бәләкәй чаклардан ук, әни, әбиләр безгә шулай җеп чорнаталар иде. Куллар арып бетә иде...
Җепләр орчыктан күчеп бетте. Хәзер ул ярты метр тирәсендәге озынча түгәрәк формага килде.
Чираттагы эш – җепне юу. Дания апа моның өчен «Фейри» куллана икән:
– Сарык йоны бик майлы була. Элек әче сабын белән юа идек, хәзер «Фейри» кулланам. Исе дә калмый, – диде.
Күбекле суда юып, ике‑өч тапкыр чайкап алганнан соң, җепләрне киптерергә куярга була. Ап-ак төскә керә алар. Җиңеләеп тә китә. Шуннан... йомгакка чорныйсы гына кала.
ЙОМГАК
Безнең халыкны әйтәм, йомгакка бигрәк иркәләп эндәшкәннәр инде. Кайчак сары, йомшак, нәни дә ул... Дания апаның йомгагына да шундый берәр назлы сүз табасы килде – үзе ак, җепләре тигез... Оста кулы эшләгәне күренеп тора!
– Булгач булсын инде, әйдә, бәйләп тә күрсәтәм, – диде әбекәй. – Сарык йоны оекбаш өчен әйбәт. Безнең балалар шундый оекбаш киеп үсте бит. Көннәр буе суыкта йөреп тә, аяклары туңмый иде, чөнки сарык йоны бик җылы.
– Ә бүген кияләрме соң? – дим.
– Юк шул, исләре китми. Ике улым да гаиләләре белән авылда яши. Җиде оныгым бар, Аллага шөкер. Оныклар кечерәк чагында кияләр иде әле, хәзер носкиларны кибеттән алалар.
Шулай да, оныклар күңелен күрим дип, Дания апа кибет йоныннан башмаклар, бияләйләр бәйли икән.
– Күчтәнәчкә дип тә бәйлим, кунакка чакырсалар да, алып барам, – диде хуҗабикә.
Мин исә әле һаман сарык йонына исем китеп утырам. Без дә йон оекбашлар киеп үскән буын. Нинди салкыннарда да, көн буе урамда йөреп, аяклар ник бер өшесен иде. Күңелдә тагын бер хатирә яңарды – дәү әниләр сарык йонын тез башларына бәйләп куялар, язын‑көзен галош төпләренә салалар. Имеш, болай эшләсәң, аяк авыртулары бетә...
– Әйе, авырткан җиргә кара сарык йонын куйсаң, ярдәм итә. Мин әле дә шулай эшлим, – диде Дания апа.
– Ак йон ярамыймы? – дим.
– Кара сарык йоны файдалы, дип әйтәләр инде. Әбиләрдән шулай калган. Гомер буе сарыклар асрадым. Әле дә асрыйм, Аллага шөкер. Арада гел бер кара сарык була. Әле менә кара бәрән туды...
– Алайса сез шуңа да кызлар кебек йөрисез инде? – дим Дания апага.
– Сарык йонының да файдасы бардыр. (Елмая. – Авт.) Аннары мин эш белән онытылып йөрим. Җәй көне бакча эшләре, балаларга ияреп җиләккә барам. Кайнатмалар кайнатам, күп итеп как ясыйм. Кышын тик тормаска дип, әнә шулай бәйлим, сәйләннән картиналар ясыйм.
Дания апа намазда. 2019 елда хаҗга барып кайткан, әле тагын барырга хыяллана. Дин белән дөньялыкны бергә алып баручы чын татар әбисе ул. Клубта узган төрле кичәләрдә катнаша. Олы Елганың үзе кебек актив тормыш белән яшәүче өлкәнрәк хатын-кызлары белән ел әйләнәсе төрле сәяхәтләргә баралар – Казан, Болгар, Свияжск... Берсе дә калмаган.
Ә сарык йонының файдасын сынап карарга киңәш итәм! Халык белми әйтмәс...
ЭШ БАРЫШЫ:
йонны язарга;
кабага куеп эрләргә;
ике орчыкны бергә йомгакка чорнарга;
катарга;
аякка чорнарга;
юарга;
йомгакка чорнарга.
Әзер! Хәзер инде җылы оекбаш, башмаклар бәйләргә дә була!
Фото: Лилиана Вәлитова
Руфия Фазылова
Добавить комментарий