
“Җырлашып-елашып аерылыштык!”
Сафиуллина Ирина өчен “Артек” ял итү генә түгел, ә белем алу лагере да була, чөнки ул анда пионервожатый булырга укып кайта.
19 июня 2025
- Мин Сафиуллина (Әхмәтҗанова) Ирина Рәшит кызы 1960 елның 1 гыйнварында ТАССРның Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында туганмын, - дип, үзе белән таныштырудан башладысүзне Ирина ханым. – 1981 елның августында бер төркем яшьләрне "Артек" лагерена махсус сменага җыйдылар. Анда безне вожатый булып эшләр өчен укыттылар.Безгә дәресләргә, семинарларга йөрдек. Смена ахырында барыбызга да "Вожатый-инструктор" таныклыгы тапшырылды.
Булачак воңатыйлар үзләре дә пионерлар кебекрежим буенча яши. Иртән тору белән зарядкага басалар, отряд һәм дружина белән төрле чаралар уздыралар, җырлар, речевкалар өйрәнәләр.
- Александра Пахмутова һәм НиколайДобронравов белән очрашу, аларның концерты күңелгә кереп калды, - дип дәвам итте сүзен Ирина ханым. - Аю-Даг тавына менүләрне, диңгездә коенуларны онытырлык түгел. Соңгы төнне бик зур учак янында уздырдык. Аерылышу бик моңсу булды, чөнки бер ай эчендә дуслашып, туганлашып өлгергән идек. Советлар Союзының төрле төбәкләреннән килгән төрле милләт яшьләре җырлашып-елашып аерылыштык. 44 ел гомер узса да, барысы да бүгенгедәй истә, хәтердә.
Бүгенге көндә Ирина ханым лаеклы ялда. Әмма өйдә утырырга яратмый, һаман да актив тормыш рәвеше алып бара. Тальянда уйный, фольклор ансамбленә йөри.
- Гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны киләчәк буынга өйрәтеп, күрсәтеп калдырасым килә, шуңа күрә төрле бәйрәмнәрдә, чараларда бик теләп катнашам, - ди ветеран, сүзен йомгаклап.
Әңгәмәдәш - Раушания Исхакова
Фотолар Ирина Сафиуллинаның шәхси архивыннан
Добавить комментарий