Закир Шаһбан: көч нидә сынала?
Моннан берничә ел элек Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан белән бер бәйрәмдә якыннан аралашырга туры килде. Шулвакыт аның эчке культурасына, зыялылыгына шаккаттым. Тагын бер нәрсә гаҗәпкә калдырды: тумыштан күрмәүче Закир абый бик мөстәкыйль икән. Өйдә ул сау ирләрнең дә күбесе эшләмәгән хезмәтләрне үти: үз‑үзен караудан башлап, коммуналь хезмәтләр өчен интернет аша акча күчерүгә кадәр, ә кызы кечкенә чагында аңа дәрес әзерләшкән. Закир абый – гаиләнең төп туендыручысы да.
21 февраля 2023
Тумыштан күрмәүче кеше төсләрне аермый. Шулай да Закир абый тормышын ак төсләрдә күрә, караңгылык яратмый. Холкы буенча да оптимист ул.
Закир абый тумышы белән Новосибирск өлкәсенең Чан районы Тармакүл авылыннан. Биш балалы гаиләдә иң өлкән бала ул. Әти‑әнисе гади эшчеләр. Ләкин гаиләдә әдәбиятка, сәнгатькә урын гел түрдән булган. Моңа бер генә дәлил – күрмәүче биш яшьлек улына әнисе гармун алып бирә. Шул бәхетле көнен Закир абый бүген дә хәтерли:
– 1971 ел иде ул. Яңа гармунымны кулга алдым да бармакларым белән телләренә басып карадым. Әһә, мин әйтәм, монда баскач тавыш калынрак чыга икән, монда – нечкәрәк. Тора‑бара көйләр чыгара башладым. Үзем уйныйм, үзем шатланам! Әти белән әни эштән кайткан төшкә яңа көй өйрәнеп куям. И, алар сөенә инде. Менә бәхет нәрсә икән ул!
Малайны Новосибирск шәһәрендәге күрмәүче балалар өчен махсус интернатмәктәпкә укырга бирәләр. Өйдән аерылу бик авыр булмасын дип, ата‑ана улларына радиоалгыч бүләк итә. Җиде яшьлек Закир шуның ярдәмендә сагыну әчесен онытып тора. Бу яшьтә туган авылың, якыннарыңнан аерылып кара әле!
– Интернатта укыганда радио иң якын дустыма әйләнде, – дип искә ала ул көннәрне Закир абый. – Шуннан татар җырлары, татар спектакльләре тыңлап, кич узганын тоймый да кала идем. Нәтиҗәдә, шул дулкында татлы йокыга да таласың...
Закир интернат-мәктәптә яхшы укый. Тырышлык, үҗәтлек – әлеге сыйфатлар кечкенәдән сеңә аңа. (Шулай булмаса биш яшеннән үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнә дә алмас иде!) Малайның музыкаль талантын мәктәптә дә күрәләр, төрле кичәләрдә чыгыш ясый. Һәм интернатмәктәпне тәмамлагач, ике дә уйламыйча, документларын Курск музыка училищесына бирә. Гармунда, баянда оста уйнаучы егетне монда да тиз күреп алалар.
ИСӘНМЕ, КАЗАН!
Училищены тәмамлагач, егет Новосибирск шәһәренең милли-мәдәни үзәгендә эшли башлый. Шунда «Тургай» исемле төркем оештыра. Егет-кызлар белән Себернең төрле шәһәрләренә гастрольләргә йөриләр. Озакламый Закир Шаһбан исемле җырчы егетнең барлыгын Себернең татарлар яшәгән күп төбәкләрендә беләләр. Бер конкурста Закир легендар җырчы Илһам Шакиров белән таныша. Тиз генә аралашып, Казанда очрашырга сүз куешалар. Бер елдан соң Закир Илһам абыйның өендә кунакта була, танышалар, сөйләшәләр.
Озак та үтми, егет иң зур хыялын тормышка ашыра – Казанга күченә. Һәм КДПИның музыка факультетына, ТРның халык артисты Мингол Галиев классына укырга керә:
– Халыкара «Татар җыры-1995» кә бик рәхмәтлемен, әлеге бәйге мине татар дөньясына танытты, – диде Закир абый. – Конкурска мине укытучым Мингол абый әзерләде, зур рәхмәт аңа! «Татар җыры1995» минем өчен зур баскыч булды. Ул чагында бу бәйгенең абруе бик зур, анда Россиядән генә түгел, бөтен дөньядан җырчылар катнаша иде. Конкурста мин «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленнән «Ала карга» һәм Салих Сәйдәшевнең «Җырларым» әсәрен башкардым. «Татар җыры»- ның жюри рәисе Илһам абый Шакиров иде. Ул минем башкаруда «Ала карга»ны нык яратты. «Бик үзенчәлекле башкардың», – дип, соңыннан да килеп әйтте. Нәтиҗәдә, шул җырым белән гала-концертка да эләктем, җиңүче дә булдым.
ЗАМАНЧА «ЗАМАН»
Закир Шаһбанны бик күпләр «Заман» төркеменең солисты буларак хәтерлидер. Сигез ел шунда хезмәт куя җырчы. Композитор Ганс Сәйфуллин чакыруы буенча килеп, тиз арада төркем егетләре белән дуслашып, бик күп гастрольләрдә йөрергә, җырлар яздырырга туры килә.
– Ганс Сәйфуллинны чын мәгънәсендә остазым дип кабул итәм, – ди Закир абый. – Җырчылар арасыннан аның җырларын иң күбе мин башкарам. Егерме ике ел буе без аның белән хезмәттәшлек иттек. Кызганыч ки, 2017 елда Ганс абый бакыйлыкка күчте. Юкса тагын күпме матур җырлар туган булыр иде әле...
Эстраданы карасаң, күп кенә музыкаль төркемнәр таркала. Татарда, руста да шулай ул. «Заман» да әнә шундыйлар рәтендә. Ничек кенә уңышлы эшләсәләр дә, Закир Шаһбан бер көн мөстәкыйль «йөзәргә» карар кыла.
– Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе каршында эшләүче «Заман» төркемендә дүрт егет идек, – ди ул көннәргә бәя биреп җырчы. – Бик тату эшләдек. Үз җырларыбызны да яздырып, башка җырчылар белән дә хезмәттәшлек иттек. Шуның аркасында үзебезнең иҗатка урын калмый башлады кебек. 2002 елда коллективтан китәргә булдым. Монда берәүне дә гаепләмим. Коллектив ул тере организм, шулай килеп чыкты. Егерме елдан артык үзем генә иҗат итәм. Әлбәттә, нәрсәнедер югалтканмындыр да. Ләкин артка юл юк, бары тик алга карап яшәргә кирәк.
«ТОРМЫШЫМНЫҢ ТӨП МӘГЪНӘСЕ – ГАИЛӘМ...»
Алда әйтелгәнчә, Закир Шаһбан КДПИга укырга керә. Ләкин ике елдан ул югары уку йортын ташлый. Моның сәбәпләре берничә: уку эшкә комачаулык итә, факультетның деканы гастрольләргә йөргән студентларны бик өнәп тә бетерми. «Без җырчылар түгел, ә укытучылар әзерлибез», – дип еш кабатлый торган була. Аннары, ул бит инде «картаеп» укырга кергән егет – курсташларыннан, ким дигәндә, җиде‑сигез яшькә зуррак. Һәм төп сәбәп – Закир абыйның әнисе вафат була. Бу кайгы утыз яше дә тулмаган егетне аяктан екмаса да, шактый кешелектән чыгара.
– Тормыш сынаулардан тора, – ди Закир абый. – Аларны җиңү зур батырлык. Кемнедер югалтасың, кемнедер табасың, бу шулай килә. Соңгы егерме елда тормышымның төп мәгънәсе – гаиләм. Алар өчен дип яшим.
Күпләр беләдер, Закир Шаһбанның җәмәгате Гөлүсә – шагыйрә, дипломлы педагог, логопед. Хәләл җефетенең администраторы да. Бүген алар бергә гастрольләргә йөри. Ә бит аңа кадәр Закир Шаһбан өч тапкыр гаилә корып караган, өчесе дә уңышсыз...– Гаилә корганда берәү дә аерылам дип уйламый, – ди Закир абый. – Ә минем менә шулай килеп чыкты. Илле яшькә кадәр яшәп тә бер тапкыр хатын‑кыз кулы тотып карамаган ир‑атлар бар. Ә миңа менә дүрт тапкыр өйләнергә туры килде. Әлбәттә, яшәгән саен гаилә кыйммәтләре үзгәрә. Хатын‑кыз белән ир‑ат мөнәсәбәтләре бик катлаулы өлкә. Гаилә коруга зур җаваплылык белән карарга кирәк. Үз башымнан кичкәнгә әйтәм – бер генә хатын белән яшәүгә ни җитә!
– Закир абый, ә сез нинди әти? – дим.
– Яхшы әти булырга тырышам. Тик төрле чак булгандыр: юаш та, таләпчән дә. Бөтен тормышымны кызыма багышларга тырыштым. Мәктәптә укыганда барлык фәннәрдән ярдәм иттем. Кызыбыз Алисәгә бүген унтугыз яшь. Югары уку йортында, менеджмент һәм идарә итү белгечлеге юнәлешендә белем ала. Заказга искиткеч тортлар пешерә, махсус укып чыкты.
«МӘСКӘҮДӘ ИЛҺАМ ШАКИРОВ ИСЕМЕНДӘГЕ КОНЦЕРТ ЗАЛЫ БУЛЫРГА ТИЕШ!»
Закир абый белән әңгәмә барышында, гел аның күңел кылларын тартырга тырышам: үзе белән бәйле берәр елата торган вакыйга сөйләмәсме? Тегеләй дә тартып карыйм, болай да... Ә ул үзеннән бигрәк, тормыш, мәдәният, сәнгать турында фикер йөртә, фәлсәфә кора. «Иң зур хыялыгыз нинди?» – дип тә сорап карадым. Сәламәтлеге турында әйтер дип фаразлаган идем, тагын ялгыштым...
– Иң зур хыялым – Илһам Шакиров исемен мәңгеләштерү максатыннан, Мәскәүдә бик зур концерт бинасы төзелсен иде. Башкалабызда бер миллионга якын татар яши. Гомумән, Россиядә татарлар сан ягыннан, руслардан кала, икенче урында. Илебез башкаласында татарны данлый торган шундый бина һичшиксез булырга тиеш. Аны татар концертлары өчен генә түгел, башка чараларга да кулланыла торган мәртәбәле урын итәргә мөмкин. Гомумән, милләт буларак саклану чараларын ныгытасы иде. Бөтендөнья татар конгрессына караган эшләрне тагын да көчәйтергә кирәк. Милли факторны үстерү, саклау чараларын күрергә кирәк. Мисал өчен, безнең Новосибирск якларында татар концертлары бөтенләй юк диярлек. Артистлар акча эшләп булмый дип бармый, ә җирле җитәкчеләргә ул бик кирәкми. Хәтта барган артистларны да кире бору очраклары булды.
«ТАТАРЧАМ, РУСЧАМ КАМИЛ»
Себер якларында туып үскән егетнең татарчасы ничек шулай камил? Закир Шаһбанга бу сорауны еш бирәләр. Моның сере бик гади – күп уку, аудиокитаплар тыңлау, татар җырлары, спектакльләр тыңлау... Популяр җырчы ук булырга хыялланмаса да, Новосибирскида яшәгәндә Закир Казанга килү теләге белән яна. Шуның өчен дә әдәби татар телен өйрәнә.
– Татар эстрадасына килгәч, татар телем камил булырга тиеш дигән максат куйдым. Аңламаган сүзләрнең мәгънәсен сорый идем. Нәтиҗәдә, татар телем бүгенге көндә камил һәм шуның белән горурланам. Ике дәүләт телендә дә иркенләп фикер йөртәм. Сәхнәдә дә сөйләргә бик яратам. Концертым җыр дәресе кебек бара: композиторларның биографиясенә басым ясыйм, җырның тарихын сөйлим. Һәм һәр концертта җырның авторларын әйтәм. Бу минем өчен бик мөһим.
...Тырышкан таба, ташка кадак кага, ди халык. Закир Шаһбан гомере буе әнә шуны раслап бара: теләк, максат булганда, бернигә дә карамыйча, үз дигәнеңә ирешә аласың. Даими рәвештә үзеңне камилләштерү, гел нәрсәгәдер өйрәнү – Закир абыйның тормыш девизы. Көчле затларның девизы!
ГӨЛҮСӘ ШАҺБАН:
– Янәшәңдә терәк булу кирәк. Үзеңдә ышаныч тоясың. Хатын‑кыз янында һәрвакытта ир булырга тиештер, дип уйлыйм. Ул аягыңда нык басып торырга ниндидер көч бирә. Шуңа күрә мин Закирның ышыгындадыр… Мин аның киңәшләренә таянам. Закирны Татарстанда белеп бетермиләр әле. Җырчы буларак түгел, ә нинди кеше икәнен диюем. Ул – шуның хәтле мөстәкыйль кеше. Тик аны һәрбер кешегә дәлилләп йөри алмыйм бит. Мәсәлән, аның минеке шикелле телефоны бар. Шуннан фатир өчен онлайн түли, акчаларны күчерә, Ютубка керә, тыңлый, хатлар яза, хатлар ала. Мөстәкыйль инде. Хәзерге заманда гади кешегә яшәү өчен нәрсә кирәк булса, ул барысыннан да файдалана. Хәзер бездә тышкы кыяфәтенә карыйлар да: «Мескен!» – диләр. Ә мескенлек бит ул түгел. Кешенең тышкы кыяфәтенә карап кына бәя биреп булмый. Мескенлек – кешенең эчке халәте ул.
Руфия Фазылова
Фотолар Закир Шаһбанның гаилә архивыннан
Добавить комментарий