Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Зарланмыйча эшләгән буын

Зарланмыйча эшләгән буын

Авыр вакытларга, кырыс заманнарга, кайчак түзеп булмаслык тормыш шартларына да карамастан, зарланмый-сукранмый, үз юлларында очраган бөтен кыенлыкны җиңеп, бу буын кешеләре алга атлаган, дөньяны ямьлерәк, уңайлырак итәргә омтылган. Алар юллар төзегән, күперләр сузган, электростанцияләр, заводлар салган, яу кырларында ватанны саклаган, сугыштан соңгы илне күтәргән. «Татарстан», үзенең каһарман якташлары белән очрашып, сезне әлеге фидакарь буынның маҗаралар тулы тормыш юлы белән таныштыруны дәвам итә.

25 ноября 2022

4 НЧЕ ТАРИХ
Надежда Сәфәрова ничек 66 ел мәктәптә хезмәт куйган
772

66 ЕЛЛЫК МӨГАЛЛИМЛЕК БӘХЕТЕ


Хәтеренә уелган бер көндә укытучы булырга карар кылган ач-ялангач икенче сыйныф баласыннан РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы дигән дәрәҗәле исемгә кадәр юл авырлыклар һәм сынауларга бик бай була. Әмма Надежда Сәид кызы Сәфәрова үзе кичергән барлык кыенлыклар турында: «Алар барысы да вак-төяк, чүп кенә!» – дип, җиңел итеп искә ала. Чөнки аның тормышында элек тә, хәзер дә иң мөһиме – балаларга мәхәббәт һәм аларның да аны яратуы.


Яхшы укытучы – яшь, әле ныгымаган балага дөрес юнәлеш һәм таяныр нокталар табарга мөмкинлек биреп, өлкәнлек дөньясына озатучы шәхес ул. Ә Надежда Сәфәрованың үз тормышында шундый юл күрсәтеп җибәрүче булганмы икән?
ӨЛКӘННӘР ДӨНЬЯСЫНА ЮЛАМАН
– Миңа ул вакытта сигез яшь чамасы иде. Таҗикстанның Регар шәһәре, 1946 ел. Бер салкын кыш көнне, чып‑чын зәмһәрир суыкта, күрше Коля абый каяндыр бер бидон керосин алып кайткан да шуны сатарга мине җибәрде. Ә миндә кием дигән нәрсәдән биленнән бау белән кысып бәйләнгән ирләр пиджагы, аякта ниндидер чүпрәкләр (оекбашлар юк) һәм 41 нче үлчәмдәге галошлар гына иде. Базарда шул керосин белән басып торганда, салкынның үзәгемә үтүен тоям. Кинәт берәүнең: «Кызый, керосин күпме тора?» – дигәнен ишеттем. Суыктан ярымүле иреннәремне көчкә селкетеп: «50 сум…» – дип җавап бирдем. Ул ир‑атның үзе белән акчасы булмыйча, миннән өенә кайтуымны үтенде. Барак ишеге ачылып китүгә, гаҗәеп хуш истән тәмам өнсез калдым. Бу укроплы борщ исе икән, ләкин мин ул вакытта андый ризыкны белми дә идем... Хуҗабикә миңа күз салып алуга ук барысын да аңлады. Мине табынга утыртты да савытка туп‑тулы итеп борщ салды. Һәм бер телем икмәк бирде. Мондый тәмле ризыкны башка беркайчан да ашамадым... Мин җылыдан һәм тамагым туюдан тәмам изрәдем! Ә аннары теге ханым шифоньерда актарынды да бер пар йон оекбаш тартып чыгарды, аягымдагы чүпрәкләрне сүтеп, шул оекбашларны кидерде. Бәхетемнең иге-чиге юк иде! Мине өенә алып кайткан ир‑атның рус теле һәм әдәбияты укытучысы икәнлеген соңыннан гына белдем. Ул көнне мин шуны аңладым: рус теле һәм әдәбияты укытучыларыннан да игелеклерәк һәм кешелеклерәк затлар юк икән. Һәм мин дә шундый булачакмын дигән карарга килдем.
0098
СТАЛИНАБАДТАГЫ ПАРИЖ КЫЗЫ
Надежда Сталинабад шәһәренең бер мәктәбендәге тәүге дәресен һаман да хәтерли, бу мәктәпкә аны, пединститутның өченче курсын тәмамлаганнан соң, практикага җибәрәләр. Унынчы сыйныфта Маяковский иҗатына багышланган дәрес була ул.
00
– Мин бер укучыны такта янына чакырдым. Ул совет паспорты турында шигырь укый башлады. Аңа якынаюым булды, бөтен класс кинәт шаркылдап көлеп җибәрде. Ә мин ни булганын аңлый алмыйм! Соңыннан төшендем – буем ул укучының күкрәк тирәсеннән артмаганга, бу кырыйдан караганда чыннан да бик көлке күренә икән. Кич белән ул хәлне апама көлә‑көлә сөйләдем. Ул, бер сүз әйтмичә, шкафтан аяк киеме тартмасы тартып чыгарды, ә анда – Кытайдан кайтартылган 10 сантиметрлы үкчәле замша босоножка. Әнә шулай итеп мин буйда укучыларым белән бераз тигезләштем. Шул вакыттан бирле биек үкчәле туфлине салмадым! Мөгаен, нәкъ менә шуның аркасында укучылар мине үзара «парижанка» дип атагандыр да инде.
ЧЫП-ЧЫН АВАНТЮРА
Таҗикстанда дүрт ел эшләгәннән соң, Надежда ире һәм кечкенә улы белән бергә җәмәгатенең туган ягына – Татарстанга күченеп кайта. Биредә аны тәүге сынау көтә – Сәфәровлар гаиләсе төпләнгән Лениногорск шәһәрендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы вакансиясе юк икән…
– Эшсез утырмас өчен, мин «Завета Ильича» газетасы редакциясенә татар теленнән русчага тәрҗемәче булып урнаштым. Бу чып‑чын авантюра иде, чөнки, Златоустта туып, Урта Азиядә яшәп, минем татарчаны әти-әниемнән генә ишеткәнем бар иде, ә үзем исә татарча бөтенләй сөйләшмим. Ул чорда калын‑калын ике сүзлек өстәл китабыма әйләнде. Телне кыр шартларында өйрәндем дияргә була. Әлбәттә, көтелмәгән хәлләр дә килеп чыккалады. Бервакыт миңа колхозларның язгы чәчүгә ничек әзерләнүе турында материал килеп керде. Һәм менә текстта «карданваллар эшлиләр» дигән сүзләре булган бер җөмлә очрады. Мин «карданвал» сүзе барлыгын белми дә идем һәм аны сүзен‑сүзгә тәрҗемә иттем: кардан валлар ясыйлар. Сез ул хаталы тәрҗемә өчен миңа ничек эләккәнен күз алдына да китерә алмыйсыз! Тик минем үз аңлатмам бар иде: кар валлары – басуларда кар тоту, суны янга калдыру өчен кирәк. Редакциядә эшләгән елларым минем өчен чын татар теле мәктәбенә әйләнде, мактану булса да, мин бу имтиханны менә дигән итеп тапшырдым дип әйтә алам, чөнки күп еллар узгач, мине шәһәр мәгариф идарәсенә татар теле укытырга чакырдылар бит!
МӨҺИМ ДӘРЕС
Вакыт тәгәрмәче алга тәгәри, һәм Надежда үз белгечлеге буенча эшкә урнашу мөмкинлеге таба – ике балалар йортыннан оештырылган интернат-мәктәпкә тәрбияче булып керә. Эшнең беренче көнендә үк героинябыз диплом белән түгел, ә тормышның үзендә укытучы булырга ярдәм иткән сабак ала.
– Миңа 4 нче сыйныф эләкте, ул бик төрле иде: бер балага – 10, икенчесенә 15 яшь... Авыр язмышлы, четерекле холыклы балалар – барысы да ятим. Менә беренче эш көнем тәмамланып килә. Балалар кичке аш ашады, өй эшләрен хәзерләде, көндәлек гигиена процедуралары үтте. Мин, аларга тыныч йокы теләр өчен, башта кызларның йокы бүлмәсенә кердем. Анда бик җылы мохит – һәр тумбочкада курчак яки матур рәсем тора, кызлар серләшә, кеткелдәп көлеп ала. Аларга тәмле төшләр теләгәч, утны сүндереп чыгып киттем. Чиратта – малайлар. Керсәм, аларда йокы бүлмәсе түгел, ә казарма икән – сукно одеяллар астыннан кырылган башлар гына чыгып тора. Йөрәгем кысылып куйды. Малайлардан хәлләрен сорашам. Аларның берсе (исемен әле дә хәтерлим – Әхнәф иде) үз янына килүемне сорады. Болай гына, сөйләшер өчен генә. Ниндидер юк‑бар турында... Аның өстенә яптым да, җилкәсеннән сөеп, тыныч йокы теләдем. Утны сүндерергә җыенган гына идем, тагын берсе: «Ә минем янга?» – димәсенме? Һәм ул сүзләр кырык тапкыр әйтелде. Йокы бүлмәсеннән чыгуга, елап җибәргәнемне хәтерлим. Тормыш миңа бик мөһим дәрес биргәнен аңладым – һичкем кыерсыта алмас булып тоелган әлеге тәртипсез, көчле малайлар мәхәббәт, игътибар һәм җылылыкка кызларга караганда да күбрәк мохтаҗ икән.
ПЕНСИЯГӘ ЧЫГЫП 20 МИНУТ ҮТҮГӘ...
Интернат-мәктәптән соң Надежда Сәфәрова берничә ел Лениногорскиның төрле мәктәпләрендә тел һәм әдәбият укыта, аннары исә шуларның берсенә директор итеп чакыралар. Ә соңыннан, хезмәт юлының ахырына табарак, шәһәр мәгариф идарәсенең методик кабинетын җитәкләргә тәкъдим итәләр. Лаеклы карьераны лаеклы рәвештә тәмамлау да кебек, бер карасаң. Ләкин Надежда бу ноктадан соң нинди зур өтер куелачагын хәтта күз алдына да китерми!..
– 1992 ел иде ул. Мин әле генә пенсияне хисаплаттым да, шәхси әйберләремне җыеп, моңсу гына өйгә юл тоттым. Йозакның ачкычын борганда, фатирның түр ягында телефон шалтыраганын ишеттем, тизрәк кереп, трубканы алдым. Педагогика институтыннан шалтыраталар – анда әле генә ике яңа бүлек ачылган һәм кадрлар проблемасы көн үзәгендә икән. Хөрмәтле Надежда Сәидовна борынгы славян теле курсын алып бара алмас микән? Ә борынгы рус телен? Ә, бәлки, мантыйк дәресләрен дә? Этика курсы турында ни әйтә аласыз? Ә эстетика мәсьәләсендә? Диалектология турында ни уйлыйсыз? Алай булгач, тел белеменә кереш белән культурологияне дә алып буладыр? Һәм чит ил әдәбиятын да, әйе, барлык дүрт гасырныкын…
Шулай итеп, пенсиягә чыгып нәкъ 20 минут узуга, мин 17 предмет укытучысы булдым. Әлбәттә, бу язмыш бүләге иде. Миңа эшләргә генә түгел, ә чын мәгънәсендә көн‑төн тир түгәргә туры килде – университет белемнәрен искә төшерергә һәм арттырырга кирәк иде. Чөнки студентларымның дәресләрдә вакыт уздырып түгел, ә авыз ачып тыңлавын һәм лекцияләрдән әсәрләнеп кайтып китүләрен теләдем. Ул чорда мин бөтенләй йокламаска өйрәндем! Бик кызык, мавыктыргыч, дулкынландыргыч вакытлар иде – бу минем өчен чын имтихан булды! Талантлы студентларның хезмәттәшләремә, ягъни укытучыларга әверелү процессын күзәтеп ләззәт алдым. Нәкъ менә шул вакытта Ходайның мине әнә шулай эш аша яратуын һәм саклавын аңладым. 95 нче елда улым һәлак булды бит. Әгәр эшем булмаса, мин ул кайгыны кичерә алмас идем. Тагын 10 елдан иремнең гомере өзелде, ул чакта да мине эшем коткарды…
8(1)
ДӨРЕС КИТАПЛАР
20 ел институтта тир түккәннән соң, Надежда тынычлангандыр дип уйлыйсыз икән, сез бик ялгышасыз! Укытучылык эшләре тәмамлангач, репетиторлыкка багышланган унъеллык башлана.
– Безнең яшьлек чорында репетиторлар булмады. Чөнки аларның кирәге дә юк иде. Сер түгел, хәзерге балаларның белем дәрәҗәсе, без «дөньяда иң укый торган ил» булган вакыт белән чагыштырганда, кими төште. Әйе-әйе, балалар укудан туктады һәм барлык кирәкле мәгълүматны бармак белән бер генә төртеп интернетта таба алабыз дигән иллюзия сазлыгына батты. Ләкин мәгълүмат белем белән бер түгел! Ул мәгълүматлар белемгә әйләнсен өчен, баш мие анализ, синтез, чагыштыру, абстрактлаштыру, гомумиләштерү кебек искиткеч зур эш башкарырга тиеш. Моны чынга ашыруның бер генә ысулы бар – китаплар. Ул гына да түгел, мин әле сезгә укытучы өчен һич килешмәгән бер фикерне дә әйтәм: грамоталылыкка махсус өйрәнү дә кирәкми – күп итеп уку да җитә. Мин үз укучыларымны укырга гына мәҗбүр итеп калмадым – аларга әдәбиятны тарихи контекстка бәйләп бирә идем. Шул рәвешле балада китапның эчтәлеге белән кызыксыну да уяна, аның дөньяга карашы да киңәя. Уку тәмен тойган кешенең тышкы яктан да үзгәрүен күреп сокланасың, аның җилкәләре тураеп китә, күз карашы да ничектер терерәк һәм үткенрәк була, ә иң мөһиме – ул бәйләнешле сөйләме һәм сүз байлыгы белән аерылып тора. Миндә ымлыклар белән генә сөйләшкән бер кыз бар иде. Сыйныфта да аны, әлбәттә, читкә тибәрәләр иде. Әмма дәресләребез ярты ел да бармагандыр, кызны санга сукмаган сыйныфташлары ничек тә аның тирәсендәрәк булырга тырыша башлады, чөнки ул теләсә нинди темага шундый мавыктыргыч итеп фикерен әйтеп бирергә өйрәнде! Ә моның сере исә – дөрес сайланган китапларда.
IMG_8319
ШУЛАЙ ИТЕП, ПЕНСИЯГӘ ЧЫГЫП НӘКЪ 20 МИНУТ УЗУГА, МИН 17 ПРЕДМЕТ УКЫТУЧЫСЫ БУЛДЫМ. ӘЛБӘТТӘ, БУ ЯЗМЫШ БҮЛӘГЕ ИДЕ. МИҢА ЭШЛӘРГӘ ГЕНӘ ТҮГЕЛ, Ә ЧЫН МӘГЪНӘСЕНДӘ КӨН‑ТӨН ТИР ТҮГӘРГӘ ТУРЫ КИЛДЕ.

2020 елда мин олы тормыш юлына соңгы укучымны озаттым. Ягъни мөгаллимлек стажым, әйтергә дә куркыныч! – 66 ел дәвам итте. Мин гомерем зая узмады дип горурланып әйтә алам. Укучыларым миңа гел шылтыратып тора, кунакка киләләр. Сыйныфташлары белән очрашканда, минем дәресләремне генә искә төшергәннәрен бик еш телгә алалар... Укытучы өчен шуннан да зуррак бүләк бармы? Мин бәхетле кеше!
5 НЧЕ ТАРИХ
Валерий Барсуков ничек 3 мең километр юл салган
_MG_9818-1

ТӘКЪДИРГӘ ЯЗЫЛГАН ЮЛДАН


Валерий Барсуков 45 ел гомерен юл төзелешенә багышлаган. – Бу вакыт эчендә күпме юл салганыгызны, күпмесен төзекләндергәнегезне, яңартканыгызны санаган юкмы? – дип сорыйбыз аңардан. – Күптән түгел чамалап караган идем – 3,5 мең километрдан артык килеп чыкты. – Соң бу бит Казаннан Красноярскига барып җиткән кебек!
Әдәби тәнкыйтьчеләр рәхәтләнеп китап укый, ә театр тәнкыйтьчеләре ләззәтләнеп премьера карый алмый, диләр. Кызык, трасса һәм магистральләр төзүче осталар рульдә үзләрен ничек хис итә икән?
– Автомобильгә утыруга ук, миндә юлларны тәнкыйтьләүче уяна, – дип көлә Валерий Игнатьевич. – Хәтта калганнар юлның уңайлылыгына сокланганда да, мин, үзем дә сизмәстән, җитешсезлекләрне билгеләп үтәм: «Менә монда тагын да яхшырак эшләргә мөмкин иде, ә монда бераз гына җитеп бетмәгән».
ГАСЫР ТӨЗЕЛЕШЛӘРЕНДӘ
1970 нче елларда юллар начар була. «Каздорстрой» предприятиесенең яшь инженеры Валерий Барсуковка хезмәт куярга туры килгән тәүге колачлы проектларның берсе – Казан – Яр Чаллы юлы.
– Ул елларда юл төзелеше җиңелләрдән булмады, – дип искә ала ул. – Асфальт-бетон заводларын үзебез төзедек, вак ташны Уралдан ташыдык, кайчагында бу үзе бер зур мәсьәлә иде. Техникага килгәндә, анысы да әллә ни мактанырлык алдынгы түгел, барысы да кул белән, автоматикасыз башкарылды. Хәзерге кебек 3D үлчәмдә эшли торганнары каян булсын!
Бу эшләр ун елга якын дәвам итә, аннары «Каздорстрой» башка проектларга алына. Әйтик, Казанны төньяктан әйләнеп узу юлы. Яки тагын бер «гасыр төзелеше» – Чулман аша Саескан Тавы авылы белән Алексеевское арасында күпер. Сүз уңаеннан, нәкъ менә Алексеевск районында Валерий Игнатьевның язмышы яңа борылыш ясый – ул вакытта төзелгән «Алексеевскдорстрой» компаниясе командасы озак елларга аның хезмәт гаиләсенә әверелә. Республикабыз куйган иң җитди бурычларны алар бергәләп хәл итәргә алына – 32 районда юлсызлык проблемасына каршы көрәшкә күтәреләләр.
ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ХОЛЫК ИЯЛӘРЕ
– Юл төзүчеләрнең менталитеты үзгә, – дип сөйли Валерий Игнатьевич. – Уйлап кына карагыз, алар һәрвакыт эшне ялан кырдан башлый! Димәк, алар өчен барлык шартларны – бәдрәфен дә, ашханәсен дә оештырырга кирәк. Кайда яшәячәкләрен дә күзаллау зарур. Шуңа күрә безгә җитештерү процессын оештыру, заманча технологияләр, яңа материалларны кулланышка кертү, юл эшләренең сыйфатын күтәрү генә түгел, кешеләр турында да кайгыртырга туры килде.
Кайчагында юл төзүчеләр берничә ай гаиләләрен күрми яши. Бик сабыр һәм үз эшенә бирелгән кешеләр генә мондый хезмәткә сәләтле. Гадәттә, шундый һәр төзүченең гаиләсе дә шундый ук сабыр һәм тугры була.
– Ягъни ул бик таушалдыра торган эш?
– Иртәнге алтыда син инде эштә, кичке унда өйгә кайтасың. Ял көннәре, нигездә, кышын гына. Әмма әллә ни «таушалмадым», күрәсез, исән-сау, – дип көлә Валерий Игнатьевич. – Бу безнең яшәү нормасы иде – без, юлчылар, моңа күнеккән. Кызыксындыру чарасы дигән нәрсә белән дә тәртип иде – яхшы түләделәр, совет идеологиясе дә ярдәм итте. Чын осталар – Владимир Иванович Усатенко, Ринат Хәбиб улы Шәфыйков, Игорь Васильевич Ярцев һәм, әлбәттә, Фоат Вәли улы Вәлиев җитәкчелегендә эшләп үсүем белән дә бик уңдым...
_A060206
БӘХЕТЛЕ ОЧРАК…
Ә бит язмыш бөтенләй башкача да язылырга мөмкин булган. Яңа гына мәктәп тәмамлаган Валерий юл төзүче карьерасы турында хыялланмаган да – ул шунда ук берәр эшкә урнашырга ниятләгән. Әмма дуслары Казан инженерлык-төзелеш институтына укырга кереп карарга күндерә. Дуслар барысы бергә укырга тели. Нәтиҗәдә, бөтен компаниядән ул берүзе генә укырга керә ала.
– Әйе, хезмәт юлын шундый очраклылык белән башлап җибәрдем, – ди Валерий Барсуков. – Ә чынлыкта бөтен язмышны билгеләгән эшемне тапканмын икән! Мин бу эшне бик яраттым.
– КАЙЧАГЫНДА ЮЛ ТӨЗҮЧЕЛӘР БЕРНИЧӘ АЙ ГАИЛӘЛӘРЕН КҮРМИ ЯШИ. БИК САБЫР ҺӘМ ҮЗ ЭШЕНӘ БИРЕЛГӘН КЕШЕЛӘР ГЕНӘ МОНДЫЙ ХЕЗМӘТКӘ СӘЛӘТЛЕ. ГАДӘТТӘ, ҺӘР ШУНДЫЙ ТӨЗҮЧЕНЕҢ ГАИЛӘСЕ ДӘ ШУНДЫЙ УК САБЫР ҺӘМ ТУГРЫ БУЛА.

Ул гаилә династиясенә дә нигез сала – Валерий Игнатьевичның энесе Юрий да, бертуганнарының өч улы да аның эзеннән китә. Хәер, Барсуков гаилә династиясе генә түгел, хезмәт династиясен дә булдыруга ирешкән.
– Башта мин инженер-техник хезмәткәрләрне укыту һәм аларның квалификацияләрен күтәрү эшен оештырырга тиеш идем – «Алексеевскдорстрой» миңа шундый бурыч куйды. Эш күп дигәндә ике елда төгәлләнер дип күзалланган иде. Тик, нәтиҗәдә, мин анда егерме елга якын калдым. Баш инженер буларак, безгә лаеклы алмаш кирәклеге турында һәрчак уйлап йөрдем. Ул яшьләр инде күптән сыйфатлы юллар төзи алырлык тәҗрибәле, белемле белгечләргә әйләнде. Гасырлар буе торырлык юллар дип әйтергә дә курыкмыйм! Димәк, чыннан да, алмаш лаеклы булып чыкты.
6 НЧЫ ТАРИХ
Александр Герасимов республика юлларын ничек асфальтка төргән
WhatsApp Image 2022-10-31 at 14.43.15

ДИНАСТИЯДӘН БЕРЕНЧЕ


Александр Герасимов – Татарстан тарихында беренче тапкыр республика юлларын асфальтка төрә башлаган юл төзүчеләр буынының лаеклы вәкиле ул.
Тыгызланган, урыны белән вак таш ярдәмендә ныгытылган киң балчык тасмадан гыйбарәт юл яз‑көз үтеп чыккысызга әйләнә, хәтта тракторлар да батып кала. Сөт ташый торган машиналар бистәләргә, авылларга бик авырлык белән барып җитә. Ә «ашыгыч ярдәм» ролендә исә җигүле ат кына йөри ала. 1960 еллар азагында Татарстан районнарында юллар әнә шундый булган. Кукмара районында да хәлләр шулайрак торган.
– Мәктәпне тәмамлап, һөнәр сайлаган чагым иде. Казан инженерлык-төзелеш институты (хәзер – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты – ред. иск.) проспекты кулыма эләкте. Шуны укыгач, кызыксынып киттем. Әнә шулай итеп юл төзелеше фа‑ культетына укырга кердем. Һәм анда Кукмара районыннан иң беренче студентларның берсе булдым – нигәдер безнең төбәктән миңа кадәр андый белем алырга теләүче табылмаган. Гаиләдә исә мин беренче юл төзүче булдым – аңарчы финансистлар гына иде, – дип сөйли Александр Герасимов.
Профильле белем алганнан соң, ул үз районына кайта һәм Кукмара юл‑төзелеш идарәсенә эшкә урнаша.
ЧҮМЕЧЛӘП САНАДЫК...
Үзең төзегән юл буйлап беренче тапкыр грейдерда узу онытылмаслык хис-тойгылар уята! Шул бәхетле мизгелләр бәрабәренә булса да, көн‑төн бер үк төрле ялыктыргыч хезмәт белән шөгыльләнеп, юл дигән нәрсәнең исе дә булмаган урында яңа трасса түшәү кирәктер инде ул.
Һөнәр серләрен үзләштерүдә Александр Анатольевичка тәҗрибәле остазлар – Кукмара юл‑төзелеш идарәсе җитәкчесе Равил Хәсәнов, аның урынбасары Фаил Газизов, баш инженер Зоя Сухарева һ.б. ярдәм итә. Кукмара районы нәкъ менә шундыйлар тырышлыгы белән тәүге яхшы юлларга ия була.
– Ул вакытта төзелеш технологияләре бөтенләй башка иде. Хәзер без асфальтсыз юлларны күз алдына да китермибез, ә ул чакта асфальт әле барлыкка гына килде. 1983 елда Кукмарада асфальт-бетон заводы һәм битум чыгару цехы ачылды, үз «КАМАЗ»ларыбыз булдырылды, квалификацияле хезмәткәрләр барлыкка килде, һәм без юлларга асфальт сала башладык, – дип искә ала Александр Герасимов. – Хәзер бу заводта асфальтбетон җитештерү буенча чит ил линиясе көйләнгән, ул компонентларның нисбәтен автомат рәвештә билгели. 80 нче елларда исә безгә бу компонентларны якынча процентлар нисбәтендә экскаватор чүмече белән үлчәргә туры килде.
WhatsApp Image 2022-10-31 at 14.43.18 (1)
УРАП УЗУ ҖИҢЕЛ ТҮГЕЛ
Шул ук вакытта совет чорында булдырылган кайбер технологияләр заманча технологияләрдән һич калышмый. 2010 нчы еллар уртасына кадәр Кукмара заводында дистәләрчә ел хезмәт итәргә сәләтле материаллар җитештерелгән. 2010 нчы еллар башында районга «Татавтодор» генераль директоры Айрат Шәймиев килде һәм Кукмара юлларының әле 2000 нче елларда ук салынуын белгәч шаккатты. Юлларның сыйфаты белән бик канәгать калды.
Александр Герасимовның иң яраткан объектларыннан берсе – Кукмараны урап узу юлы.
– Кешеләр, ник трассаны турыдан гына төзеп булмый соң, дип бик еш сорау бирә. Ә эш шунда ки, «туры» юл салынасы җирдән күп кенә коммуникация – торбаүткәргечләр, газүткәргечләр уза, кайчак төзелеш вакытында бик иске каберлекләр һ.б. шундыйлар табыла. Боларның барысын да, бөтен төзелеш нормаларын һәм кагыйдәләрен саклап, ясалма корылма, юлүткәргеч һәм күперләр ярдәмендә урап үтәргә кирәк. Кукмараны урап узу юлында, мәсәлән, тимер юл аша юлүткәргеч төзергә туры килде. Әмма Татарстанның башка юлтөзелеш идарәләрендәге коллегаларыбыз ярдәмендә без бу трассаны 1,5 ел эчендә эшләп чыктык. Хәзер инде ул, әлбәттә, төзекләндерүгә мохтаҗ, юл өслегендә дулкын пәйда булды. Ләкин әлеге трасса 20 елдан артык хезмәт итте.
КЕШЕЛӘР, НИК ТРАССАНЫ ТУРЫДАН ГЫНА ТӨЗЕП БУЛМЫЙ СОҢ, ДИП БИК ЕШ СОРАУ БИРӘ. Ә ЭШ ШУНДА КИ, «ТУРЫ» ЮЛ САЛЫНАСЫ ҖИРДӘН КҮП КЕНӘ КОММУНИКАЦИЯ– ТОРБАҮТКӘРГЕЧЛӘР, ГАЗҮТКӘРГЕЧЛӘР УЗА, КАЙЧАК ТӨЗЕЛЕШ ВАКЫТЫНДА БИК ИСКЕ КАБЕРЛЕКЛӘР Һ.Б. ШУНДЫЙЛАР ТАБЫЛА. БОЛАРНЫҢ БАРЫСЫН ДА ЯСАЛМА КОРЫЛМАЛАР, ЮЛҮТКӘРГЕЧЛӘР, КҮПЕРЛӘР ЯРДӘМЕНДӘ САК КЫНА УРАП УЗАРГА КИРӘК.

ЮЛ ТӨЗҮЧЕ – ГАИЛӘ ҺӨНӘРЕ
Александр Герасимов бу тармакта 45 ел хезмәт куя, күп төрле зур һәм кечкенә проектларны гамәлгә ашыруда катнаша. Күптән түгел ул пенсиягә чыга, әмма хәзер дә әлеге тармакның хәл-әхвәле белән кызыксынып тора. Юл төзекләндергән яки яңа юл салган җирләрдә «үз кеше»ләрен күрсә, туктарга, гәпләшеп алырга тырыша.
Бу һөнәргә биргән бер көненә дә үкенми ул, мәхәббәте шулкадәр көчле була ки, Александр Анатольевичның кызы Светлана да әтисе юлыннан китә.
Фото Надежда Сәфәрова, Александр Герасимов архивыннан алынды, Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: