Затлы нәсел дәвамчысы
– Иртәнге алтыда тордым, сезне көтәм. Инде борчыла башлаган идем, Казан белән Чаллы якын юл түгел бит, – дип каршы алды безне Ирек Уразаев. Кул биреп күрешкәч тә, беренче килгән уй: «Чәчен буяган, ахры...» Хәер, кара чәче генә түгел, көр тавышы, солдат кебек төз гәүдәсе дә игътибарны җәлеп итте. Ирек абыйга 91 яшь икәнен алдан белмәсәм, аңа җитмештән дә артыкны бирмәс идем. РСФСРның атказанган укытучысы Ирек Уразаевның узган юлы турында китап язарлык.
21 декабря 2022
Һәм ул китап язылган да. «Үткән гомер: хәтердә калганнар» исемле китабын укыганда күздән яшь кипмәде. Өстәвенә, матур тел белән язылган – әдәби әсәр укыган кебек, аерым урыннары бигрәк тә күңелгә үтеп керде.
Ирек Уразаев укытучы гаиләсендә туа. Бабалары да морзалар, муллалар нәселеннән. Аның архивында хәтта 19 нчы гасыр азагында төшкән сурәт тә саклана. Анда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллимнәре җыелган, араларында Ирек абыйның бабасы да бар...
Әтисе Таһир мөгаллим Актаныш районының төрле авылларында балалар укыта. Аның белән бергә гаиләсе дә күчеп йөргән. Ирек абый исә Усы авылында дөньяга килә. Аннан гаилә Чишмәбаш авылына күченә. Беренче сыйныфка укырга шунда бара.
– Безнең өйдә һәрвакыт китаплар күп булды, – дип искә алды балачагын укытучы. – Бик иртә укырга, язарга өйрәндем. Әтинең, укымышлы кеше буларак, үз фикере, кыйбласы булды.
Сугыш башланганда безнең өйдә радио бар иде. Шуннан җырлар тыңлап, кич утыра идек. Безнең нәселдә барысы да җырчы. Сугышта һәлак булган Рөстәм абыйга 1941 елны хәтта җырлаган өчен штраф салдылар. Ул чорда бит, дошман күрмәсен өчен, кичен ут та кабызмадык. Әтәчләрне суеп, этләрне атып бетердек. Абый кич белән эштән кайтканда урамнан җырлап узган. Шул вакытта авыл кешеләре тиешле органга барып, абыйны әләкләгән... Сугыш башланганда Ирек абыйга ун яшь була. Тарихтан белгәнебезчә, авылда ирләр калмау сәбәпле, бөтен физик эшне ул чорда үсмерләр белән хатын-кызлар тарта. Үгез җигеп кырда ашлык сугу, чүмәлә тарттырулар... Чандыр гәүдәле Ирек әнә шулай үсә. Шуның өстенә әтисезлек, ачлык... Сугыш елларының фаҗигасен Ирек Уразаев «Үткән гомер: хәтердә калганнар» китабында болай тасвирлый:
«Авыл укытучысы булгач, әтигә сугыштан азат ителүен раслап бронь бирәләр. Ләкин авылның бөтен ир‑аты фронтка китеп беткәч, Таһир мөгаллим үзе, хәрби комиссариатка барып, сугышка җибәрүләрен сорый. Хәрби комиссариатка шул гозер белән өч тапкыр бара ул...
1942 елның март аенда әти район үзәгеннән кулына повестка тотып кайтты. Иртәгәсен иртүк, кешеләр җыелышканчы, күрше егете Әдиф абый, ат җигеп, әтине Камбарга станциясенә кадәр илтә китте. Әтине озату хәзер дә күңелдә: «Җылашмагыз, исән‑имин яшәгез, җиңеп кайтырбыз», – диде. Тиз генә саубуллашып, әнине һәм сигез баласын калдырып китеп барды һәм кире әйләнеп кайтмады.
Шул ук елның августында бертуганым Рөстәм абыйга 18 яшь тулгач, аның берүзен авыл капкасына кадәр озата бардык. Аерылышканда Рөстәм абый: «Бәхил булыгыз, безгә әйләнеп кайтулар насыйп булмас инде», – диде. Күңеле сизгәндер – шул ук елны Калинин фронтында, Ржев-Вязьма тирәләрендә сугыша һәм геройларча һәлак була.
...1945 елның 9 мае. Безне мәктәп ишегалдына тезеп, районнан җибәрелгән капитан Жуков исемле кеше көр тавышы белән: «Сугыш бетте, без җиңдек!» – дип белдерде. Кемнәрдер шатлыктан елап та алгандыр инде, хәтердә түгел. Без, бер төркем 7 класс малайлары, Ахун янындагы яланга җуа ашарга киттек. Сугыштан исән кайтасы кешеләребез юк, өйгә дә ашыкмыйбыз, шатланып утырырлык сәбәп таба алмадык...»
«МАКСАТКА ТАБА...»
Сугыш тәмамланганнан соң, 1946 елда, егет булып җитешкән Ирек Минзәләгә – педагогика училищесына укырга барырга була. Алар күрше кызы белән икәүләп 60 чакрым араны җәяүләп уза. Нәтиҗәдә, керү имтиханнарын уңышлы тапшырып, студент булу бәхетенә ирешәләр. Тик ике ай укыганнан соң, егет укуын ташлый.
– Ачлы-туклы йөреп, ябыгып беттем, – дип искә алды ул чорны Ирек абый. – Октябрь бәйрәменә авылга кайткач, яңадан бармаска булдым. Әни каршы килмәде. Өйдә сыер асрагач, бәрәңге утырткач, яшәргә була әле. Тик ач-ялангач укып булмый – шуны аңладым.
Шул вакыттан егетнең чын хезмәт чоры башлана. Байсар хастаханәсенә дезинфектор булып эшкә урнаша. Баш табибны йөртер өчен кучер хезмәтен дә үти, кырда да эшли. Тагын хастаханәне җылыту өчен утын кисү, тегермәндә он тартулар... Тамак хакына дип әнә шулай йөри. Тик егетнең күңелендә гел уку була. Өйгә кайткач та, китаптан аерылмый ул. Нәтиҗәдә, 1948 елны янә Минзәлә педагогика училищесына китә. Монысында егет чигенми – максатына туры бара. Әйе, тамак ягы һаман да такы-токы, өс‑баш та мактанырлык түгел. Тик теге чактан аермалы буларак, Ирек Уразаев аңлый: ул ничек тә укырга, ата-бабасының һөнәрен дәвам итәргә тиеш.
– Ике катлы тулай торакның беренче катында яшәдек, – ди Ирек абый. – Бер бүлмәдә дүртәү – мин, Алмаз, Әслах, Марсель. Ә хәллерәк гаиләдән булган балалар фатирда акча түләп торды. Аларның ашаулары да бүтән – итле шулпа пешерәләр. Ә безгә мичтә пешкән бәрәңге дә ярады. Аның каравы бик тырышып, яхшы укыдык. Бүлмәдәшләрдән беребез дә югалып калмадык – кайсы укытучы, кайсы директор булып эшләде. Россиянең, Татарстанның атказанган укытучысы исемнәренә лаек булдылар.
1951 елның мартында педучилищеның Актлар залына 25 егетне җыялар. Арада фельдшерлык мәктәбе, авыл хуҗалыгы техникумы егетләре дә була. Баксаң, яхшы укыган, физик яктан әзерлекле егетләрдән радиомеханиклар төркеме җыярга ниятләгәннәр икән. Алар шушы исемлектә. Әлбәттә, башта өйрәнү узарга кирәк, анда инде хәрбиләр кемнең туры килү-килмәвен үзләре карый...
Әзерлек курсларын узу өчен егетләрне Көнбатыш Украинага җибәрәләр. Сүзне озынга сузмыйча шуны әйтим: Ирек Уразаев теория һәм практика буенча имтиханнарның барысын да «5»легә тапшыра. «Механик по радиооборудованию самолетов» белгечлеге буенча таныклык ала. Иң гаҗәбе – теге 25 егет арасыннан ул моңа берүзе ирешә. Өлкән сержант исемен алып, Мәскәү янындагы Кубинка шәһәренә китә. Озакламый аны 3 нче эскадрильяның баш радиомеханигы итеп билгелиләр.
– Штаб командирыбыз КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы әгъзасы Анастас Микоянның улы Алексей Микоян иде, – дип дәвам итте Ирек абый. – Ягымлы, ниндидер затлылык, зыялылык сизелеп тора иде үзеннән. Хәрби хезмәт дәверендә нинди генә атаклы кешеләр белән очрашмадык. Чын тормыш мәктәбен уздым анда. Һәм 1955 елның октябрендә, солдат хезмәтен тутырып, туган якка юл тоттым.
Уразаевлар гаиләсе.
ЯТИМ БАЛАЛАР ӘТИСЕ...
Мәктәптә эшләү тәҗрибәсе алган Ирек Уразаевны 1963 елда Зәй районының Бигеш балалар йортына директор итеп куялар. Юк, алай дип әйтү генә дөрес түгел – аны үзе ача. Ул чактагы ТАССРның мәгариф министры Мирза Мәхмүтов яшь мөгаллимне бу урынга үзе кодалый. Яңа салынган өч катлы бинага җан өрү өчен яхшы җитәкче кирәк була.
Әнә шулай итеп республиканың бердәнбер татар балалар йорты төрле районнардан 150 баланы кабул итә. Зурлыгы ягыннан Россиядә мондый урыннар берничә генә була.
– Балаларны хезмәт тәрбиясе белән үстердек, – ди Ирек Таһирович. – 15 гектар җир, ике ат, ун дуңгыз – барысын да тәрбиячеләр белән балалар карады. Ундүрт ел эчендә балаларга бер тапкыр да дуңгыз ите ашатмадык. Без аларны симертеп сата идек. Бер елны шул акчага Ленинградтан тынлы музыка уен кораллары кайтарттык. Зәй мәдәният йортыннан килеп балаларны шуларда уйнарга өйрәттеләр. Шөкер, тәртипле булды балаларыбыз, ундүрт ел эшләү дәверендә бер генә балабыз да колониягә, милициягә озатылмады. Коллективыбыз бер дигән иде, монда аларның хезмәте әйтеп бетергесез.
Ирек Уразаев Бигеш балалар йортын 1977 елга кадәр җитәкли. Аннары үз теләге белән Чаллыга күченә. Иң кызганычы, ул киткәннән соң балалар йорты ике генә ел эшли, ишегенә йозак эленә, ә балаларны Казандагы 10 нчы интернат-мәктәпкә озаталар...
Ундүрт ел гомерен Бигеш балалар йортына биргән Ирек абыйларын биредә тәрбияләнгән малай-кызлар гомерләре буе онытмый яши. Инде алар бүген үзләре әби-бабай, ләкин яраткан Ирек абыйларын игътибарсыз калдырмыйлар. Шалтыраталар, килеп хәлен беләләр, очрашулар уздыралар. Хәер, Ирек абый үзе дә аларны телдән төшерми. Нинди генә темага кереп китсәк тә, сүз һаман Бигеш балалар йортына кайтып кала...
ЯҢА ТОРМЫШ
Ни өчен Бигешне калдырып киткән? Ирек Таһировичка бу сорауны күпләр бирә. Халык мәгарифе отличнигы әлеге сорауга төгәл генә җавап бирә алмый. Улы Рамил 10 нчы классны тәмамлап, Казанга укырга китә. Ә кызлары Резидә беренче сыйныфка барырга әзерләнә. Авылда төпләнеп калсалар, балаларны күрергә интизар булырбыз дип тә уйлый ата-ана. Аннары Ирек Таһирович һәр нәрсәнең чиге бар дигән карарга килә. Гел бер урында эшләү, кайсыдыр этапка җиткәч, кешене үсүдән туктата. Ә энергиясе ташып торган мөгаллимнең үзен башка җирдә дә сыныйсы килә.
Тиздән андый форсат чыга – тәҗрибәле директорга Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче татар‑рус мәктәбен җитәкләргә тәкъдим итәләр. Зур мәктәп – 1650 укучы. Ирек Таһирович яңа урында җиң сызганып эшкә керешә. Нәтиҗәдә мәктәпнең исеме бөтен җирдә яңгырый башлый. Республика күләмендәге фәнни-гамәли конференцияләр биредә уза. Районнан килгән мәгариф җитәкчеләре гел монда була, Татарстанның төрле мәктәпләре исә тәҗрибә уртаклашырга килә. Алай гына да түгел, 1984 елда 2 нче мәктәпне тулысынча татар мәктәбенә әйләндерүгә ирешә ул! Барлык фәннәрне ана телендә укыта башлыйлар. Шуның белән ата-бабалардан калган тәрбияне алга сөрүне максат итеп куя.
– Шул юнәлештә уңышлы гына эшли башлаган идек, хыялларыбыз чәлпәрәмә килде, – дип искә алды ул көннәрне Ирек Таһирович. – Шәһәрдәге илле рус мәктәбе арасыннан бер безнең татар мәктәбенең бинасын тартып алдылар. Аны Волгоград физкультура институтының Чаллы филиалына бирделәр. Ә безнең татар мәктәбен 44 нче рус мәктәбенең бер почмагына урнаштырдылар. Бу хәбәр миңа аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Шулкадәр явызлыкны үзебезнең манкорт татар җитәкчеләре генә эшләде!
Ирек Таһирович ул мәктәпкә барудан баш тарта һәм үз теләге белән директорлыктан китә. Әлбәттә, тәҗрибәле җитәкче өйдә утырмый. Орловка бистәсендә урнашкан акылга зәгыйфь балалар интернат-мәктәбе, Чаллының 54 нче татар гимназиясе, 4 нче мәктәбе... Җитмеш яшенә кадәр балаларга белем, тәрбия бирә ул. Лаеклы ялга чыкканнан соң, яраткан җәмәгате – Розалиясе белән бер‑берсе өчен яши башлыйлар. Ни аяныч, узган ел шушы бәхет кителгән: Розалия апа кисәк кенә бакыйлыкка күчкән. Бүген Ирек абый ялгызы гомер итә. Хәер, якында гына яшәүче кызы Резидә килеп тора, улы Рамил да эзне суытмый, балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәрвакыт хәл белешеп тора.
– Ирек абый, сез бүген дә хатын-кызлар күзе төшәрлек ир-ат. Яшь чагында хатынкызлар сезгә еш гашыйк була идеме? – дигән идем гаилә архивын караганда. Тугыз дистәсен тутырган ир, һич уйлап тормыйча:
– Розалиядән башка берәүгә дә әйләнеп карамадым. Алай гына түгел, хезмәттәшләремә дә еш киңәш бирә идем: «Хыянәт ул – юлдан яздыра, аның азагы хәерле булмый». Бүген дә шул фикердә торам. Розалия күп еллар балаларга белем бирде. Җаны‑тәне белән эшенә бирелгән мөгаллимә иде. Аның белән гомер уза алуыма чиксез бәхетлемен. Гомумән, тормышымда начар кешеләргә караганда яхшылары күбрәк очрады. Моның өчен күкләргә мең рәхмәтлемен...
...Бик кызганыч, лаеклы ялгач киткәч күпләрне оныталар. Юк, бу кеше эшендә начар хезмәт куйган дигән сүз түгел. Вакыт юклык, бүтән сәбәп... Ә менә Чаллының мактаулы гражданины исемен йөртүче Ирек Таһирович Уразаев бүген дә игътибар үзәгендә. Коллегалары, ә иң мөһиме үзе укыткан, тәрбияләгән балалары аны бер көн дә истән чыгармый: хәлен белеп шалтыраталар, киләләр. Бу шәхес белән очрашкан һәркем Ирек абыйны тирән хөрмәт, ярату белән искә ала. Әйе, бөтен кешегә мондый бәхет тәтеми. Ирек Таһирович әнә шундый сирәк бәхетлеләрнең берсе.
ИРЕК УРАЗАЕВНЫҢ «ҮТКӘН ГОМЕР: ХӘТЕРДӘ КАЛГАННАР» КИТАБЫННАН:
«Балалар йортындагы кайбер малай-кызларны якын туганнары кунакка алып китә иде. Тиешле справкаларны тикшергәч, 15–20 көнгә биреп җибәрә идем. Берсендә Рафаэль исемле бер малаем әбиләреннән үзе белән иптәшен ияртеп килгән. Фамилиясе Хәсәнов (кызганыч, исемен хәтерләмим). Шулкадәр ябык, кечкенә, начар киенгән – карарга да кызганыч. Үзе белән бер документы да юк. Алып калдым инде. Районнарына, авыл советына шалтыратып, хатлар җыйдым. Мәгариф министрлыгына барып, безнең балалар йортына юллама алдым.
Ике ай чамасы узгач, Хәсәнов югалды. Сәяхәткә чыгып киткән – Мәскәүдән шалтыраттылар, детприемникка эләккән. Ике-өч көн үтмәгәндер, Волгоградтан шалтыраттылар. Шөкер, безгә аны үзләре китереп тапшырдылар. Җиңел сулап куйдым.
Баланы ачуланып торуның файдасы юк иде, бик дустанә сөйләштек. Күлмәк эченә яшеренгән СССР картасын чыгарып күрсәтте ул миңа. Илебезнең әллә нинди шәһәрләрен, үзе ишетеп белгән тарихи урыннарны күрәсе килгән аның. Мәскәүдә Кызыл мәйданны карап йөргән, мавзолейда Ленин бабай янында булган. Шунда эләктереп алганнар, сукбай балалар тәрбияләнә торган приемникка озатканнар. Кухняга бәрәңге әрчергә җибәргәч, форточкадан чыгып качкан. Шуннан тимер юл вокзалын эзләп табып, Волгоград поездына утырып киткән. Мамай курганын карыйсы килгән...
Еллар үтте. Мин инде Чаллыга күченеп килгән идем. Берзаман, төнге сәгать берләрдә, ишектә кыңгырау. Ачып җибәрсәм, матрос киемендә бер егет басып тора – Хәсәнов! Ерак туганнарына килгән икән. Рәхмәт төшкере, минем хәлне дә белергә булган... «Мин матрос дальнего плавания. Кубадан кайттым, башка чит илләргә дә сәяхәт итәм», – диде ул».
Руфия Фазылова
Фото: Юлия Кузнецова
Добавить комментарий