
Зилә Сөнгатуллина:«Мин бәхетле кеше...»
Быел җырчы күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде.
08 августа 2019

– Сезне Казан консерваториясенә легендар Нәҗип Җиһанов эшләргә чакырган дип беләбез...
– Әйе. Укытучым Валентина Андреевна Лазько киткәндә, Җиһанов аның мәктәбен дәвам итүчене эзләде. Ул елларда безнең төп педагогларыбыз – Зөләйха Хисматуллина, Владимир Воронов – эштән китте. Шундый четерекле вакытта Нәҗип Гаяз улы бер төркем яшь укытучыларны – Галина Ластовка, Юрий Борисенко, Эдуард Трескин, Алла Фадеичеваны чакырып, кафедраны саклап калды. Хәзер инде без Айрат Имашев, Филүс Каһиров, Екатерина Лейдер, Любовь Добрынина кебек яшьләрне җыярга тырышабыз, үз вакытында Гөлнара Мурзиеваны чакырдык.
– Сез театрда эшләгән вакытта ук консерваториядә укыта башлагансыз. Кыен булмадымы?
– Бик авыр булды. Операда мин аена 15 шәр спектакльдә уйный идем. Иртән консерваториягә килеп, укучылар белән шөгыльләнәм, аннары оркестр репетициясенә барам. Тәҗрибәм җитеп бетмәгәндер инде, дәресләр вакытында мин бик күп җырлый идем. Бер укучым нәкъ минем тембрны, башкару манерасын кабатлый башлады. Шул вакытта мин һәр укучының үзенчәлеген ачарга кирәк икәнлеген аңладым.
– Укучыларыгызның кайсылары чын-чынлап уңышка иреште?
– Максим Аксенов – Мариинка театры артисты, искиткеч тенорлы башкаручы. Лилия Гобәйдуллина – халыкара конкурслар лауреаты, хәзерге вакытта Литвада яши. Тагын бер сәләтле укучым – Лариса Васюхина – хәзер Германиядә. Гульнора Гатина – үзебезнең опера театры солисты, аның да мөмкинлекләре зур. Сәрвәр Кадыйров исемле тагын бер укучым халыкка танылды, ул шулай ук безнең опера театрында җырлый. Россия буенча, Көньяк Кореядә һәм башка илләрдә барлыгы 60 укучыбыз сайлаган һөнәре буенча уңышлы гына эшли.
Консерваторияне бит аны төрле пландагы җырчылар тәмамлый. Филүс Каһиров, мәсәлән, театрда да нәтиҗәле эшли алыр иде, аның актер һәм вокалист буларак сәләте зур. Бүгенге көндә Филүс бездә укыта һәм мин аның киләчәктә яхшы педагог булып җитешәчәгенә ышанам.
– Опера театрына сез консерваторияне тәмамлауга ук килдегезме?
– 5 курста укыганда стажерлар төркеменә эләктем. Доницеттиның «Любовный напиток» операсындагы Адина партиясен ышанып тапшырдылар. Театрдагы беренче ролем Кальманның «Фиалка Монмартра» опереттасындагы Виолетта булды. Бу рольне башкару миңа бик нык ярдәм итте – үземне тамашачы алдында иркен тотарга өйрәндем, опереттада бии дә белергә кирәк бит әле. Гомумән, театрда эшләгәндә икенче тапкыр белем алу этабы башлана. Әгәр консерваториядә вокал нигезләрен өйрәнсәң, театрда инде гамәли тәҗрибә туплыйсың.
– Сезгә репертуар сайларга ярдәм итүче булдымы?
– Әйе, режиссер Нияз Даутов яшьләр өчен программаларны бик оста төзи иде. «Травиата»да син 7 елдан соң җырлаячаксың, дип әйтеп куйды ул миңа башта ук. Хаклы булган. Тәҗрибәсез җырчы шундый катлаулы рольне башкара аламы соң?! 15 елдан соң мин инде лирик партияләр дә, лирик-колоратур партияләр дә җырлый ала идем. Микаэла, Мими, Марфа, Иоланта – бу рольләрне мин табигый тавышымның мөмкинлекләрен кулланып башкардым. Аннары тагын да көчлерәк булган Дездемона, Тамара партияләренә алындым. «Зиләнең тавышы драматик рольләргә дә ярашлы икән бит!» – дип гаҗәпләнүчеләр күп булды. Мин бары тик булган тавыш мөмкинлекләреннән тиешенчә файдалана белдем.
– Сезнең язмышка тагын кемнәр йогынты ясады?
– Валентина Андреевна Лазько мәктәбе ярдәмендә мин тавышымны саклап кала алдым, ул безне табигый итеп җырларга өйрәтте. Училищеда минем белән искиткеч педагог – Лилия Әхмәт кызы Кәримова эшләде. Консерваториягә керү имтиханнарына соңга калганнан соң, сәләтемә ышанган кешеләр минем өчен ректор белән очрашу оештырды. Җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе, композитор Александр Ключарев үзенә солист итеп чакырды. Баш тарттым, чөнки укыйсым килде. Тенор Фәхри Насретдинов, вокал кафедрасы мөдире Зөһрә Бәйрашева да тормышымда зур роль уйнады. Бәхетемә, тыңлау оештырылды һәм Җиһановка мин ошадым. Бик зур теләк белән укырга керештем. Минем белән бер курста Ренат Ибраһимов, Рубин Абдуллин укыды, аларның кабатланмас шәхесләр булуы башта ук сизелде. Без көне‑төне сайлаган һөнәребез турында гел уйладык, күп укыдык, архивларны тыңладык. Уку еллары тынгысыз һәм эчтәлекле булды, кыска гына вакыт аралыгында опера театрында эшләр өчен әзерләнергә кирәк иде.
– Бу мөмкин идеме соң?
– Укытучыларым ярдәмендә мин моңа ирешә алдым шикелле. Консерваториядә «Травиата», «Севильский цирюльник», «Алтынчәч»тәге әйдәп баручы партияләрдән өзекләрне өйрәндем. Безнең хәтта нәфис гимнастика дәресләре дә булды, аларны Венера Мөстәкыймова алып барды. Сәхнә хәрәкәтен Камал театрының танылган актрисасы Шәхсәнәм Әсфәндиярова укытты, биюгә опера театрыннан килеп балерина өйрәтте. Киләчәктә театрда хезмәт итәр өчен безгә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылды. Аннары, эшли башлагач, нәрсәгәдер тотынып, башкарып чыга алмаган очраклар булмады, безне чын профессионал итеп әзерләделәр. Үзем дә бөтенесенә зур җаваплылык белән әзерләнә идем, чыгышымны һәрчак белеп тордым, дирижерлар үзләренә карап башламаган өчен үпкәлиләр дә иде! Ә мин сәхнә тормышы белән яшәдем, ни өчен игътибарымны башкаларга юнәлтеп, рольдән бүленеп торырга кирәк соң?
– Сәхнә буенча партнерларыгызның кайсылары аеруча исегездә калды?
– Тенор Геннадий Васько сәхнәдә минем беренче партнерым булды, ул искиткеч актер һәм вокалист иде. Мөгаен, аның ярдәмендә үземне шулай иркен тота алганмындыр. Аннары Тамара Синявская, Олег Кленов, Владимир Атлантов һәм башкалар белән эшләдем. Үзенчәлекле җырчы Хәйдәр Бигичевны аерып әйтмичә булдыра алмыйм, аңа яраклашырга кирәк иде. Ул калыпларны, чикләүләрне яратмады, ләкин аның тавышында кирәкле бөтен төсмерләр дә яңгыраш таба алды. Һәм бу төрлелек шулкадәр киң, аңа башка берни дә эшләргә кирәкми иде. Һәрбер роле аның үзенә туры килде. Баһадир Җик, кызу канлы Хозе, көнче Отелло – алар барысы да Хәйдәр Бигичевның үзенә охшаганнар.
Ул мине, Отелло ролендә, спектакльдә чынлап торып буды! Күрәсең, дөреслеккә туры китереп уйнар өчен аңа актерлык техникасы җитеп бетмәгәндер, ул барысын да ихлас, чынлап башкара иде. Аның каравы, тамашачыларга бик ошады! Зур Кремль сараенда «Кара йөзләр. Каһәрләнгән мәхәббәт» операсын куйганда, бөтен зал елады. Бу спектакль өчен без Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булдык.
– Тормышыгызда нинди вакыйгаларны хәлиткеч дип саныйсыз?
– Аерып әйтүе кыен. 1996 елда Швейцариягә халыкара икътисадый форумга баруым истә калган. Без анда Ренат Ибраһимов һәм Мәскәү оркестры белән бергә барган идек, дөньяның 6 телендә җырларга туры килде. Минемчә, Татарстанның яңа эшлекле элемтәләре урнашуда артистларның роле зур булды – безнең салон игътибар үзәгендә иде. Швейцариядән без Россия, Татарстан өчен зур горурлык хисләре белән әйләнеп кайттык. Беренче абруйлы исемемне – Каракалпакстанның халык артистын – мин 80 нче елларда алдым. Күп эшләвемә дә карамастан, Татарстанда ул вакытта мин хәтта атказанган исемен дә алмаган идем әле. Каракалпакстанның мамык басуларында без көн саен 6–7 концерт куйдык, эшчеләр өчен 47 градус эсседә җырладык. Безнең бригадада, ялгышмасам, хатын-кызлардан мин үзем генә идем. Фидакарь хезмәтемне исем биреп югары бәяләделәр. Мин аннан горурланып кайттым – менә бу вакыйга иде! Аннары Татарстанның халык артисты исемен бирделәр.
– Сез бит әле иҗтимагый эш белән дә шөгыльләндегез?
– 90 нчы елларда мин шәһәр советы депутаты идем. Миңа иң катлаулы район – Борисковоны беркеттеләр, авыр тормыш шартларында калган гаиләләр белән эшләргә туры килде. Аларның өйләренә бара идем. Хәзер уйлыйм: шул вакытта тотып суярга да мөмкин булганнар бит мине! Хулиганнарны үз спектакльләремә чакыра башладым. Моның өчен иң җиңел опера һәм оперетталарны сайлап алдым. Таныш кешесе театрда җырлагач, кызыклы булгандыр инде. Болай эшләвемнең алга таба файдасы тигәндер дип уйлыйм, араларында тәртипкә өйрәнгәннәре дә бар. Балалары үсеп җитеп, минем белән урамда исәнләшеп уза. «Зилә, бу бандитларны син каян беләсең соң?», – дип сорыйлар иде. Мин: «Алар инде бандит түгел», – дип җавап кайтарам. Аннары 7 ел буе Иҗтимагый палатада гражданнарны кабул иттем. Күпме кешегә ярдәм итә алганмындыр, белмим. Ләкин мин кулдан килгәннең барысын да эшләдем.
– Бүгенге көндә иҗат юлын башлап кына җибәрүче яшь җырчыларга нинди теләкләрегез бар?
– Белемгә, камиллеккә омтылырга, кешеләргә карата игътибарлы булырга кирәк. Мин үзем бик тә төрле кешеләр белән аралашырга, теләсә кайсы мәсьәләне хәл итәргә өйрәндем, дип уйлыйм. Мөгаен, бу тәҗрибә һәм акылга бәйледер. Мин бәхетле кеше – көн саен транспортта барганда төрле буын кешеләреннән рәхмәт сүзләрен ишетәм, артист өчен бу – иң зур бүләк! Һәркемгә дә халыкка мөмкин кадәр якынрак булыгыз, дип теләр идем! Шулай булганда, халык та сезне таный.
* А́льма-ма́тер
Әңгәмәне Александра Нагорнова алып барды.
Фото: Ната Смирнова
Добавить комментарий