Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Өлкәннәр нәсыйхәте

Өлкәннәр нәсыйхәте

95 яшьлек журналыбызның чордашлары турында язарга уйладык. Шуларның берсе - 50 ел колхоз рәисе булып эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераны, 90 яшен тутырган ил агае Фәйзи Галиев.

16 января 2016

2016 елның беренче санында без 95 яшьлек журналыбыз чордашлары, басмабыз белән бергә республика үсешенә зур өлеш керткән, илебез күргән барлык авырлыкларны да үз җилкәсендә күтәргән өлкән яшьтәге кешеләребез турында да язарга уйладык.  Шуларның берсе - 50 ел колхоз рәисе булып эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераны, берничә ай элек 90 яшен тутырган ил агае Фәйзи Галиев. Ул туган авылында Әтнә районының Түбән Шашы авылында улы Тәлгать, килене Суфия тәрбиясендә бик бәхетле картлык кичерә.
IMG_6335
Динне дә белдем, көнне дә
– Минем кебек бер колхозны 49 ел да 7 ай җитәкләгән кеше юк, – ди Фәйзи Әхмәт улы. – 7 классны тәмамлаганнан соң бик тә белем аласым килгән иде, 75 сум акча түләргә кушкач, укый алмадым. Колхозга кайтып идарәдә эшли башладым. Шул вакытта әтием: “Улым, әллә кемнәр булырсың әле, мин сиңа ышанам”, – диде. Ул бик белемле кеше иде. Әтнә районында русча белүче бердәнбер кеше булган. Латин, гарәп, кириллица белән хатасыз язды. Коръәнне дә укыды, үзе коммунист. Тик гомере генә озын булмады. 42 яшендә үлеп китте. Үлгәндә янчыгында 13 сум акчасы бар иде, шуны миңа биреп, ике энеңне ташлама, хәерче итмә, диде. Аның әманәтен үтәп яшәдем. Әнием дә дини иде. Ул 91 яшендә үлде. Менә мин дә әни яшенә җиттем. 17 яшемдә сугышка киткән идем, исән кайттым. Җилкәмдә әле дә ядрә кыйпылчыгы саклана.
1942 елда офицерлар хәзерләү курсына укырга дип җибәрелгән Фәйзине ашыгыч рәвештә сугышка алалар. Үлгән кешеләр өемен беренче тапкыр Ржев шәһәрендә күрә ул. Менә шуннан соң егет башыннан ниләр генә узмый. Күпме дусларын югалта. Җан дусты булган күрше авыл егете дә яу кырында кала. Белгәнен укып, өстенә балчык каплап китәргә дә мөмкинлек булмый. «Эчке әгъзаларына кадәр күренеп тора иде, канга баткан гәүдәсе әле дә күз алдымда», – дип искә ала ул бүген.
Фәйзи ага сугыштан исән-имин кайтуын могҗизага тиңли. «Авылыбызда Гайшәбану исемле бик белемле абыстай бар иде. Улыңның хатларын җыеп барсаң, исән-имин кайтачак, дигәч, әнием аның сүзләрен тыңлаган. Ул хатлар бүгенгә кадәр саклана. Өлкәннәр киңәшен тотып яшәдем мин. Колхоз рәисе булып эшли башлагач, уракка чыгарга җыенабыз. Әни бераз сабыр итәргә кушты. Җомгадан соң Гайшәбану белән дога укып башлап куярбыз, җомгадан соң башланган эш хәерле була, диде. Үзем коммунист кеше, обком, райком члены булсам да, гомерем буе бу киңәшне тоттым, җомгадан соң эш башлап куя торган булдым», – ди ил агае.
Халык өчен эшләдек
Яраланып кайткан Фәйзи 1944 елның 21 июнендә колхоз рәисе була. Сугыш бара, илнең авыр вакытлары. «Башыңны ник элмәккә тыктың, әнә, 80-90 кеше ачлыктан шешенеп ята, алар өчен син җаваплы бит», – дип елап каршы ала әнисе улын.
– Ире сугышта үлеп калган Әминә апа хәтеремә бигрәк тә кереп калды. Аларга керсәм, өч баласы да сәкедә ята. Әминә апа муеныма сарылып, үкси-үкси елый, ачлыктан саклап калуымны үтенә. Шул мизгелдә кызы үлде, – дип авыр сулап куйды Фәйзи ага.
Менә шул елларда авылдашларын бәхетле итү өчен барысын да эшләргә дип, үзенә ант бирә. Сүзендә тора Фәйзи. Аның колхозы республикада беренчеләрдән булып халыкка акча түли башлый. «Искра» хуҗалыгы СССР күләмендә зур дәрәҗәләргә ирешеп, шактый саллы бүләкләргә ирешә. Колхоз рәисенә тиешле премия акчаларын да Фәйзи ага үзенә алмый, колхоз счетына салып, һәр колхозчыга тигез итеп бүлдерә. «Үз кесәңә генә тутырсаң, халык яратмый башлый. Күрә бит ул... Шуңа күрә мин бер колхоз белән 50 ел идарә итә алдым», – ди Фәйзи абый, нәтиҗә ясап.
– Колхоз рәисе үзен түгел, колхозчыларын яратырга тиеш, – дип сүзен дәвам итте аксакал. – Шуннан соң гына сине яратучы, хөрмәт итүчеләр барлыкка килә. Элек таякка эшләү иде. Хезмәт көне сутыйдан чыгып язылды. Икмәк буларак борчагын да, арышын да, солысын да, бодаен да бирергә тырыштык. Колхоз помидор, кыяр, алма үстерә башлагач, аннан да өлеш чыгардык. Стаканлап бал өләшкән вакытлар да булды. Эшләү дәверемдә 7 авылның берсе дә юкка чыкмады, эшчеләр, йортлар саны кимемәде.
Халкым алдында дәрәҗәм зур
Шул кадәр эшләп, колхозны күтәреп, нигә герой булмадыгыз, дигән сорауны еш бирәләр аңа. Геройлыкка документлары киткән булган. 5 еллык күрсәткечләр буенча 18 сыер тулмаган, Мәскәүдән өстәмә документлар сораганнар. Алар сораган белешмәне илтмәгәннәр. «Бездән шактый ким күрсәткечләр белән эшләгән колхоз рәисләре дә герой булды. Аның каравы, авыл халкы мине геройга тиңли, дәүләт бүләкләрем болай да күп», – ди ветеран.
Әйтүләренчә, Фәйзи ага һәркем белән тигез аралашкан. Югары дәрәҗәдәге җитәкчеләр белән дә, авыл халкы белән дә гади итеп сөйләшә идем, дип искә ала ул. «Үзеңне әллә кемгә куеп яшәп булмый ул. Гомерем буе үз фикерем булды. Һәркем алдында сүземне әйтә алдым», – ди ул.
Эшләү дәверендә республика җитәкчеләре Фикърәт Табиев, Гомәр Усманов, Минтимер Шәймиев белән дә уртак тел тапкан, җитәкчелек тә аңа хөрмәт белән караган. Эштән китәргә ниятләгәч, Гомәр Усманов аны үз янына чакырып, калуын үтенгән. Казаннан фатир бирергә вәгъдә иткән. Шуннан соң тагын 8 ел колхоз белән идарә итә ул. Тәкъдим ителгән фатирыннан баш тарта. Хатыны Бибисара белән киңәшләшәләр дә, авылдан беркая да китмәскә карар кылалар. Әйтергә кирәк, колхоз рәисе булып эшләгән бик күпләр, вазыйфадан киткәч, авыл кешесенең кырын карашын күтәрә алмый читкә чыгып китәргә мәҗбүр. Бары халыкны җәберләмәгәннәр генә авылда яшәп кала. Фәйзи абый шундый сирәк рәисләрнең берсе.
– Якын-тирәдә газ булмаганда, безнең авыл газ якты, – ди шушы җирлектә яшәүче Раилә Сабирова. – Авыл халкы өчен яшәде, диләр аның турында. Эшчеләр арасында кыңгыр эшләр булса да, зурга җибәрмәгән, үзе хәл иткән, беркемне дә фаш итмәгән.  Кешене зар елатмады, рәхәттә яшәтте, дип искә алалар аны.
Үзгәрергә иде
Заманында авылны яшьнәтеп яшәткән Фәйзи абый бүгенге тормыш турында борчыла. Ул җитәкчелек иткән чорда өйләнүдән алып йорт төзүгә кадәр колхоз ярдәм иткән, халыкка кызыксындыру чаралары шактый булган. Хәзер эшчеләргә бөтенләй икенче караш, кешедән экономия ясап, тормышны алып бару дөрес гамәл түгел, дигән фикердә ул.
– Җөмләдә ия белән хәбәр булган кебек, тормышның да үз иясе белән хәбәре булырга тиеш. Хәзер хәбәр белән дөнья тулган, иясе генә юк. Олигархлар барлыкка килде. Кайберәүләр, эш урыныннан файдаланып, үзләренең хуҗалыкларын булдырды. Андыйлар дәүләт акчасын читкә түгел, үз оешмасына җибәрә инде. Бүгенге система шундый. Аның белән көрәшеп караган булалар, нәтиҗәсе генә күренми.
уллары, киленн__ре, оныклары бел__н
Нәсел дәвамчыларым
Фәйзи ага дөньяның үзгәрүенә борчылса да, авылда нигезләрнең бетмәвенә, аларны яшьләр дәвам итүенә куанып яши. Балалары белән төп йортта яшәүче өлкәннәр шактый булуына сөенә.
– Мин бик бәхетле карт, үз нигеземдә картлыгымны үткәрәм. Бабаларымның бабалары торган нигез бу, – ди ул. – Өч балабыз буй җиткәч, аларны  җыйдым да әйттем: «Әниегез белән икәү генә калдык. Кайсыгыз безнең белән яшәргә тели, нигезне кем дәвам итә, дидем. Олы малай: «Әти, татар халкында элек-электән килгән гадәт бар, төпчек малай калырга тиеш», – диде. Тәлгать риза булды. Бүген нигезебезне улым Тәлгать белән киленем Суфия дәвам итә. Миңа 90 яшь инде, төрле вакытым була, киленем бик яхшы, кадер-хөрмәттә тәрбияли. Янымда үскән өч кызым – оныкларым да минем горурлык. Алар мәктәптән алтын медаль белән киттеләр. Авылда татар телендә белем алган кызларым югары уку йортларын кызыл дипломга тәмамладылар. Төпчеге дә югары уку йортында яхшы укый. Безгә кемнәр генә килми, туганнар да, дуслар да. Бөтен өй тула. Оныкчыклар белән 25ләп кеше җыелабыз. Көн саен диярлек өебездән кеше өзелми. Киленнең йөзенә канәгатьсезлек чыкканы юк. Өстәлен тутырып һәркемне каршы ала. Бу яшькә җиткәнмен икән, барлык балаларымның да өлеше зур. Борчу китермәүләре белән алар миңа дәрт биреп тора. Мин беркайчан да алар артыннан йөрмәдем, юнәлеш кенә бирдем. Берсе дә йөземә кызыллык китермәде.
Киленен аерым мактавы юкка түгел аның. Моннан 33 ел элек бу нигезгә Суфия апа килен булып төшкәндә Фәйзи аганың әнисе дә исән була. Ике каенаналы (Әтнә ягында каенана белән каенатаны әтеки белән әнеки диләр) йортка төшүдән курыкмый ул. Олылар сүзеннән чыкмыйча, аларны хөрмәт итеп яши. Ике каенанасын да карап соңгы юлга озата.
– Бу авылга юллама белән килгән идем, биредә яшәп калдым – ди Суфия апа. – Төп йортка килен булып килергә ризалык биргәнсең икән, иң беренче чиратта әтеки белән әнекине карарга, тәрбияләргә кирәк. Ир белән балалар икенче чиратта кала. Шуңа риза буласың икән, тора аласың. Без гомер буе бер-беребезгә ярдәмләшеп, аңлашып яшәдек.
– Суфияның да әтисе колхоз рәисе иде, әнисе дә төп йорт килене булды. Өлкәннәрне хөрмәт итүне аңа яшьтән сеңдереп үстергәннәр, – ди Фәйзи ага. – Килен оныкларны да шулай тәрбияли. Дәү әниләре үлгәннән соң, оныкларымның дога укуын ишеткәч, күзләрем яшьләнде. Суфияның тәрбиясе бит бу. Бүген күпләрнең төп йортта хезмәт итәселәре килми. Андыйларга мин үз киленемне үрнәк итеп күрсәтер идем.
Нигез кем кулында?
Төп йортны алып бару урман кисү белән бер, ди Фәйзи абый. Нигез гөрләп барсын өчен, ирнең дә, хатынның да бер булып, өлкәннәрнең берләшеп яшәве кирәк. «Җан җылысын саклый торган хатын бер генә була ул. Бөтен нәрсәне хатынга гына йөкләү дөрес түгел. Балаңны кара, елатма, диюче ирләр бар. Бу сүзне бер тапкыр минем дә әйткәнем булды. Ул бала минеке генә түгел, дип, хатыным елап җибәрде. Менә шул вакытта ирнең хатын-кызга хөрмәте булганда гына тормыш матур буласына төшендем. Мондый сүзләрне әйтмәскә тырыштым. Хатыным белән бер-беребезне аңлап, 60 ел яшәдек. Ир-егетләр хатыннарын, өлкәннәр килгән киленнәрен, киленнәр өлкәннәрне хөрмәтләп яшәргә тиеш», – дигән киңәшен бирде ул.
Озак яшәү сере
Фәйзи ага белән без рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Хәтере шулкадәр шәп. Бу хәлне ул көн саен иртән бер йомырка ашау нәтиҗәсе, ди. Йомырканың сарысы аң дәрәҗәсен арттыру сәләтенә ия икән.
– Мин гомер буе имән кебек нык булдым дип әйтә алмыйм, авырмый тормадым, авырдым, тик үземне саклап яшәдем, – ди аксакал. – Кибетнекенә караганда табигый ризыкларга өстенлек бирдем. Авылда яшәп сөт сатып алучыларга аптырыйм, кибетнекеннән ниндидер тәм килгән кебек миңа. Сыерын да, тавыгын да асрыйбыз. Көн саен каймак ашыйм. Колхоз рәисе булсам да, нинди генә мәҗлесләрдә утырырга туры килсә дә, гомер буе аракы эчмәдем, колбаса ашамадым, тәмәке тартмадым. Эшләгәндә дә, хәзер дә җәяү йөрим. Хәрәкәттә бәрәкәт, ди безнең халык.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: