Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Онытырлык түгел бер гомер

Онытырлык түгел бер гомер

Озак яшәүнең сере нидә

24 мая 2017

Яшел Үзән районы Юынчы авылында яшәүче Төхвәтуллина Хәлимә әбигә март аенда 100 яшь тулган. Язмыш йомгагын сүткәндә кызыклы да, кызганыч та хикәятләре күп аның. Ә иң аянычлысы – Бөек Ватан сугышы белән бәйле. Ирен сугышка озатып, күкрәк баласы белән санаулы айлар эчендә тол кала. Дөньялар тынычланганнан соң, янәдән сугыштан исән-имин кайткан егеткә кияүгә чыга.
1-1

«САБЫР БУЛДЫ»


Юынчы – зур авыл түгел, 170 кеше яши, 66 хуҗалык бар биредә. Хәлимә әбинең йорты гаҗәеп гүзәл җиргә урнашкан. Тәрәзәләре биек тауга карап тора, һәм алар кул сузымында гына. Тау итәгендә кечкенә елга ага. Бу сихри матурлыкка сокланып шактый басып тордык: әбинең озак яшәү серендә шушы биниһая тауларның да өлеше бардыр сыман тоелды.


1-6


– Әни бик көтә, күптән киенеп куйды, әйдәгез өйгә, – дип, капка төбенә үк чыгып каршы алды безне Хәлимә әбинең килене Сания апа.


Йөзьяшәр әбиләр турында шактый язарга туры килде. Хәлимә апа алар арасыннан иң яшедер, мөгаен. Җыйнак гәүдәле, якты йөзле. Иң мөһиме – колагы бик яхшы ишетә, күзе күрә, сөйләме анык.


– Юлның ни икәнен беләм, башта чәй эчеп алыгыз, – дип, Хәлимә әби безне өстәл янына чакырды.


Табын артына килеп утыргач, кайдан килүебез белән кызыксынды: «Казанда яшәп минем турында каян белдегез?» – дип тә гаҗәпләнеп куйды. Аннан, сорау биргәнне дә көтмичә, сөйләп китте:


– Бәхетле яшәдем мин. Кызларым гына түгел, ир малайларым да яхшы булды. Кешенекеләр белән чагыштырам да шулай дип нәтиҗә ясыйм. Киленем белән яшибез. Күп инде. Акыллы булды Сания, Аллага шөкер. Исән генә булсын.


1-2


Шулай диде дә Хәлимә әби килененең иң башыннан сөеп куйды. Бер түбә астында килен белән каенана булып гомер итүләренә 44 ел тулган икән. Бүген алар төп нигездә икәү генә яшиләр. Сания апаның ире 2012 елда кинәт кенә йөрәге туктап вафат булган.


– Ирем Рифкать 1949 елгы, каенанамның икенче иреннән беренче улы, – дип сөйләде Сания апа. – Әни күп вакыт Рифкатьнең үлгәнлеген оныта. Күрәсең, баш мие начар мәгълүматны истә калдырмый. Мин елый башласам: «Әллә кайчан үлгәннәргә елап утырма», – дип куя. Югыйсә, иремне югалткан вакытларда әни бик зур юаныч булды. «Сабыр бул, дин дә шулай куша», – дип әйтә иде. Шулай ук чәчәк кебек кызыбыз Алинәбезне җирләгәч тә, тормышка кайтаручыбыз ул булды. Төпчек кызыбыз 2003 елда, институтның 4нче курсын тәмамлагач вафат булды, кан тамырлары шартлаган, диделәр. Ул көннәрдә ниләр кичергәнебезне сөйләп аңлата торган гына түгел. Ирем дә шул хәсрәттән бакыйлыкка күчте, дип уйлыйм. Аны искә алмаган көне, сәгате юк иде. Ә әни кайгырганын безгә бик сиздермәде. Юкса аның да елап утырганын еш күрә идек. Балаларны ул үстерде бит. Алинәбезгә багышлап әни бәет чыгарган, ул аны безгә соңрак күрсәтте. Шуны азагына кадәр һаман да укып чыга алмыйм, күз яшьләренә буылам. Каенанам авылда шактый еллар остабикә булып йөрде. Күрәсең, дин гыйлемен белгәнгә, Алинә вафатыннан соң безнең кебек бәргәләнмәде, сабыр булды.


«ИРЛӘР ЙОРТКА КЕРДЕ»


Сугыш бик күп язмышларны үзенчә хәл итә, йөзьяшәр әбинең дә тормышын астын-өскә китерә. Хәлимә апа да 1939 елда Юынчы авылы егете Мөхәммәтханга кияүгә чыга. Яшь пар Мәскәү шәһәренә яшәргә китә. 1940 елда аларның кызлары туа, Сания дип исем кушалар. Тик яшьләрнең бәхетләре озакка бармый, сугыш башлана. Хәлимә әбинең тормыш иптәшен сугышка алалар, ә үзе сигез айлык кызчыгын бишмәт эченә кыстырып, туган авылына кайтып китә. Хәлимә әби йөрәгенә мәңге уелып калган аерым вакыйгаларны сөйләүне дәвам итте:


– Юынчыга товар поездында өч тәүлек кайттык. Салкын иде, Санияне куенымнан чыгармадым. Мәскәүдә калсак, ачка үләсе идек. Кемгә кирәк без анда? Авылда ичмаса әти-әни, туганнар бар. Әле ярый кайтылган. Сугыш озак барды бит. Безнекеләр тиз арада җиңәр, дип уйлаган идек, булмады. Никадәр кеше кырылды. Минем ике абыем сугышта һәлак булды. Мөхәммәтхан да кайтмады. Берничә хаты килде дә бетте. Билгесез югалган, диделәр.


Хәлимә апа туган авылына кайткач, яшелчә бригадиры булып эшли. Ул якларда күп итеп кәбестә үстерәләр, шунда хезмәт куя. Күкрәк баласы булгач, аны окоп казырга җибәрмиләр. Ул елларда Юынчының яшь кызлары, хатыннары Кайбыч районының Подберезье авылына окоп казырга китә.


Шулай итеп, Хәлимә апа сугыш елларын әти-әнисе янында уздыра. Ә аннан янә кияүгә чыга:


– Әни каенатам Мөхәммәткә 1948 елда кияүгә чыга, – дип сөйләде Сания апа. – Әти дә Юынчы авылы егете була, иң кызыгы – алар сугышка кадәр очрашып йөргән. Ләкин ни өчендер әни Мөхәммәтхан исемле икенче егеткә кияүгә чыккан. Язмыштан узмыш юк шул, әти сугыштан исән-имин әйләнеп кайткач, баласы булуга карамастан, әнине кияүгә ала. Элегрәк сөйли торган иде: әти, әллә әнине эзләп, әллә эшкә дип, Мәскәүгә барган: «Ни өчен мине калдырып кияүгә чыктың? Мин сине һаман да яратам бит», – дигән. Әти әнине бик хөрмәтләп яшәде, алты балага җан биреп, олы тормышка аяк бастырдылар.


Килене сөйләгәннәрне Хәлимә әби елмаеп тыңлап торды. Аннан:


– Мөхәммәт мине гомере буе яратты. Яратып яшәргә кирәк, тормыш матур була, – дип өстәп тә куйды.


– Чынлап та яраткандыр, сугыштан соң баласыз, кияүгә чыкмаган хатын-кызлар да күп булган. Мөхәммәт абый Хәлимә апаны сайлаган, – дим.


– Безнең авылда ул чорда сугыштан кайткан шактый ир-атлар тол хатыннарга йортка кергән, – диде Сания апа. – Өчәр баласы белән кияүгә алганнар. Тормышлар авыр, ир-атларның сәламәтлекләре дәшулкадәр генәбулган. Күрәсең көйләнгән тормышка барып керүе җиңелрәк тоелгандыр.

Мөхәммәт абый сугышка 1942 елның13мартында китә Атучы булып Керзон линияләрендәхезмәт итә Берничәтапкыр яралана да. Тәнендәге ядрәкыйпылчыклары гомере буе үзен сиздерә Мөхәммәт Төхвәтуллин батырлыклары өчен «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнә Туган ягына исәсугыш тәмамлангач кына кайта. Башта колхозда эшли, бригадир да була.


Болар турында күбрәк Сания апа сөйләде, чөнки Хәлимәәби кайбер истәлекләрне инде оныткан. Йөзьяшәр әбинеңхәтере әле соңгы бер-ике елда гына шулай начарланган. Гомер-гомергәул авылның«аяклы» энциклопедиясе саналган. Әлләничәгазет-журналга язылып, бер хәрефен дәкалдырмыйча укып барган.


«БЕЗ АННАН КУРКА ИДЕК»


・ Әти белән әни бик аңлашып яшәде, ・ дип, сүзен дәвам итте Сания апа. ・ Сугыш тәмамлангач, әни 25 ел авыл кибетендәэшләде. Товарны ат белән ташыган. Әнигәбулышырга дип, әти дәгел кибеткәбарган. Әле мин белгәндәдәшулай булды.


Сүзнеңире турында барганлыгын ишетеп, Хәлимәәби җыр сузып җибәрде:


«Онытырлыкярымтүгел


Утларгасалсаларда..


Януларым көюләрем


Гелсинеңөченгенә..»


・ Әни җырларга ярата, ・ дип елмайды Сания апа. ・ Клуб сәхнәләрендәдәчыгыш ясады. Кая барса да, мәҗлес күрке иде. Үзен дәгел тәртиптәтотты, матур, пөхтәкиенеп йөрде. Әле остабикәбулып йөргәндә ашларга барганда, бер кесәсендә・ иннек, икенчесендәхушбуй йөртте.


Хәлимәәби килене сөйләгәннәрне канәгать бер елмаю белән тыңлап утырды. Аннан:


・ Рузиләдәкиләдидең күренми, ・ дип куйды.


Рузилә・ Сания апаныңолы кызы. Гаиләсе белән күрше Бакырчы авылында яши. Көн саен диярлек әбисе белән әнисенеңхәлен беләикән. Чынлап та, онык озак көттермәде, елмаеп-балкып Рузиләкилеп керде. Хәлимәәбинеңйөзе тагын да яктырып китте:


・ Безне әби үстерде, ・ диде Рузилә・ Безне генәтүгел, минем өч баламны да карады ул. Әбигәсиксән яшь вакытта, мин алты айлык улымны аңа калдырып, укырга киттем. Читтән торып Казан дәүләт педагогика университетында белем алдым. Әбиебез өч атна буе баланы карады. Ул вакытта әти-әни эшли иде әле.


・ Хәлимәәби сезгәкарата нинди булды: таләпчәнме, юашмы?


・ Әти-әнигәкараганда, без әбидән курка идек. Шул ук вакытта иңяшерен серләрне дәаныңбелән бүлештек. Акыллы усал булды ул. Әнидәй күреп яратабыз үзен.


・ Кызлар клубта озаграк торса, төнләурамга чыгып китәиде, ・ дип сүзгәкушылды Сания апа. ・ Кирәк икән, клубына да бара. Әле безне әрли: «Кызлар кайтмаган, сез йоклап ятасыз». Әни булгач, без ышанган: балалар да тәрбиядә өйдәдәбарысы тәртип.


・ Хәзерге дәүәни, дәүәтиләрдәкырыслык юк, ・ ди Рузилә・ Мин үзем дәбалалар белән эшлим, Бакырчы мәктәбендәрус теле, әдәбияты укытам. Өлкәннәр бүген оныкларын күбрәк иркәли. Нәтиҗәдә дәүәни белән дәүәтигәхөрмәт бик булмый. Безнеңәби исәкирәк чагында иркәли дә кирәк чагында сүгәдәбелде.


1-7


СЕБЕР ЮЛЫ


Хәлимәәбинеңакылы камил, тик хәтере генәялгышып куя. Менәбез сораштыра башлагач та, мәрхүм Мөхәммәт абый, сугыш башлангач, Мәскәүдән күчеп кайтулары турында әйбәт кенәбәян итте. ӘЮынчы авылы турында сораштыра башлагач:


・ Онытылган инде, балалар. Әлләкайчан булган, ・ дип куйды.


Сания апа телефоннан Гөлсинәапа Борһанованы чакырып алды. 2010 елга кадәр Юынчы төп белем бирүмәктәбенеңдиректоры булган бу ханым авыл турында шактый мәгълүмат җиткерде:


・ Юынчыныңтагын бер исеме ・ Сөнчәле. Тирәякта чуваш авыллары күп. Безнеңавылга да чуваш кешеләре нигез салган диләр. Сөнчәле ・ «чунь-чуле» чуваш теленнән «богау юлы» дигәнне аңлата. Рәсми чыганакларга караганда, безнеңавылдан ерак түгел Себер юлы узган. Бу турыда Каюм Насыйри да истәлекләрендәяза. Шушы юлдан төрле кешеләр йөргән, араларында угрылар, юлбасарлар да булган. Күрәсең алар начар ниятле әлеге адәмнәрдән качып, авылны ташлап киткән. 17нче йөз урталарында авылга татарлар килеп утырган. Мәрхүм әтием шулай сөйли иде. Ул авылга беренче мәчет салдырган кеше.


Акрын-акрын авыл бетеп бара. Үзебез артыннан йөри торгач, тугызъеллык мәктәп ачтырган идек. 2011 елда ябылды ул, хәтта башлангыч сыйныфлар да калмады. Әбезнеңбалалар Акъегет мәктәбенәйөреп белем ала.


・ Әйе, мәктәп бетте, ・дип көрсенеп куйды Хәлимәәби. ・ Сания дәукытучы иде бит, авылда мәктәптәукытты.


・ Без пенсиядәинде, ярар, ・ диде Сания апа. ・ Әменәавылда мәктәп ябылу кызганыч. Оптимизация дигән әйбер авылларны бетерүгәтагын бер сәбәп. Мәктәбе дәбулмагач, яшьләр нишләсен монда?


Гөлсинәапа әңгәмәне җанландырып җибәрде:


・ Хәлимәапа, син бер өер бүреләрне җиңгән кеше бит, сөйләәле, ・ диде.


・ Тимәде алар. Күзгәозак кына карап тордылар да китеп бардылар.


Баксаң күп еллар элек йөзьяшәр әбигәбүре өере очраган. Кичке якта ат белән товар алып кайта торган чагы булган. Ат, бүреләрне күргәч, туктап калып, урыныннан китмичә кешнәп торган. Хәлимәәби үзе бу турыда: «Бүреләр: «Өйдәкечкенәалты баласы кала, тимик без бу хатынга», ・ дип уйлаштылар ахры, алар кайбер кешеләргәкараганда мәрхәмәтлерәк», ・ дип сөйләгән.


Хәлимәәбинеңйөз яшьлек юбилеена, район администрациясеннән котлаулар килмәсәдә үзенеңисән 5 баласы (ике улы мәрхүм булган инде), 14 оныгы, 20 оныкчыгы, оныкчыкның1баласы (бишенче буын була!) җыелышып кайткан. Гөр килеп мәҗлес ясаганнар, видеосын да карап алдык. Мин менәнәрсәгәигътибар иттем: әби һәрчак изге теләк тели ・ һәркемгәдә Йөз яшенәҗитеп, саф акыл, сәламәтлек белән матур картлык кичерүенеңсере менәшунда түгелме икән?
1-5
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: