Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
105 яшьлек сайлаучы!

105 яшьлек сайлаучы!

Дуслар, сез әле сайлауга бардыгызмы?

17 марта 2024

Сарман районының Карашай Саклау авылында гомер кичерүче 105 яшендәге Шәйдуллина Зәкия Насыйбулла кызы инде 15 март көнне сайлап куйган. Әбекәй районның иң өлкән кешесе санала, шуның өчен аның хәлен белергә бик еш кунаклар килә.

Зәкия әби бәхетле картлык кичерә: ике кызы тәрбиясендә яши. Өлкән яшьтә булса да, әбекәй тормыштан артта калмый: бөтен яңалыкларны карый, сораша. Кызлары Рузалия белән Лилия әниләре турында менә нәрсәләр сөйләде: -15 март көнне иртән үк: “Кызым, сайлатучылар кайчан киләләр?”- дип берничә кат сорады. Алар килгәч сөенде инде: “Минем тавыш та кирәк икән”,- дип елмаеп җибәрде. Әниебез кешеләрне, тормышны яратты. Хәзер дә һич зарланмыйча яши. Зәкия әбекәйгә сәламәтлек телибез! Тагын үзенә шулай сайлауларда катнашырга язсын!

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: