
21 февраль – Халыкара туган тел көне!
21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә.
21 февраля 2024
ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга җиткерү макстатыннан оештырылган. Бүгенге көндә Җир шарында 7 меңнән артык тел бар. Заман шуны таләп итә: ким дигәндә 2-3 телне белергә тиешбез. Бу безнең дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Әмма Туган тел бер генә, шуны онытмыйк! Һәрберебез туган теленендә аралашсын, аны хөрмәт итсен. Бәйрәм белән, дуслар!
ТУГАН ТЕЛ
Туган тел — иң татлы тел,
Туган тел — иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма — Туган телне онытма!
Без — Тукай оныклары
Халкым бер тумыш көндә дә
Тукаен онытмады: Без — «Туган тел»дән туганнар
—
Без — Тукай оныклары! Шәүкәт Галиев
Добавить комментарий