
Ә сез тавыш бирдегезме әле?
Инде күпләр беләдер: 2015 елдан башлап “Безнең ишегалды” республика программасы эшли.
25 марта 2024
15 мартта киләсе елда төзекләндереләсе объектлар өчен тавыш бирү башланды.
Аның нәтиҗәләре буенча киләсе ел программасына кертеләчәк иҗтимагый киңлекләр исемлеге формалаштырылачак. Тавыш бирүдә 14 яшьтән өлкәнрәк татарстанлылар катнаша ала. Моның өчен Татарстан халкы ТР дәүләт хезмәтләре порталында 2024 елның 30 апреленә кадәр тавыш бирергә кирәк.
-Әлеге программа ярдәмендә тугыз ел эчендә 398 иҗтимагый киңлек төзекләндерелде, шуларның 225 объектында эшләр «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында оештырылды. Федераль һәм республика бюджетларыннан 23,9 млрд сум акча сарыф ителде,- диде Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов. Дуслар, без яшәгән урамның, районның, шәһәрнең киләчәге үзебездән тора! Битараф булмыйк, тавыш бирүдә катнашыйк!
Добавить комментарий