“Әҗәткә акча бирү савап”
Хәерле җомга көннәре белән, дуслар. Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән бүген әҗәткә акча бирү турында сөйләшәбез.
-Җәлил хәзрәт, мөселман кешесе әҗәткә акча биреп торса ярыймы?
-Ярый гына түгел, бу савап. Кеше сезгә мохтаҗлыктан нәрсә дә булса сорап мөрәҗәгать итә һәм син аның гозерен үтәдең икән, бу сәдака бирүгә караганда да әҗерлерәк санала. Аллаһ Раббыбыз: “Сәдака биргән әҗерне 10 мәртәбә арттырып бирермен”,- дисә, әҗәт өчен әҗер 18 мәртәбә күбрәк язачак. Ни өчен дигәндә, әҗәткә кеше мохтаҗлыктан сорый, ә сәдаканы без мохтаҗ булмаган кешегә дә бирүебез бар. Бигрәк тә хәзерге табыннарга сәдака өләшү гадәткә керде. Кайбер табында сәдакага мохтаҗ бер кеше дә булмый, шулай да ул өләшелә. Ә әҗәткә сорау – мохтаҗлыктан.
-Ә әҗәткә алучы вакытында акчаны кире кайтармаса гөнаһ буламы?
-Әҗәткә алган кеше беренче мөмкинлек туу белән әҗәтен кайтарырга тырышырга тиеш. “Әле бу кеше сорамый, кайтармый торыйм әле”,- дип, озак тотса, бу кеше гөнаһка тара. Әгәр яшәренә акчасы була торып, әҗәтне сораса, ул кеше шулай ук гөнаһлы була. Ә инде акчасы бетсә, үзенә кирәге чыкса, әҗәтен сорарга хакы бар.
Добавить комментарий