Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Җәйге лагерь: файдалы һәм күңелле ял!

Җәйге лагерь: файдалы һәм күңелле ял!

Быелгы җәйдә республиканың 170 меңгә якын баласы лагерьларда ял итә. (Мәктәп яны лагерьларын да кертеп). Яллар сезоны август азагына кадәр дәвам итәчәк.

09 июля 2024

Шул исәптән Арчада да “ТатАрча җәй” лагеры эшли. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган. Лагерь Арча педагогия көллияте базасында эшли. Биредә яшәү урыннары да яхшы, мультимедиа, спорт ягыннан барысы да заманча. Балалар студентлар тулай торагында яши, ашау да бик яхшы. Ел саен Россиянең егерме биш төбәгеннән 200 бала ял итә. Узган ел ике смена булган, быел бер генә.
-Унсигез көн дәвамында малай-кызлар чын татар мохитендә яшәп, Ана телләрен камилләштерәләр. Ул башка лагерьлардан нәкъ менә миллилеге белән аерылып тора. Татарчасы бик үк камил булмаган балалар да, унсигез көн дәвамында Ана телләрен шактый шомартып кайтып китәләр.
Мондый лагерьның нәкъ менә Арча шәһәрендә булуы гаҗәп түгел – мәдәниятле, әдәбиятлы төбәк бит без!- диде лагерь җитәкчелеге.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: