Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Җәйге сезон ачыла!

Җәйге сезон ачыла!

Ниһаять, көннәр җылытты.

17 мая 2024

Ә димәк башкалабыз җәйге тормыш белән яши башлый: ачык һавада концертлар, әдәби кичәләр, мастер-класслар башланып китәчәк. Бүген (17 майда) 19:00 сәгатьтә Черек күл паркы амфитеатрында җәйге сезон презентациясе узачак. Быелгы җәйдә Казан паркларында нинди кызыклы вакыйгалар булачак? Кайсы даталар билгеләп узылачак? Презентациядә шулар турында хәбәр ителәчәк. Шулай ук Казан парклары командасын тәкъдим итәчәкләр. Бүгенге кичәдә татар җырлары да яңгыраячак. Кыскасы, җомга киченә аерым планнарыгыз булмаса, Черек күл буен әйләнеп кайтыгыз, дуслар.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера