Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Җәйнең начар көне булмый!

Җәйнең начар көне булмый!

Суытып җибәрде. Тик барыбер рәхәт: бакча, болыннарда җәй исе... Дуслар, һәр көннең кадерен белеп калыйк! Җәйге шигырьләр укып бер хозурланыгыз әле.

25 июня 2024

Тәмле җәй (Ш.Галиев)

Аланнарда – җиләк исе,
Басуларда – иген исе,
Җәйләүләрдә – сөт исе…
Тагын аллы-гөлле чәчәк,
Кайнар кояш өстисе –
Шушы булыр җәй төсе!



Иң күңелле чак. (Бари Рәхмәт)

Җәйне көтәбез
Кайчан җитә, дип.
Җиткәч куркабыз
Үтеп китә, дип.

Җәй үзе шуны
Сизгән шикелле
Кыскарта төнне,
Озайта көнне.

Кояш соң бата,
Төннән таң ата;
Айга эш тә юк.
Ял итеп ята.

Кояшка эш күп:
Ул таңнан тора.
Иген уңдыра,
Безне кыздыра.

Безгә миләшләр,
Җиләкләр пешерә,
Яхшылык кына
Эшли кешегә.
P.S. Фотоларда Әгерҗе районы Кичкетаң авылы күренешләре.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: