Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Актаныш гаиләсенә “Ана даны” медале тапшырылды!

Актаныш гаиләсенә “Ана даны” медале тапшырылды!

Шатлыклы хәбәр – Актаныш районы Киров авылында яшәүче Венера Сабитовага шушы көннәрдә “Ана даны – Материнская слава” медале тапшырылды. Әлеге күркәм гаилә турында журналыбызның октябрь санында язган идек.

18 декабря 2024

Өч балалары үсеп беткәч, тәрбиягә ун бала алган Алмас һәм Венера Сабитовларны Актанышта гына түгел, республикада да яхшы беләләр. Алар катнашмаган конкурс калдымы икән? (Җиңүләре дә күп). Венера ханым социаль челтәрләрдә дә актив – тормышларын күрсәтеп бара.

-Әлбәттә, бик куандык,- диде Венера Сабитова. – Дөресен генә әйткәндә, “Ана даны” медален алырмын дип тә уйламадым. Кәгазь эше бик күп, җиде кат иләк аша чыгарга кирәк. Рәхмәт, дусларыма, гаиләмә. Дизайнер булып эшләүче Радмир Ахияров теләктәшлек күрсәтеп, киңәшләрен биреп торды. Әлбәттә, Актаныш район админстрациясенең дә ярдәмен тойдык, аеруча Дания Касыймовна рәхмәт. Әйткәнемчә, документ эше бик күп, аннан башка булмый иде. Алга таба да матур итеп гомер итәргә язсын. Балаларыбыз исән-имин булып, йөзгә кызыллык китермичә, бәхетле тормышта яшәсеннәр. Барысын да алар өчен дип эшлибез бит...

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: