Алда – каникуллар!
Ниһаять ул көн килеп җитте – җәйге каникуллар башланды. Ата-аналар да, балалар да җиңел сулап куйгандыр. Ул-кызларыбыз имин генә ял ит итеп, яңа уку елына яңа көчләр белән килсеннәр.
28 мая 2024
Бүгеннән мәктәп яны лагерьлары башланып китте, алар республикада 885. Мәктәп яны лагерьларына барлыгы 56 мең 884 бала йөриячәк. Шулай ук 114 стационар шәһәр читендәге лагерьлар эшлиячәк, анда 78 мең 631 баланы кабул итәчәкләр. Тагын әле 11 шифаханә-курорт оешмаларында 7 мең 700 бала ял итәчәк. Ә 46 палатка тибындагы лагерьларда 12 мең 529 малай-кызларны кабул итәчәкләр. Еракка җыенучылар да бар: 4 мең 996 бала Кара диңгез ярындагы дүрт лагерьга барачак.
Ә суммага килгәндә, Татарстан бюджеты 2024 елның җәендә балалар һәм яшьләрнең ял итүенә 2,3 млрд сум акча бүлеп бирәлгән. Болардан тыш дәүләт карамагында булмаган түләүле лагерьлар да бар. Аларның бәяләре төрлечә: утыз мең сумнан җитмеш меңгә кадәр.
Добавить комментарий