Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Алда мәктәп көтә!

Алда мәктәп көтә!

Санаулы көн тиз уза шул: уку елы башланырга өч атна вакыт калып бара.

08 августа 2024

Туксан көн парта артына утырмаган баланы яңадан элеккеге режимга кайтару ни дәрәҗәдә авыр булачак? “Росток” психологик-педагогик тернәкләндерү үзәге психологы Сәләхетдинова Гөлфия Әхмәтгали кызы безнең сорауга менә ничек җавап бирде:
-Беренчедән, көн режимын булдыру зарур. Җәй буе үз көенә йөргән бала, аерым бер салмак ритмда яши башлый. Уку елы башлангач, кисәк кенә бу ритмнан аерылу, бала өчен авыр булачак. Шуңа күрә мәктәп укучысын иртәрәк йокысыннан уятырга кирәк. Эш вакыты, әбәд вакыты дигән бүленеш булсын. Акрынлап китап-дәфтәрләрен караштырсын, барласын. Кыскасы, малай-кызлар үзләренең мәктәп укучысы икәнен искә төшерсен.
Ә инде баласы беренче сыйныфка баручы ата-анага киңәш шул: хәзер интернетта баланың мәктәпкә әзерлеген  тикшерә торган тестлар күп. Иң гади юл – бала кыска гына хикәя төзеп, сөйли алсын: яраткан хайваны, уенчыгы турында. Еш кына ата-аналар ялгыш фикер йөртә: укый, яза белсә, мәктәпкә әзерлек шул диләр. Тик уку, яза белү, мөһим түгел. Иң мөһиме – бала үзен иркен тотсын, мәгълүматны кабул итә белсен. Ә укырга, язарга ул өйрәнәчәк, монысы өчен борчыласы түгел.

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: