Алтын Урданы ни өчен тарихтан төшереп калдырырга теләгәннәр
Тыю салынган тарих
27 июня 2019
ШӘРЫК АЛДЫНДА БАШ ИЮ
1944 елның 9 августында ВКП (б) Үзәк Комитетының «Татар партия оешмасында массакүләм-сәяси һәм идеологик эшнең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында» карары дөнья күрә. Әлеге документ дөньяга чыгар алдыннан, республикада идеологик-сәяси эшнең торышын Мәскәү комиссиясе тикшерә. Аның иң кызган чагында җирле газетада ҮК кураторларының ачуын чыгарган тупланма басыла. ВКП (б) ҮК секретаре А. Щербаков исеменә доклад җибәрелә: «Красная Татария» республика газетасы редакциясе бу елның 14 июнь көнендә Берләшкән Милләтләр Оешмасы көненә багышланган махсус сан чыгарды. Газетаның беренче битендә редакция исеменнән: «Бу санны без батыр союзникларыбыз – Бөекбритания һәм Америка Кушма Штатларына багышлыйбыз», – дип хәбәр ителә. Газетаның исеме өстендә АКШ, Бөекбритания һәм СССР флаглары сурәте басылган һәм, моннан тыш, инглиз телендә сәламләү лозунгы бирелгән...» Нәтиҗә: газета «Гитлерга каршы коалиция булдыру һәм ныгыту эшендә Советлар Союзының ролен киметә, совет халкының һәм Кызыл Армиянең Гитлер Германиясенә каршы көрәштәге әһәмиятен түбәнәйтә»…
Алга таба эшләр кыза бара. Бер айдан соң Үзәк Комитетка чираттагы доклад китә. Бу юлы уяу комиссия Җучи олысы (Алтын Урда) тарихын «хаталы» бәяләү, «Идегәй» эпосы каһарманы – хәрби башлык Идегәйнең татар әдәбияты һәм тарихчылар тарафыннан, Алтын Урда хакимиятенә каршы көрәшүче буларак, «бозык» рәвештә күрсәтелүе, татар халкы үткәннәрендәге, аның милли, мәдәни һәм дәүләтчелек тарихындагы «ялгыш» тикшеренүләр булу сәбәпле борчылуын белдерә. Болар барысы да совет халыклары дуслыгын ныгытуга комачаулый, Совет власте дошманнары тегермәненә су коя, дип нәтиҗә ясый доклад авторлары.
Иптәшләрнең сүзенә ышанганда, хаталар, чыннан да, куркыныч. Әйтик, Татарстанда «Идегәй» эпосын татар мәдәниятенең иң югары казанышы буларак бәяләргә җөрьәт иткәннәр икән. Хәтта, гөнаһ шомлыгы, Идегәйне Давид Сасунский, «Юлбарыс тиреле витязь» һ.б. белән бер рәткә куялар. Ул гына да түгел, Идегәйне «азатлык көрәше герое» буларак олылап, «Совет әдәбияты» журналында Нәкый Исәнбәт мондый нәтиҗәгә килә: Туктамышка каршы көрәшеп, Идегәй Алтын Урдада мөстәкыйль дәүләтләр, шул исәптән Мәскәү кенәзлеге барлыкка килү һәм бүленеп чыгу өчен җирлек әзерли...
Партия органнарының ачу-нәфрәте һәм моның нәтиҗәләре тарих фәне өчен чын мәгънәсендә фаҗига булып чыкты. Урта гасырларның әдәби һәйкәле кинәт кенә Сталин идеологлары кулында тарихны кире язу өчен сәбәп-коралга әверелде... Август карарының бер пунктында түбәндәге юллар бар: «ВКП (б) Татар өлкә комитетына Татарстан тарихын фәнни өйрәнү эшен оештырырга тәкъдим итәргә, Татарстан тарихын яктыртуда (Алтын Урданы мактау, Идегәй турындагы ханлык-феодальлек чоры эпосын популярлаштыру) аерым тарихчылар һәм әдәбиятчылар тарафыннан җибәрелгән җитди җитешсезлекләрне һәм хаталарны бетерергә…»
«ДӨРЕС» НӘТИҖӘЛӘР
Юнәлешләр кичектергесез бирелә, тегермән ташы шунда ук әйләнә башлый. Өлкә комитетының беренче секретаре В. Никитин, Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры Х. Ярмөхәммәтов вазыйфаларыннан азат ителә, аларга шелтәләр белдерелә, кешеләр эштән куыла. Алтын Урда чорын тикшерүчеләренең «хаталары»н ачып күрсәтә торган, язучылар, сәнгать белгечләре иҗатында, галимнәрнең тикшеренүләрендә, идеология өчен җаваплы активлар эшендә «дөрес» басымнар куйган идеологик киңәшмәләр дә бер‑бер артлы үтә,
Хәзер инде Алтын Урда, рус кенәзлекләрен талаган, артка сөйри торган феодаль дәүләт буларак, бары тик тискәре рухта гына искә алынырга мөмкин. Татар халкы тарихы рус халкы белән берлектә царизмга каршы күтәрелгән восстаниеләр аша гына яктыртыла, милли азатлык хәрәкәте алгарышка каршы хәрәкәт буларак бирелә. Мәскәү кенәзлегенең һәм Россия империясенең колонизаторлык сәясәтен өйрәнүгә тыю салына. Гомумән, хәзер татар халкының чын тарихы 1917 елгы революциядән соң гына башлана.
ВКП (б) үзәк органы – «Большевик» журналында редакция тарафыннан мәкаләләр басыла. Алардагы төп фикер – «Алтын Урданың ролен, фәнгә каршы килеп, зурайту, матурлау» «бөек идея» – «СССР халыкларының ленинчыл-сталинчыл дуслыгы»нан чигенү булып тора да инде. Ә бу исә «халыклар арасында дуслыкның өзелүенә, Совет дәүләтенең куәтен какшатуга» китерә. Моның белән шөгыльләнергә маташкан кеше «дошманның ярдәмчесенә, бөек эшебезгә аяк чалучыга әверелә». Уңга‑сулга бер адым ясыйсыз икән, үзегезгә үпкәләгез, янәсе, без кисәттек.
Шундый хәлгә тарыгач, татар халкы тарихы белән нишләргә соң? Алтын Урдада тамырлары юк икән, Идел буенда татар каян килеп чыккан да бүгенге бәхетле көненә кадәр кайда, ничек яшәгән? Алар Тәңренең үзеннән, җиде кат күктән туп‑туры шушында төшеп утырмаган лабаса! Барлыкка килгән бушлыкны ничек тә булса тутыру өчен, гади генә бер схема уйлап табалар да аны махсус чарада – «Казан татарларының килеп чыгышы турында фәнни сессия»дә (1946 елның 25‑26 апрелендә СССР Фәннәр Академиясенең Тарих һәм фәлсәфә бүлеге һәм СССР ФА Казан филиалы белән берлектә үткәрелгән) рәсми ныгытып-беркетеп куялар.
Партия галимнәре Идел буе татарларының нәсел шәҗәрәсе рус халкы кебек үк татар-монгол изүеннән интеккән Кама һәм Идел болгарларыннан гына килә дигән фикердә үзара «килешә». Идел буе Болгары иле Алтын Урда составына вассал дәүләт буларак керә... Казан ханлыгы, имештер, Болгар патшалыгы нигезендә барлыкка килгән, бу исә Алтын Урда таркалу нәтиҗәсендә мөмкин булган. Алтын Урда рус һәм башка изелгән халыкларның көрәше аркасында яшәүдән туктый. Шул рәвешле татар халкы тарихы ул вакыттагы ТАССРның кечкенә территориясе белән чикләнә. Алтын Урданың татар милләте формалашуда зур роль уйнаган бай мәдәнияте белән барлык элемтәләр дә кискен рәвештә өзелә. Нәтиҗәдә, татарлар үткәннәрсез, тамырларсыз кала.
Тарих сәхифәләренең бәяны СССРда алга таба бары тик әлеге идеологик схема гына барды. Соңгы дистә елларда Россия тарихын өйрәнү акрынлап фәнни юнәлешкә салына. Тарих, ниһаять, хакимият хезмәтчесе функцияләреннән арына бара. Бу – катлаулы һәм озак процесс булып чыкты. Күп кенә архивлар ачылды, чит илләрнең тарихи чыганаклары белән танышу мөмкинлеге туды, каты куллы партия, дәүләт цензурасы юк хәзер.
Нәтиҗәдә, илнең үткәнендә күп милләтле тарихның бай төсләрен колачлаган буяулар төрлелеге чагыла башлады. Россия халыклары дуслыгы өчен бернинди куркыныч та юк икән ләбаса. Үзара тигезләр арасында дуслык ныклырак була ул, дип өйрәтә тарих галиҗанәпләре.
Добавить комментарий