
Алтын Урда цивилизациясе
Тарих сәхифәләре
09 октября 2017
Алтын Урда ул монгол-татар гаскәрләре тарафыннан Урта Азия һәм Көнчыгыш Европа җирләрен, шул җирләрдә яшәгән халыкларны басып алганнан соң барлыкка килгән дәүләт. 1236 елның көзендә монгол баскыннары Идел Болгары дәүләтен дә җимереп ташлыйлар. Болгар цивилизациясе яшәүдән туктый, борынгы бабаларыбызның дәүләтчелеге юкка чыга.

Алтын Урда ханын тәхеткә утырту тантанасы. «Шахнамә». 1330нчы еллар.
«УГЛАННАР БЕРГӘ КУШЫЛА...»
Советлар чорында монгол-татарлар алып килгән фаҗигане күпертеп күрсәтәләр иде. Имеш, Болгарда да, рус кенәзлекләрендә дә дистәләрчә, хәтта йөзләрчә шәһәрләр яндырылып юкка чыгартылган, халкы кылыч аша үткәрелгән һ.б. Әйе, Рус дәүләтенең Көнбатыш Европа илләре белән чагыштырганда күпкә көчсезлеге, артталыгы сәбәпләрен аңлату өчен монгол яуларын сылтау итеп алырга кирәк иде. Хәзер Мәскәү тарихчылары үзләре үк мондый карашның дөреслеккә туры килмәвен таныдылар. Әмма ни генә димә, сугыш сугыш инде ул, кан коюсыз гына булмый: җимерәләр дә, үтерәләр дә. Шул чорда яшәгән елъязмачыларның хәбәрләренә генә күз төшерик: «Болгар җирендә угланнар (монгол ханы уллары) бергә кушыла; гаскәрләр шулхәтле күп була ки, җир гөрелдәп һәм ыңгырашып тора, дошман явы тудырган шау‑шудан кыргый хайваннар һәм ерткыч кошлар катып кала. Башта монголлар штурм белән Олуг шәһәрне (Биләрне) алдылар. Бу шәһәр халкының күплеге, ныгытмаларының көчлелеге белән бөтен дөньяга билгеле була. Башкаларга гыйбәрәт итеп, шәһәр халкының бер өлешен үтереп бетерделәр, икенче өлешен әсир иттеләр». Бу сүзләрне фарсы тарихчысы Җүәйни язып калдырган. Шуңа охшаш мәгълүматны рус елъязмачысы китерә: «Шул ук көзне көнчыгыш илләрдән Болгар җиренә алласыз татарлар (монголлар) килә һәм Олуг шәһәрне яулап ала, картлардан алып имчәк балаларына кадәр барысын да корал аша уздыра. Бик күп товарлар кулга төшерә, шәһәрне яндыра һәм бөтен җирне әсир итә».

Кече манара янындагы төрбә. Болгар шәһәре. Җүчи Олысы. XIV гасыр.
Биләр шәһәрлегендә ул сугыш эзләре әлегә кадәр саклана. 1236 елны бик күп болгар шәһәрләре һәм авыллары талана, яндырыла һәм мәңгегә юкка чыга. Күренекле археолог Равил Фәхретдинов туплаган мәгълүматлардан күренгәнчә, монголларга кадәрге Идел Болгарындагы 100дән артык шәһәрнең бары тик 20се генә, 600ләп авылның 100 гә якыны гына Алтын Урда чорында яшәвен дәвам итә. Бу хәлне, теләсәң-теләмәсәң дә, монгол яуларының нәтиҗәсе, болгар тарихындагы олы фаҗига дип аңлатырга кирәк, минемчә.
ЯҢАРЫШ ҺӘМ КҮТӘРЕЛЕШ
Әмма тормыш туктап калмый бит ул, нинди генә канкоюлы сугышлар булмасын, халыкның бер өлеше исән кала һәм, бераз тынычлык урнашуга, торгызу эшләренә керешә. Тулысынча Алтын Урда дәүләте составына кушылган Болгар җирләрендә дә шулай була. Ике дистәгә якын шәһәр-крепость, йөздән артык яңа авыл үсеп чыга. Хәтта нигезенә кадәр җимертелгән Биләрнең халкы да, элеккеге башкаладан ике‑өч чакрым гына төньяккарак китеп, Чирмешән елгасына якынрак бер урында яңа шәһәр торгыза башлый. Дөрес, бу шәһәрнең ныгытмалары булмый (монголлар рөхсәт итми), әмма территориясенең мәйданы ягыннан – 180 га чамасы – русларның иң эре дип йөртелгән Владимир, Суздаль, Мәскәү, Ростов ише шәһәрләреннән дә өстенрәк тора ул. Хәзерге Татарстан җирләрендә генә түгел, башка өлкәләрдә дә яңа шәһәр һәм авыллар калкып чыга (әмма ничек кенә булмасын аларның саны монголларгача чор белән чагыштырганда күпкә аз).
Алтын Урда чорында Болгар олысының алга китешен ачык күрсәтеп торучы атаклы тарихи-археологик истәлек, әлбәттә, барыбызга да мәгълүм булган Болгар шәһәрлеге. Аның гөрләп чәчәк атып утыру чоры нәкъ менә XIV гасырга туры килә. Башлыча шул гасырның беренче яртысында хәрабәләре генә булса да бүгенге көннәргә кадәр сакланып калган Җәмигъ мәчете, Кара пулат (хөкем бинасы?), Ак пулат (җәмәгать мунчасы), Кече манара, таштан салынган төрбәләр һәм әлегә җир астында сакланып ятучы башка күпсанлы архитектура корылмалары төзелә. XIV йөзнең икенче яртысында, тиздән илне һәлакәткә китерәчәк хан тәхете өчен көрәш – «бөек чуалышлар» башланган чорда, Болгарның яңа ныгытмалары торгызыла. Монголларга кадәрге чор белән чагыштырганда Болгарның территориясе 10 тапкыр диярлек киңәйтелә – 380 гектарга җиткерелә. Алтын Урданың башка төбәкләре арасында Болгар олысының тагын бер өстенлеге була. Биредә халык элек-электән игенчелек белән шөгыльләнгән, һәм ул хәзер дә Урда шәһәрләрен, беренче чиратта, әлбәттә, башкала булган Сарай халкын яхшы сыйфатлы ашлык белән тәэмин итеп торган.
Болгарның күзгә күренеп баюы күпләрне кызыктырган, әлбәттә. Аңа юлбасар рус ушкуйниклары да тынгы бирмәгән, вакыт‑вакыт талап китә торган булганнар, Сарай хакимнәре алып барган сәясәткә каршы күтәрелгән әмир-ханзадәләр дә (мәсәлән, Булат-Тимер) Болгарны үзләренеке итәргә омтылган.
АЛТЫН УРДА ФЕНОМЕНЫ
Соңгы елларда тарихчы галимнәр Алтын Урданы (рәсми телдә – Җүчи Олысы) урта гасырларның иң югары үскән, цивилизацияле дәүләтләре исемлегенә кертәләр, дигән идек. Бу чыннан да шулай. Алтын Урда феномены беренче карашка аңлашылып та җитми кебек. Ничек инде малчылыктан һәм сугыш эшеннән башканы белмәгән кыргый монголлар икътисады да, мәдәнияте дә шулкадәр алга киткән дәүләт төзи алганнар? Әйе, алар – күчмәннәр, башлыча терлек асрау белән шөгыльләнгәннәр. Әмма, тупас көчкә нигезләнгән булса да, XIII йөз башында ук үзләренең дәүләтләрен дә төзеп куйганнар ич. Дәүләтнең башкаласы итеп 1207 елда Каракорым шәһәренә нигез салганнар. Тиздән тагын берничә шәһәр барлыкка килгән. Тора‑бара ул шәһәрләр һөнәрчелек үзәкләренә әверелеп киткән. Димәк, монголларга утрак тормыш та, күчмә терлекчелектән башка шәһәр һөнәрчелеге дә күптән таныш булган икән.
Туктамыш ханның Тархан ярлыгы. 1392 ел.

Туктамыш ханның Тархан ярлыгы. 1392 ел.
Яулап алган җирләрендә тарихка Алтын Урда, яки Җүчи Олысы булып кереп калган мөстәкыйль дәүләт барлыкка килгәч (монгол империясеннән тулы бәйсезлекне ул Батый ханның оныгы Мәнгү Тимер хакимлек иткән чорда, ягъни 1266–1282 еллар гына ала), монгол ханнары үзләренең кул астындагы өлкәләрнең һәм анда яшәүче күпсанлы халыкларның тотрыклы үсеше өчен шартлар тудырырга омтылалар. Ничек итеп? Көчле дәүләт – бай дәүләт ул, ә байлыкны тудыручылар – гади халык: игенчеләр, терлекчеләр, һөнәрчеләр һәм сәүдәгәрләр. Һәркемгә аңлаешлы шушы принциптан чыгып, монгол ханнары иң беренче чиратта бөтен илдә, шул исәптән, рус кенәзлекләрендә дә халык саны алу үткәрәләр һәм исемлеккә кергән һәр хуҗалыктан Сарай казнасына еллык керемнең уннан бер өлеше (дисәтинә) күләмендә салым – ясак түләүне таләп итәләр. Күп тә түгел, аз да түгел. Артыгын таләп итсәң, гади халык бөләргә мөмкин – бу куркыныч нәрсә. Баесыннар – салым да күбрәк керәчәк. (Исегезгә төшерегез: Татарстан Россия казнасына байлыгының күпме өлешен күчереп бара әле?). Тик шунысы бар: озак та үтми, салым җыюны монгол баскаклары кулыннан алып, кенәзләр кулына тапшыралар. Болар инде тунапмы-туный үз халкын, кирәк кадәресен хан казнасына озаталар, калганын – үзләре файдасына (Мәскәү кенәзе Иван Калита менә шулай баеган бит инде).
СӘҮДӘСЕЗ ДӨНЬЯ – ФАЙДАСЫЗ...
Байлыкның байтак өлешен, әлбәттә, һөнәрчелек тармаклары җитештергән продукция тәшкил итә. Һөнәрчелек дигәннән. Аның үсеш дәрәҗәсен күрсәтүче төп мәгълүмат, һичшиксез, археологик казу эшләре вакытында туплана. Алтын Урда шәһәрләре ярыйсы гына өйрәнелгән. Һөнәрчелек бистәләрен без монголларга кадәр яшәгән шәһәрләрне казыганда да табабыз. Артык зур булмаган чүлмәк яндыру, тимер кою мичләре – кирпечтән өеп ясалган горннар, һөнәрчеләрнең эш кораллары, ярымфабрикатлар... Ә менә Алтын Урда шәһәрләрендәге һөнәрчелекне нишләптер хәзерге заман термины белән сәнәгать дип, ә аларның остаханәләрен чын заводлар дип атыйсы килә. Әлеге «заводлар», мәсәлән, Сарай әл-Мәхрүсәдә (Әстерхан тирәсендәге Селитренное шәһәрлегендә) табылган чүлмәк ясау, кирпеч сугу һәм яндыру остаханәләре дистәләрчә гектар мәйданны биләп торган. Металлургия «заводларында» Көнчыгыш Европада беренчеләрдән булып чуен коя башлыйлар (дөрес, чуенны безнең ерак бабаларыбыз һуннар әле б.э.га кадәр II гасырда ук койганнар). Эре шәһәрләрдә зәркән әйберләре, пыяла савыт-саба, сугыш кораллары ясау осталары, күнчеләр яшәгән. Ләкин шуны искәртеп үтәргә кирәк: остаханәләрдә монголлар да, татарлар да түгел, бәлки Болгардан, Хәрәземнән, Кавказ якларыннан китерелгән тәҗрибәле һөнәрчеләр – сугыш әсирләре эшләгән.

Хатын-кыз баш киеме бизәге. Алтын. Җүчи Олысы. XIV гасыр башы.

Каеш бизәкләре. Алтын. Җүчи Олысы. XIV гасыр.

Коръән савыты. Көмеш. Җүчи Олысы. XIV гасыр.
Чылбырга асылган кулон. Алтын. Җүчи Олысы. XIV гасыр.
Икътисадның хан казнасына иң күп керем бирүче өлкәсе – сәүдә. Бигрәк тә тышкы сәүдәгә нык игътибар бирелгән. Әле Токта хан заманында ук, 1311–1312 елларда, илдә акча рефомасы үткәрелә. Сарай дирһәме тотрыклы акча берәмлегенә әверелә. Ул Алтын Урдада гына түгел, күрше дәүләтләрдә дә әйләнештә йөри. Үзбәк хан (1312–1342) сәүдә үсешенә мөмкин кадәр күбрәк ирек тудырган тәртип урнаштыра. Йөзләрчә чакрымнарга сузылган сәүдә юллары төзекләндерелә, кәрван-сарайлар төзелә, юлбасарларның сәүдә кәрваннарына һөҗүм итү, талау ихтималы юк дәрәҗәсенә җиткерелә. Ә иң мөһиме – чит ил сәүдәгәрләре өчен таможня салымы бик аз күләмдә билгеләнә һәм сатылачак товар бөясенең 3–5 процентыннан артмый. Сәүдәгәрләр өчен махсус юлкүрсәткечләр, Сodex Cumanicus тибындагы икетелле сүзлекләр чыгаралар. Тышкы сәүдә төп ике транспорт юлыннан алып барыла. Бөек ефәк юлы (коры җирдән) һәм Бөек Идел юлы буйлап Алтын Урда шәһәрләренә рус кенәзлекләреннән, Көнбатыш Европа, Балтыйк буе, Кытай, Һиндстан, Урта Азия, Кавказ һәм Якын Көнчыгыш илләреннән бай сәүдә кәрваннары агыла. Хан казнасына тупланган байлык шәһәрләр коруга, хан гаскәрен тотуга, сарай чиновникларын асрауга, мәдәниятны үстерүгә тотыла.
ШӘҺӘРЛӘР ҺӘМ БАЗАРЛАР МӘМЛӘКӘТЕ
Бүгенге көндә Алтын Урданың археологик картасына 100дән артык шәһәр билгеләп куелган. Сарай әл-Мәхрүсә (Сарай-Бату), Сарай әл‑Җәдид (Сарай-Бәркә), Кырым (Солхат), Хаҗитархан, Маҗар, Үкәк аларның иң зурларыннан саналган.
Сарай әл-Мәхрүсәгә Батый хан нигез сала. Ул Алтын Урданың икенче (Болгардан соң) башкаласы була. Хәрабәләре Әстерхан тирәсендә, бүгенге көндә дә Казан археологлары тарафыннан тикшерелә. Шәһәр үзенең матурлыгы һәм зурлыгы белән замандашларын таң калдырган. Ибн Баттута, шул заман сәяхәтчесе, болай дип язган: «Сарай шәһәре – аеруча зур, тигез җирдә урнашкан, халкы тулып торган, матур‑матур базарлы һәм киң урамлы гүзәл шәһәр. Бервакыт шәһәрнең бер олуг кешесе белән без, атка атланып, шәһәрне әйләнеп чыгарга ниятләдек. Без шәһәрнең бер читендә яши идек, аннан иртән чыгып киттек, ә икенче читенә төштән соң гына барып җиттек... Бу шәһәр урамнары тоташ йортлардан гына тора. Биредә җәмигъ гыйбәдәте өчен 13 мәчет бар. Аннан кала башка мәчетләр дә гадәттән тыш күп». Сарайда 75, ә кайбер исәпләүләр буенча 100 меңгә якын кеше яшәгән – бу урта гасырлар өчен искитәрлек зур сан.
Археологик материаллар күрсәткәнчә, башка шәһәрләрдән Сарай үзенең төзеклеге, уңайлыклары белән аерылып торган. Монда керамик торбалардан сууткәргечләр һәм канализация системалары эшләгән. Шәһәр кешеләре эчәр өчен суны арыклар белән тоташтырылган чыганаклардан алганнар. Шәһәр мәйданнарында фонтаннар атып торган. Тышлары балчыктан сырлап ясалган бизәкләр, ялтырап торган төсле плитәләр белән бизәлгән матур сарайлар һәм башка җәмәгать биналары, бай кешеләрнең торак йортлары яндырылган кирпечтән салынган. Диварларга, бинага керә торган төп (парадный) ишек өсләренә зәнгәр фонга ак буяу белән матур итеп Коръән сүрәләре язып куелган. Бүлмәләр мичтән торбалар аша идән астыннан җибәрелгән эссе һава белән җылытылган. Биналар эчендә яисә ябулы ишегалдында еш кына су бассейннары да ясалган.
Алтын Урда шәһәрләренең шул вакыттагы күренешен күз алдына китерү кыен түгел. Үзбәкстанның Сәмәрканд, Бохара шәһәрләрендә булган кешеләр шул чорда салынган биналарга охшаш архитектура истәлекләренә карап сокланалар. Менә шундый гүзәл биналарны инде XIV йөздә үк төзергә өйрәнгәннәр икән. Һәм бер Сарайда гына түгел.

Мәдрәсә. Солхат. XIV гасыр.

Җаникә ханым төрбәсе. Кырк-Ер. XV гасыр.

Түрәбәк ханым төрбәсе. Күнә-Үргәнеч. XIV гасыр.
УРДА – ӘДӘБИ БОСТАН
Алтын Урданы чын цивилизацияле дәүләт ясаган факторларның берсе – аның югары үскән мәдәнияте.Үзәкләштерелгән дәүләт, куәтле икътисад, күпсанлы шәһәрләр, чит илләр белән тыгыз бәйләнешләр мәдәният үсеше өчен уңай шартлар тудыра. Алтын Урда хакимнәре, бигрәк тә Бәркә, Үзбәк, Җанибәк ханнар, үз тирәләренә ерак илләрдән чакырып китерелгән зур галимнәрне, дин белгечләрен, шагыйрьләрне, башка гыйлем ияләрен җыйганнар, аларга эшләрендә, иҗатларында ярдәм итеп торганнар. Бу хакта аларның замандашлары язып калдырган. Мәсәлән, «Бәркә үз халкы арасында ислам дине тарата башлый, үз биләмәлеренең барысында да мәчетләр ача, галимнәрне һәм закон белгечләрен үзенә якынайта, алар белә дуслаша» (Ибн Халдун). Үзбәк хан вакытында ислам дине дәүләт дине дәрәҗәсенә күтәрелә, ул «галимнәр өчен өчен мәдрәсә төзи, гыйлемгә, фән кешеләренә бик тугрылыклы була» (әл-Омари). Җанибәк тә «галимнәргә, белемнәре, суфыйлыгы һәм диндарлыгы белән аерылып торган һәркемгә зур ихтирам күрсәткән» (Абу-л-Гази Баһадур). Урта гасырлар тарихчысы Ибн-Гарәпшаһ язганча, Бәркә хан чорында ук инде Сарай «фән үзәге һәм рәхәтлек чыганагы булып җитешә, кыска гына вакыт эчендә анда мактаулы галимнәр, атаклы телчеләр һәм башка атказанган зыялылардан торган шактый күпсанлы һәм көчле бер төркем оеша». Галимнәр хезмәтләрен гарәп, фарсы, төрки телләрендә язалар. Әдәби әсәрләр нигездә татар теленә якын торган кыпчак телендә үсеш ала. Рәсми хан ярлыклары, Алтын Урда әдәбиятының иң гүзәл әсәрләре – Котбның «Хөсрәү вә Ширин» (1342), Мәхмүд Болгариның «Нәһҗел-фәрадис» (1358), Хисам Кятибның «Җөмҗөмә солтан» (1369), Сәйф Сараиның «Гөлстан бит-төрки» (1391) әсәрләре шушы телдә язылган.
Алтын Урдада мәдәният чәчәк аткан чор озакка сузылмый, ул башлыча Бәркә, Үзбәк һәм Җанибәк ханнар идарә иткән елларга туры килә. XIV гасыр урталарында башланып киткән тәхет өчен бертуктаусыз көрәш, төрле өлкәләрнең бәкләре-әмирләре арасындагы сугышлар тискәре нәтиҗәләргә китерә. Алтын Урда таркалуга йөз тота. Моңа кадәр тыныч кына иҗат итеп яткан укымышлы затларның күпчелеге илне ташлап китәргә мәҗбүр була. Әмма Алтын Урда цивилизациясе бабаларыбыз тормышына, яшәешенә үзенең тирән тамырларын җибәрергә өлгерә инде. Татар тарихыннан Алтын Урда чорын алып ташлау мөмкин түгел.
Фаяз Хуҗин Фотолар автордан алынды
Добавить комментарий