
Алтын Урда һәм татарлар
Тарих сәхифәләре
16 ноября 2017
АЛТЫН УРДАНЫҢ ТАТАР ТАРИХЫНДА ТОТКАН УРЫНЫ
Миңа калса, соңгы елларда басылып чыккан фәнни хезмәтләрдә Алтын Урда дәүләтенең татар тарихында тоткан урыны бераз идеаллаштырылып һәм күпертелеп, ә татар-монголлар явы вакытында юкка чыгарылган Идел Болгары дәүләте һәм аның төп халкы булган болгарларның роле, киресенчә, кимсетелеп, кечерәйтеп күрсәтелә. Алтын Урда цивилизациясе булган – бу хәзер галимнәр арасында бәхәс уятмый торган тарихи факт. Әмма монгол-татар яуларына кадәр югары үскән Болгар цивилизациясе дә булган ич. Бу фактны да инкарь итеп булмый. Кайчандыр Болгар дәүләте урнашкан Урта Идел һәм Кама буйлары хәзер дә татарларның күпләп утырган җирләрен тәшкил итә. Болгарлар шул ук җирләрдә ике гасыр чамасы, 1236 елдан башлап, монгол-татарлар төзегән дәүләт составында яшәргә мәҗбүр ителәләр, аннан соң, Алтын Урда дәүләте таркалгач, 1437–1445 еллар аралыгында оешкан Казан ханлыгында яшиләр.

Монгол-татарлар тарафыннан Болгарның алынуы. Рәссам: Ф.Халиков
Хәзерге татарлар – башлыча Батый хан гаскәрләре белән килеп, үзләре яулап алган Көнчыгыш Европа далаларына таралып утырган, аннан соң безнең якларга – Идел‑Кама буйларына килеп төпләнгән төрки‑татар кабиләләре, дигән концепциянең авторлары болгар бабаларыбызның тарихын XIV гасырның урталарына кадәр китереп җиткерәләр дә, аннан соң аларны бөтенләй «юкка чыгаралар». Янәсе, болгарларның күп өлеше 1236 елгы монгол-татар яулары вакытында һәлак булса, калган өлеше исә XIV гасырның урталарында бөтен Урда территориясендә генә түгел, хәтта Көнбатыш Европа илләрендә дә таралган коточкыч үләт (чума) пандемиясе вакытында кырылып беткән. Болгар телен татар теле алмаштырган, имеш. Америкада яшәп иҗат итүче татар галиме, профессор Юлай Шамилоглының җиңел кулы белән фәнни әйләнешкә кергән һәм рәсми басмаларда да еш кулланыла торган әлеге концепциягә мин шикләнеп карыйм. Ни өчен дигәндә, әллә нинди канкойгыч сугышлар нәтиҗәсендә дә халыкны соңгы кешесенә кадәр кырып бетереп булмый. Тарих мондый фактларны белми. Каты сугышлар вакытында бәлагә дучар булган халык качып котылуның төрле юлларын таба, ахыр чиктә, башка, тынычрак төбәкләргә күчеп китәргә мөмкин.
Ә үләт эпидемиясенә килгәндә, эш болайрак тора. Ул Кытай һәм Һиндстан җирләреннән килеп чыга һәм тиз арада Сүрия, Кече Азия, Мисыр кебек дәүләтләргә тарала, тиздән Кырымга килеп җитә, аннан Көнбатыш Европа җирләренә күчә. 1351 елда үләт чире, Балтыйк буе илләреннән килеп, Псков халкын кыра, ике елдан соң Мәскәү кенәзлеген чолгап ала. Әлеге эпидемия соңыннан, нишләптер Түбән Новгородны урап үтеп, көньяк далаларына тарала. Болгар җирләренә килеп җиткәнме әлеге афәт? Бу турыда тарихи чыганаклар юк дәрәҗәсендә. Шулай да рус елъязмасында бер хәбәр урнаштырылган бугай. Димәк, үләт чире Болгарны читләтеп узган дип әйтә алмыйбыз.
Ярар, шулай да булсын ди. Әмма бит Урта Идел һәм Кама төбәкләрендә болгарлардан тыш башка халыклар да яшәгән. Нишләп соң алар кырылып бетмәгән? Мордвалар, мәсәлән, Урданың үләт чире котырынган үзәк җирләренә якынрак та урнашканнар – исән калганнар бит! Аңлашылып җитми. Галимнәрнең күпчелеге, әлеге коточкыч афәт нәтиҗәсендә хәтта үләт чире иң күп таралган Көнбатыш Европа илләрендә дә халыкның 25–30 проценты гына (бу да бик зур сан, әлбәттә) үлгән, дигән фикердә тора.
АРХЕОЛОГИЯ МАТЕРИАЛЛАРЫ НИ СӨЙЛИ?
Бу хакта археология материаллары ни сөйли? Үләт зәхмәте вакытында һәлак булган кешеләрнең коллектив каберлекләре табылмаган әлегә. Ә менә болгарларның Алтын Урда чорында да, Казан ханлыгы җирлегендә дә исән‑имин яшәп ятулары турындагы материаллар бихисап.
Монгол-татарларга кадәрге болгарлар тарафыннан кулланылган, калыплашкан чүлмәк ясау, кара һәм төсле металл, шул исәптән зәркән әйберләре җитештерү, сөяк һәм тире эшкәртү ысуллары Алтын Урда чорында да, Казан ханлыгы чорында да сакланып кала, традицион технологияләр онытылмый. Болгарларның төп шөгыле булган игенчелек тә юкка чыкмаган, әлбәттә. Күчмә терлекчелектән башканы белмәгән Монголия татарлары, безнең якларга килеп, тиз арада утрак тормышка күчкәннәр һәм иген игә башлаганнар, дип уйларга нигез юк.
Язма чыганакларда безне кызыксындырган сорауга җавап бирердәй хәбәрләрне күпләп табарга мөмкин. Кайберләрен генә искә төшереп үтик. Рус елъязмачылары XVI йөздә дә Казан ханлыгының төп халкын болгарлар дип атыйлар, ә Мәскәүнең бөек кенәзе Иван III исә, 1487 елда Казан ханлыгы өстеннән протекторат урнаштыргач, үзен «Болгар патшасы» дип игълан итә. Ханлыкның мәшһүр шагыйре Мөхәммәдъяр «Төхфәи мәрдан» поэмасында татарларга тискәре мөнәсәбәтен белдерә һәм үзен болгар халкының бер вәкиле дип саный. Шунысы да игътибарга лаек: әле XVII–XVIII гасырларда да Болгар дәүләтен һәм Казан ханлыгын яңадан торгызырга теләп, татарларны патша самодержавиесе үткәргән милли-колониаль изүгә каршы баш күтәрергә өндәүче каһарманнар табылып торган. Кыскасы, «болгар бабаларыбыз» татарларның милли үзаңында ныклы урын алган – бу өстәмә исбатлауны таләп итми торган тарихи факт.
НИ ӨЧЕН БЕЗ БОЛГАР ТҮГЕЛ, Ә ТАТАР?
Ул чакта нишләп соң безне болгарлар дип түгел, ә татарлар дип атыйлар? Хәзер шул сорауга җавап бирергә тырышырбыз. Моның өчен безгә тагын да борынгырак чорларга сәяхәт кыларга кирәк булыр.
Озак вакытлар без, тарихка татарлар исеме белән кереп калган борынгы кабиләләр иң әүвәл Төрки каганатлар чорына караган Күлтәгин, Төньюкүк, Билге каган исемле хәрби җитәкчеләр һәм юлбашчыларның кабер ташларына рун хәрефләре белән уеп язылган эпитафияләрдә телгә алына дип йөри идек. Әлеге ташлар VIII гасырда куелганнар, әмма татар кабиләләре («отуз татарлар», «токуз татарлар») VI гасыр уртасында булып үткән вакыйгаларны тасвирлаганда төркиләргә буйсынган кабиләләр исемлегендә «күренеп китәләр». Атаклы рус галиме профессор Сергей Кляшторный фикеренчә, сюнну/хунну кабиләләренең бер тармагы булган жуаньжуаньлылар, ихтимал, татарларның борынгы бабалары булгандыр, чөнки аларның, жуаньжуаньлыларның, икенче исеме кытай язмаларында сакланып калган – датань/таньтань. Иероглифлар белән язылган датань/таньтань сүзе дадар/татар рәвешендә әйтелгәндер, дип фаразлый белгечләр. Ә Датань, беләсегез килсә, – жуаньжуаньлыларның «җиңелү белмәс» юлбашчысы исеме. Халыкның исеме атаклы юлбашчылары исеме белән тәңгәл килгән очраклар тарихта мәгълүм нәрсә (мәсәлән, ногайлар, үзбәкләр). Шулай икән, татар этнонимының этимологиясе дә ачыклана дигән сүз. Әмма боларның барысы да әле галимнәрнең фараз дәрәҗәсендәге фикерләре генә.
Үзәк Азия далаларында күчмә тормыш алып барган борынгы татарлар турында төп мәгълүматны XIV гасыр фарсы тарихчысы Рәшид әд-Диннең «Җәми әт-тәварих» («Гомуми тарих») исемле фундаменталь хезмәтеннән таба алабыз. Әлеге хезмәттә башлыча Чынгыз хан һәм аның басып алу сугышлары, Монгол империясен төзүче ханнарның тарихы яктыртыла, әмма татар тарихына караган мәгълүматлар да бар. «Татарларның исеме элекке заманнардан ук дөньяга таралган иде, – дип яза Рәшид әд-Дин. – Аларның төп яшәү урыны – Буир‑Нур күле тирәсендә (Көнчыгыш Монголия. – Ф.Х.). Әлеге кабиләләр бер‑берсе белән еш кына сугышып торганнар». Шулай булуга да карамастан, дип дәвам итә Рәшид әд-Дин, алар монголларны үзләренә буйсындырап тоттылар. «Татарлар – күпсанлы халык, әгәр дә алар үзара дошманлыкларын бетереп, дус һәм бердәм булсалар, аларга кытайлылар да, күршеләрендәге башка кабиләләр һәм өлкәләр дә каршы тора алмаслар иде. Әле болай да алар әллә никадәр халыкны үзләренә караттылар. Татарларның чиксез бөеклеге, куәте, башка кабиләләрнең аларга булган хөрмәте нәтиҗәсе буларак, бик күп төрки ырулары аларның исемен үзләренә алдылар һәм татарлар дип атала башладылар». Әмма соңыннанрак, XIV йөздә, шул ук кабиләләр, монголларның көчен-гайрәтен күреп, исемнәрен «монгол»га алыштырдылар, дип төгәлли Рәшид әд‑Дин борынгы татар тарихына кыскача экскурсны.
ТАТАР КАБИЛӘЛӘРЕ
Әлеге экскурста безнең игътибарны җәлеп итәрлек тагын бер мөһим мәгълүмат бар: «Үзләренең гаскәрләре һәм патшалары булган данлыклы татар кабиләләренең саны – алты». Әлеге язмадан татарларның алты дәүләте булуы аңлашыла. Аларның берсе Буир‑Нур күле тирәсендә урнашкан, калганнарының урнашкан урыны күрсәтелмәгән. Рун язмаларындагы мәгълүматларга караганда, VI гасырның икенче яртысында һәм VII гасырда татарлар, кыргызлар белән берлектә, Төрки каганатына каршы сугышалар. 840 елда алар уйгырларга каршы күтәреләләр, әмма җиңеләләр. 842 елда исә, киресенчә, татарлар кытай чыганакларында кыргызларның дошманы һәм уйгырларның союздашлары рәвешендә телгә алыналар. Бераздан уйгырлар да, татарлар да кыргызларның җиңүен танырга, аларга ясак түләп торырга мәҗбүр булалар.
IX–X гасырларда татар кабиләләре Төньяк Кытай белән Көнчыгыш Төркестан арасындагы иксез-чиксез далаларда күчмә тормыш алып барганнар, үзләренең хәрби активлыкларын беркайчан да югалтмаганнар. XI гасырда яшәгән фарсы тарихчысы әл-Гардизи язмаларына караганда, татарлар Иртеш буйларында кимаклар дәүләтен оештыруда да турыдан-туры катнашалар. Үзара сугышларда җиңелгән татарларның бер төркеме төньяк-көнбатышка тарафка, Иртеш елгасының югары агымы тирәсендәге җирләргә килеп урнаша, һәм алар биредә кимаклар дәүләтенең башында торган татар династиясенә нигез салалар.
Төньяк Кытай белән Көнчыгыш Төркестан арасындагы татарлар күпләп урнашкан җирләр тарихка «Татар даласы» исеме астында кереп калган. Биредә яшәгән башка халыкларны, шул исәптән монгол кабиләләрен дә, татарлар дип атаганнар.
Урта гасырлар чорында яшәгән дала халыкларының тулы һәм дөрес тарихын язу искиткеч катлаулы эш. Төрле телләрдә сөйләшүче кабиләләр үзара сугышып торганнар, еш кына җиңелгән кабилә җиңүчесенең исемен кабул иткән. Кабиләләрнең яшәү урыннары да гел алмашынып торган.
XII йөз ахырларында Үзәк Азия далаларында көн күрүче кабиләләр арасыннан монголлар күтәрелә башлый. Тимучин гаскәрләре татарларны тулысынча үзләренә буйсындыралар. 1206 ел корылтаенда элегрәк татарлар тарафыннан үтерелгән Есүгәй-багатурның улы Тимучин Чыңгыз хан исеме белән Монгол дәүләтенең олуг ханы итеп сайлана. Татарларның күбесен ул үтертә, әмма аларның искиткеч батыр сугышчы булуларын да таный, шуңа күрә тәҗрибәле татар гаскәриләрен киләчәк сугышларда файдаланырга карар кыла.
1207 елда Чыңгыз хан башлаган яулап алу сугышлары 1223–1240 елларда аның оныгы Бату хан тарафыннан Көнчыгыш Европа территориясендә дәвам иттерелә. Ни гаҗәп, Европада «монгол» түгел, «татар» исеме тарала башлый. Моның сәбәбен XIII гасыр сәяхәтчесе Гильом Рубрук аңлатып бирә: «Чыңгыз (соңыннан аның уллары һәм оныклары. – Ф.Х.) сугышка керүче гаскәр башына татарларны куя торган була, һөҗүмгә дучар ителгәннәр аларны: «Әнә татарлар килә», – дип кычкырып каршы алганнар, шуңа күрә татар исеме тиз тарала». Соңыннан яулап алынган җирләрдә калкып чыккан Алтын Урда дәүләтенең халкын да гомумиләштереп татарлар дип йөртә башлыйлар. Әлбәттә, җиңелүгә дучар булган болгарлар, кайберәүләр уйлаганча, үзләренең асыл исемнәреннән баш тартып, «татар» исеменә тиз генә күчмәгәннәр. Аларны монгол-татарлар кул астына кермәгән күршеләре шулай атаган. Билгеле булганча, әле XIX гасырда да татарлар үзләрен «мөселманнар» яисә «болгарлар» дип атауны мәгъкуль күргәннәр. Алтын Урда дәүләте составында татар халкының этнос буларак формалашуы тәмамланмый, бәлки дәвам итә. Болгарлар составына тугандаш кыпчаклар килеп кушыла, әлбәттә, татар-монголларның да ролен инкарь итәргә ярамый. Әмма ни генә булмасын, галимнәрнең фикеренчә, бүгенге татарларның антропологик үзенчәлекләре монголоид татарлардан түгел, европеоид болгар бабаларыннан килә.
Добавить комментарий