Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Алтын урда ханнары

Алтын урда ханнары

Алтын Урда цивилизациясе һәм Алтын Урда дәүләтенең татарлар тарихында тоткан роле турында журналыбызның узган елгы 9–10 нчы саннарында язган идек инде.

02 августа 2018

Алтын Урда цивилизациясе һәм Алтын Урда дәүләтенең татарлар тарихында тоткан роле турында журналыбызның узган елгы 9–10 нчы саннарында язган идек инде. Ә хәзер шушы дәүләт белән идарә иткән ханнар турында бераз мәгълүмат биреп китәргә кирәк дип саныйбыз.
Алар – безгә, без аларга лаекмы?
Максатыбыз бит безнең, хәтерләсәгез, ике мең елдан артык тарихы булган халкыбыз арасыннан чыккан мәшһүр шәхесләр турында сөйләп, шуларга шәһәребез мәйданнарында, паркларда һәйкәлләр кую мәсьәләсен күтәрү дә әле. Алтын Урда ханнары бу хөрмәткә лаекмы? Бик авыр һәм четерекле сорау бу. Алтын Урда (рәсми исеме – Җүчи Олысы) монгол-татарлар тарафыннан төрле илләрне, халыкларны басып алулар, йөзләгән калаларны яндырып-җимереп җир йөзеннән мәңгегә юкка чыгарулар, искиткеч кан коюлар нәтиҗәсендә барлыкка килгән дәүләт ул. Соңгы елларда монгол-татар яуларының тискәре нәтиҗәләрен киметеп күрсәтергә омтылучы галимнәр төркеме барлыкка килде. Бәлки, чыннан да, Чыңгызхан оясыннан чыккан яугирләрнең вәхшилекләре элегрәк бераз арттырып күрсәтелгән булгандыр. Әмма аларның күбесе бит тарихи документлар белән расланган фактлар. Кабат исегезгә төшереп үтәм: монголларга кадәрге Идел Болгарындагы 100дән артык шәһәрнең бары тик 20се генә, 600ләп авылның 100гә якыны гына Алтын Урда чорында яшәвен дәвам иткән. Һәм иң аянычы – Болгар дәүләте үзенең суверенитетын югалткан. Без еш кына Казан ханлыгын яулап алган Явыз Иванны сүгәргә, барлык хәсрәтләрнең аннан башланганын расларга омтылабыз, әмма бит аңа кадәр Идел Болгарына кылыч тотып Чыңгыз оныгы килә. Аның сәясәте тарихта шулай ук берьяклы гына шәрехләп һәм бәяләп булмый торган прецедент. Әйе, сүз дә юк, монгол ханнары – Алтын Урда цивилизациясен тудыручылар. Әмма ул цивилизация татарларның гына мирасы түгел, ул мираска казахларның да, үзбәкләрнең дә, кырым татарларының да, башка төрки халыкларның да хакы бар. Алтын Урда бишегендә бердәм татар халкы барлыкка килде һәм үсте, диләр. Ай-һай... Чынбарлыкта исә хәзерге татар халкы башлыча элек болгарлар яшәгән җирдә формалашкан (хәзерге Татарстан, Сембер, Самара, Пенза, Мордовия, Пермь җирләре).
Чыңгызхан – татармы?!
Соңгы елларда тарихта, Чыңгызхан – татарлар нәселеннән чыккан шәхес булырга тиеш, дигән фикер урнаша бара. Димәк, без барыбыз да, Тимучин-Чыңгызхан кебек үк, баскын татарлар кавеменнән булып чыгабыз алайса? Мантыйкка сыя бу, тик фактлар белән генә раслыйсы бар. VI–VIII гасырлардан ук язма чыганакларда телгә алынган татарларны монголларга кадәр үк берничә дәүләт тоткан халык дип атыйлар. Моның да нигезе бар, әлбәттә (XIII–XIV гасыр фарсы тарихчысы Фазлуллаһ Рәшидетдиннең «Җамигъ әт-тәварих» әсәрендә якынча шулай диелә). Әмма ни өчендер бу дәүләтләрнең берсе дә чагыштырмача күптән түгел генә дөнья күргән 7 томлык «Татарлар тарихы»нда урын алмаган. Ниндирәк дәүләтләр алар, кайсы җирләрне биләп торганнар, шәһәр-башкалалары булганмы, ханнары кемнәр? Бу турыда берәү дә белми, хәтта шул ук Рәшидетдин дә.
%d1%87%d1%8b%d0%bd%d0%b3%d1%8b%d0%b7-%d1%85%d0%b0%d0%bd-3329076
Кыскасы, инде аңлагансыздыр, мин, болгар бабаларыбызны онытып, хәзерге татарларны монгол яулары белән килгән татарлардан килеп чыккан, дип исбатларга омтылучы сәясәтчеләр яклы түгел. Шул ук вакытта, тарихыбыздагы Алтын Урданың урынын да инкарь итәргә ярамый, дип саныйм. Бу турыда киләчәктә дә язылыр әле. Хәтер шундый нәрсә инде ул: еллар узган саен тарихи шәхесләргә бирелә торган бәя, заманга яраклаштырылып, үзгәреп тора. Александр Македонский – Шәрык илләрен канга батырган бөек илбасар. Наполеон Бонапарт – шулай ук бөек шәхес, гөнаһлары күптән онытылды инде. Явыз Иванга Россиядә узган ел һәйкәл салып куйдылар. Соңгы рус патшасы Николай II не («Канлы Николай») изгеләштерергә омтылалар. Миллионлаган совет кешеләренең җанын кыйган Сталиннан яңадан «сөекле юлбашчы» ясамакчылар... Һәм менә Чыңгызхан – канэчкеч җиһангир һәм акыл иясе. Аңа да һәйкәл куярга кирәк, дип җан атып йөрүчеләр табылып тора. Бәлки, чыннан да, шулай кирәктер?
Дөнья халыклары хакиме буласың килсә...
Чыңгызхан (чын исеме Темучин) 1155–1162 еллар тирәсендә монгол бае Есүгәй гаиләсендә туган. Әтисе үлгәннән соң (имеш, аны татарлар үтергән) бөтен монгол кабиләләре өстеннән хакимлек итү өчен көрәш башлый. 1204 елда соңгы көндәше, найманнар башлыгы Таян ханны җиңеп, 1206 елгы корылтайда бердәм Монгол иленең ханы – Чыңгызхан дип игълан ителә. Илдә «Яса» кануннары кертелә, әле һуннар чорыннан ук килә торган хәрбиадминистратив система урнаша, һәрберсеннән аерым санда сугышчылар бирә торган берәмлекләр – «унлыклар», «йөзлекләр», «меңнәр», «төмәннәр» билгеләнә. Чыңгызханның төп максаты – дөнья халыклары хакиме булу. Көчле һәм каты тәртипкә нигезләнгән гаскәр төзелә. 1207–1211 елларда Чыңгызхан армиясе Себер һәм Көнчыгыш Төркестан халыкларын (бурятлар, якутлар, ойротлар, кыргызлар, уйгурлар) буйсындыра, 1217 елда Кытайның Хуанхэ елгасыннан төньякта яткан җирләре басып алына, 1219–1221 елларда Урта Азия халыклары буйсындырыла. 1223 елда Калка елгасы буендагы сугышта рус-кыпчак гаскәрләре җиңелә, әмма Самара Дугасы янында булып үткән болгар лар белән сугышта монгол-татарлар беренче мәртәбә үзләре җиңелү ачысын татыйлар. Аның каравы, Чынгызхан 1227 елда Си Ся (тангутлар) дәүләтенә каршы сугышны җиңү белән тәмамлый. Шул ук елны ул гүр иясе була. Күргәнегезчә, Чыңгызхан ул – бердәм Бөек Монгол дәүләтен төзүче һәм гомерен сугыш эшенә багышлаган талантлы полководец. Әйе, Чыңгызхан башлап җибәргән хәрби сәясәт нәтиҗәсендә дөнья картасы тамырыннан үзгәрә.
Болгарга – ярлык алырга...
Азиядә һәм Европада башланып киткән сугышларны Чыңгызханның уллары, оныклары дәвам итә. Аларның берсе – Бату хан (Батый). Ул – Чынгызханның оныгы, Җучиның улы. Чама белән 1207 елда туган. 1227 елда әтисе үлгәч, аның Олысын (яулап алынган җирләрен) мирас итеп ала. Бөтенмонгол корылтае карары нигезендә Батуны Җучилар ыруының башлыгы һәм Көнчыгыш Европа илләрен яуларга җибәреләчәк гаскәрләрнең башкомандующие итеп билгелиләр. 1229 елда Батый гаскәрләре, Көньяк Урал, Түбән Идел буйларына чыгып, кыпчак һәм саксин җирләрен басып алалар. 1232 елда Идел Болгарстанына яу оештырыла, әмма Биләр тирәсендә аларны кире борылырга мәҗбүр итәләр. 1236–1237 елларда Батый сугышчылары кыпчакларны буйсындыралар, Идел Болгарстанын һәм аның башкаласы Биләрне (Бөек шәһәрне) тар мар итәләр, аннан соң Русь кенәзлекләренә таба юл тоталар, бер бер артлы аларны да җиңелүгә дучар итәләр. 1240 елда Киевны алганнан соң, Батый гаскәрләре Көнбатыш Европага ыргыла. Венгрия, Польша, Чехия, Болгария территориясендә уңышлы сугышлар алып бара. 1241 елның ахырында, Үгәдәй каан (каган – бөек хан) үлгәннән соң, Бөек Монголия империясенең яңа каанын сайлаячак корылтайга чакыру килгәч, Батый, Көнбатыш Европада сугыш хәрәкәтләрен туктатып, кире Түбән Иделгә әйләнеп кайта, Монголиягә барудан баш тарта һәм биредә яңа дәүләт – Җүчи Олысын төзү эшләренә чума.
scan-180716-0004
Үзенең ставкасы итеп Батый хан Болгарны сайлый, әмма башкала сыйфатында Түбән Иделдә Сарай исемле шәһәргә нигез сала (Сарай әл-Мәхрүсә, хәрабәләре хәзерге Әстерхан тирәсендә). Батый ханның 1242–1256 еллар эчендәге эшчәнлеге башлыча тыныч шартларда үтә. Ул, туып килүче дәүләтнең киләчәге турында кайгыртып, аның эчке һәм тышкы сәясәтенә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итә, басып алынган җирләр белән идарә итү системасын эшли. Җирле халыкларга еллык керемнең 10 проценты күләмендә салым салына, элеккеге Болгар җирләре һәм рус кенәзлекләре белән идарә итүчеләр өчен ярлык системасы кертелә. Рус кенәзләре хан кулыннан ярлык алыр өчен Болгарга килергә тиеш булалар. Батый хан Рим папасы, Әрмән патшасы, Сөлҗекләр солтаны белән дипломатик сөйләшүләр алып бара, яңа дәүләтне халыкара таныту өчен көрәшә. Шулай да ул әле тулы мөстәкыйльлеккә ирешә алмый, Бөек Монгол кааныннан бәйле булып кала, еллык керемнең билгеле бер өлешен Каракорымга җибәреп барырга мәҗбүр ителә. Батый хан хакимияте чорында Алтын Урданың (Җучи Олысының) якын киләчәктәге икътисадый һәм хәрби куәтенә нигез салына. Әмма безнең тарихыбызга Батый Идел Болгарстаны дәүләтен җимерүче сыйфатында кереп калган. Болгарларның монголтатар баскыннарына каршы Баян һәм Җик җитәкчелегендәге баш күтәрүләре дә Батый хан идарә иткән чорга туры килә (1238–1244 еллар тирәсе).
Мөстәкыйльлеккә юнәлеш алып...
1256 елда, Батый хан үлгәннән соң, Бөек Монгол кааны Мункә тәхеткә аның өлкән улы Сартакны – бердәм Монголия империясе тарафдарын утырта. Тик яңа ханга озак идарә итәргә туры килми, шул ук елны Каракорымнан Сарайга кайтып барышлый аны үтерәләр. Мункә каан тарафыннан тәхеткә тәгаенләнгән Сартакның улы Улакчы да хан тәхетендә берничә ай гына утырып кала. Ул да, әтисе кебек үк, төрле юллар белән тәхеткә омтылучы Бәркә оештырган җинаятьчел төркем корбаны була. Җүчи ханның улы Бәркә, өлкән туганы Батый белән бергә, 1236– 1242 елларда Идел Болгарстанына, рус кенәзлекләренә һәм Көнбатыш Европа илләренә каршы сугышларда катнаша. Аңа Төньяк Кавказ далаларын олыс итеп беркетәләр. Ул да, абыйсы Батый кебек үк, Җүчи Олысының Бөек Монгол империясеннән аерылып чыгуы өчен көрәшә, мөстәкыйльлек тарафдары була. Батый хан әле үзе исән вакытта ук энесенә, аның хакимлек итәргә яратучан холкын сизеп, шикләнебрәк карый, тиешле олысын да Сарайдан ераграк җирдән бүлеп бирә. Әлбәттә, бу шикләнүләр нигезсез булмый: Бәркә тәхеткә 1257 елда Батыйның улы Сартакны, оныгы Улакчыны һәм Баракчин исемле хатынын үтереп килә.
scan-180716-0001
Шулай да Алтын Урда дәүләтендә Бәркә хан тарафыннан үткәрелгән һәм илнең куәтен арттыруга юнәлтелгән эчке сәясәтне уңышсыз дип бәяләп булмый. Мәсәлән, шәһри Болгарда Җүчилар тамгасы белән, ләкин әле һаман да Бөек Монгол кааны исеменнән беренче Алтын Урда акчалары сугыла башлый, яңа акча үлчәү нормалары кертелә. Илдә салым җыю системасын камилләштерү максатында халык санын алу үткәрелә, бу эш баскаклар тарафыннан башкарыла. Яңа шәһәрләр калкып чыга, һөнәрчелек үсә, күрше дәүләтләр белән сәүдә мөнәсәбәтләре җайга салына. Бәркә хан Алтын Урда халыклары арасында ислам динен таратуга, мәчетләр төзелешенә, дини мәктәпләр ачуга да нык игътибар бирә. Сарай даирәсендә ерак Шәрык илләрендә укып кайткан югары белемле дин әһелләре күренә башлый. Шул ук вакытта илнең башкаласы Сарайда православие епархиясе дә барлыкка килә. Бөек Монгол империясеннән бәйле булып калса да, Бәркә хан мөстәкыйль тышкы сәясәт үткәрә. 1258–1259 елларда ул Литвага һәм Польшага яу оештыра, 1262 елда инде Монголия империясеннән аерылып чыгарга өлгергән Хулагу ханга каршы сугыш башлый. 1263 елда Төньяк Азәрбайҗан территориясен басып ала. Алай гына да түгел, Бәркә хан гаскәрләре Византия башкаласы Константинопольгә һәм Болгариягә кадәр барып җитәләр. Сугышлар барышында Бәркә хан Сөлҗек төрекләре һәм мәмлүкләр Мисыры белән килешүләр төзергә дә өлгерә.
scan-180716-0002
1266 елда Кавказ аръягы халыкларына каршы оештырылган яудан кайтканда вафат була. Җүчи Олысының хан тәхетен Батый ханның оныгы Мәнгу Тимер яулап ала. Ул Бәркә ханның Монгол империясеннән аерылып чыгу сәясәтен дәвам итә һәм бу өлкәдә зур уңышларга ирешә. Нәкъ менә Мәнгу Тимер вакытында Алтын Урда/Җучи Олысы, ниһаять, мөстәкыйль дәүләткә әверелә: Болгарда һәм башка шәһәр үзәкләрендә Алтын Урда акчалары Җучилар тамгасы белән, ләкин Монгол империясенең бөек ханы исеме урынына Мәнгу Тимер исеме куеп чыгарыла башлый. Каракорымга салымнар җибәрү дә туктатыла. Шулай итеп, Алтын Урда дәүләтенең оешу чоры чирек гасырдан артык вакытны ала.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: