Җәннәтле итә торган сүз...
Җомга көн мөбарәк булсын, дуслар. Гадәттәгечә, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән сөйләшүне дәвам итәбез.
-Җәлил хәзрәт, “Лә иләһә илләлаһ Мөхәммәд Расүлүлаһ” дип көн саен әйтүнең хикмәте зур, диләр...
-Әйе, бик зур. Бу сүзне ким дигәндә көнгә йөз тапкыр кабатларга кирәк. Җир йөзендә әллә ничә мең, миллионлаган сүзләр бар, әмма иң күркәм, иң хуш сүз – “Лә иләһә илләлаһ Мөхәммәд Расүүлүлааһ”. Чөнки бүтән бер сүз дә җәннәткә илтми. Үзең шулай дип әйтсәң, җәннәткә юл сузасың. Сиңа җәннәттә урын әзерли башлыйлар, фәрештәләр сиңа йорт салырга әзерләнә. Эшләгән изгелекләребез фәрештәләргә төзү кирәк-ярагы булып бара. Коръән, намаз уку, ураза тоту, садәка бирү – бөтенесе дә керә. Берәүнең урыны төзелә, берәүнеке тик тора, чөнки эшләгән яхшылыклары юк. Менә шуңа күрә җәннәттә кешеләрнең дәрәҗәләре төрлечә була. Бу дөньяда кылган гамәлләренә карап.
Мин оныкларыма тәнәфестә дә: “Лә иләһә илләлаһ Мөхәммәд Расүүлүлааһ”-дип йөрергә киңәш итәм. Зурлар өчен исә тагын да кирәк: күңелне чистарта. Алайса бүген бөтен чирне “нервы”дан диләр бит.
Добавить комментарий