Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
«Армиядә татарча җырладым!»

«Армиядә татарча җырладым!»

1 апрельдән Россиядә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды.

18 апреля 2024

 Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Аңлашыла, илдә барган вакыйгалар баласы солдат яшендә булган ата-аналарның төн йокыларын качырды... Республикада яшәүче 3 мең 500 гә якын гаиләгә кагыла бу. Язгы чакырылышта нәкъ шуның кадәр егетләребез хәрби хезмәткә китәчәк. Егетләр частьләргә 15 апрельдән җибәреләчәк.
Танылган юмор остасы, җырчы Алмаз Хәмзин безгә армия белән бәйле бер вакыйга сөйләде:

-Совет армиясендә ике ел (1969-1971 нче еллар) хезмәт иттем. Шул елларны әле дә сагынып искә алам, курортта яшәдем бит! Грузиядә – ракета гаскәрләренең космик частенда хезмәт иттем. Яшерен серләрне саклаучы бик кирәкле кеше идем. Авыл баласы өчен икенче дөньяда яшәп, күреп кайттым. Армия белән бәйле вакыйгалар күп минем. Шулай частьтә утырганда Илһам абый Шакировка охшатып “Кара урман”ны җырлап җибәрдем. Озак та түгел мине машбюрога чакырдылар. Килсәм, командир хатыннары утыра.

-Кайсы телдә җырлыйсың?
- диләр.
-Үз телемдә, татар телемдә,- дим.

Аларга да җырлавымны сорадылар. Шуның өчен тәмле чәйләр белән сыйладылар. Бераз вакыт үткәч, часть командиры хатыны тагын чакырта: -Безгә Тбилисидан генераллар кунакка килергә җыена. Аларга теге матур җырыңны җырларсың әле. Сиңа дип махсус костюмнар алдык. Татар дустыбыз дип таныштырырбыз,- диде. Башта аптырап та калдым. Аннан рәхәт булып китте, чын күңелдән җырладым! Туган җирдән еракта, башка халыклар каршында татарча җырлау бик мәртәбә, горурлык ул. Беренче тапкыр армиядә шуңа инандым.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: