Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Археологик казыну нәтиҗәләре

Археологик казыну нәтиҗәләре

Биләр туфрагында сакланып калган Җәмигъ мәчете хәрабәләре турында ниләр беләбез.

20 июня 2016

Шәһри Болгарның XIV йөздә төзелгән Җәмигъ мәчетен белмәгән кеше юктыр бүген. Күпләрегез аны барып та күргәндер, ерак бабаларыбызның кул җылысын саклаган борынгы таш диварларын сыйпап, күңелен сафландыргандыр, җанына сихәт алгандыр.
1-6

Ә менә Биләрнең изге туфрагында сакланып калган Җәмигъ мәчете хәрабәләре турында белүчеләр бар микән? Биләр урманындагы Хуҗалар тавына «Изге чишмә» суын эчәргә килүчеләр арасында әлеге сорауга уңай җавап бирүчеләр сирәк очрый. Кызганыч, әлбәттә Югыйсә Биләр мәчете тагын да борынгырак һәм, архитектура тарихын өйрәнүчеләр фикеренчә Болгар мәчетен салганда үзенәкүрәбер өлге булып хезмәт иткән.


Эчке шәһәрнең үзәгендә урнашкан булган ул мәчет. Без, профессор Альфред Халиков җитәкчелегендәге бер төркем археологлар, бирегә1972 елның җәен дә беренче тапкыр аяк басканда, җир өстендә аның эзләре дәкүренми иде. Ә менә мәчет хәрабәләре турында XVIII・XIX йөз сәяхәтчеләре язып калдырган мәгълүматлар сакланган.


ТАРИХ НИ СӨЙЛИ


Моннан 200・250нче еллар элек мәчетнең биек манарасы ерактан ук күренеп торган икән әле. Мәсәлән, «урыс тарихыныңатасы» Василий Татищев (1686・1750) үзенең«История Российская с древнейших времен» дигән китабында борынгы Биләр каласы урынында сакланып калган таш бина хәрабәләре турында яза. Алар арасында, ди ул, үзенең элеккеге данын һәм бөеклеген әле һаман да югалтып бетермәгән бер бина, галимнеңүз сүзләре белән әйтсәк, «портал или врата великого храма и столп» һәркемнең игътибарын җәлеп итә Ягъни манарасы («столп») һәм фасад стенасыннан бераз алга чыгарып эшләнгән Шәрык архитектурасына хас «П» рәвешле төп ишеге («портал, или врата») булган ниндидер зур мәчетнең(«великий храм») хәрабәләре була инде ул.


Биләр җирлегендә1769елда тикшеренүләр алып барган тарихчы һәм сәяхәтче Николай Рычков та әлеге мәчетнең манарасына сокланып карап торган. «Сакланып калган биеклеге 5・7 аршинга җитәторган әлеге манара таштан һәм кызыл кирпечтән салынган, стенасы исәяшел һәм зәңгәрсу төстәге чынаяк плитәләр белән капланган булырга охшый», ・ дип яза Рычков.


Әлеге сүзләрне 1832 елда Биләрдәбулып киткән язучы һәм публицист, Казанда чыга торган «Заволжский Муравей» журналы нәшире Николай Рыбушкин да кабатлый. «Хәрабәләренәкарап фикер йөртсәң・ дип яза ул, ・ бу мәчет Болгарныкына караганда күпкәзур булгандыр».


XIX йөз урталарында мәчетнеңэзе дәкалмый диярлек. Ташларын, манара нигезендәгеләренәкадәр, тирәюнь халкы хуҗалык кирәк-яракларына ташып бетерә Кайчандыр изге урын саналган җирләрне әкренләп сөрәбашлыйлар.


1-4


Биләр мәчетенең таштан салынган өлеше. Х гасыр ахыры. Нияз Халит реконструкциясе.
 

«МӘЧЕТБУ ЕГЕТЛӘР АЧЫШЫГЫЗБЕЛӘНКОТЛЫЙМ»


Күз алдына китерегез: Биләрнеңэчке шәһәрен иңләп алган киңбасу, игеннәр өлгереп килә Без басып торган җир бераз калкурак. Игътибар беләнрәк карасаң бу калкулыкта берән-сәрән аунап яткан таш кисәкләрен абайларга мөмкин. Туфрагы да тирә-юньдәге кебек кара түгел, көлсу, известьмы-көлме кушылган. Төзелеш калдыклары, дип аңлатты җитәкчебез Альфред Хәсәнович. Без менәшунда, бик киңмәйданда, казу эшләре үткәрергәтиеш.


Шуны да искәртәсем килә безнеңаста нинди бина ятканын алдан ук фаразлау мөмкин түгел иде. Безгәбит берәүдәаныңтөгәл урынын билгеләп калдырмаган. Мәчет икәнен соңыннанрак ачыкладык.


20・30 сантиметр калынлыктагы беренче катламны алып ташлауга ук, биредәзур бина хәрабәләре ятканы аңлашылды. Тирәнрәк казып төшкәч, аның планы да ачыклана башлады. Туры почмаклы бина булган, эчендә колонна эзләре. Гомуми мәйданы 2000 квадрат метрдан да артыграк булыр кебек. Менәшул хәл дә беренче сезонны тәмамлап, төп эшләрне киләсе елга калдырып, экспедициябез Казанга кайтты. Беренче елныңэш нәтиҗәләре турында археологларның Мәскәүдә ел саен чыгып киләторган экспресс-җыентыгына кечкенәмәкаләязарга кирәк иде. Альфред Халиков, әле Биләр дә чакта ук, без казый торган объект хан сарае булырга тиеш, дип йөрде. Шул ук вакытта профессорыбыз моныңкоры фараз икәнен дәяшермәде.

Киләсе елныңҗәй башын без тагын шул ук казылмаларда каршыладык. Казу мәйданын төньяк-көнбатышка таба ярыйсы гына киңәйттек. Бу урында рәт-рәт багана чокырлары китте. Башта безнеңҗитәкчебез, болары ・ хан сараен уратып алган агач стена эзләре түгелме икән, дип уйлаган иде. Бераздан бу фикердән баш тартырга туры килде. Багана эзләре зур гына турыпочмак мәйдан хасил итәләр иде.


Альфред Хәсәнович архитекторларга мөрәҗәгать итәргәбулды. Ике-өч көннән Биләргәборынгы архитектура корылмаларын реставрацияләүбуенча атаклы
белгеч, архитектор Сәйяр Ситдыйк улы Айдаров килеп төште. Без ачкан объектларга бер генә күз төшерде дә, озак уйлап тормастан, соңгы сүзен дә әйтте:

– Мәчет бу, егетләр, ачышыгыз белән котлыйм! Ике өлештән тора: бусы – таш мәчет, ә тегесе, багана эзләре генә сакланганы – агач мәчет.


Һәм бик тә гади, ышандырырлык итеп, исбатлап та бирде. Без шаклар катып, ике олы галимнең сөйләшкәнен тыңлап, бер читтә басып тордык, Альфред Хәсәнович, шатлыгыннан нәрсә эшләргә белмичә, очып-канатланып дигәндәй, архитектор дусты белән (алар, чыннан да, күптәнге дуслар иде) казып чыгарылган объектларга яңа күзлектән карап бәя бирә башлады:


– Кайсы якка карап тора бина? Дөрес, кыйблага. Бердәнбер колонналы зал ни өчен? Әйе, гыйбәдәт кылу өчен. Болгар ханының кабул итү залы түгел ул. Менә монда михраб урыны булырга тиеш. Ә манарасы кайда? Манарасыз мәчет булмый ич.


– Җир астында әле ул. Менә бу тирәдәрәк булыр кебек.


Шул ук көнне, җитәкчебез кушуы буенча, казылмаларны тагын бераз киңәйттек. Бер атнадан безнең алда мәчет стенасыннан 1,5 метрга читкәрәк китеп салынган турыпочмаклы (7,2 х 6,6 м) таш манара нигезе пәйда булды. Нык торган – котлованының тирәнлеге генә дә 3 метрга җитә.


Менә шулай. Хәзер инде мәчетебезгә тагын бер тапкыр күз төшерик.


Без казып чыгарган бинаның нигез эзләре генә сакланып калган. Шулай да бик ачык күренеп тора: заманында ул ике өлештән торган. Баштарак, Х гасырның беренче яртысында, зур гына агач мәчет салып куйганнар. Ул 1420 квадрат метр мәйданда урнашкан. Аннан соң, шул ук гасырның ахырларында, агач мәчеткә терәтеп, яңасын җиткергәннәр. Ак таштан. Ул 1076 квадрат метр мәйданны били. Таш мәчетнең эчендә 6 рәт колонналар тезелгән (һәр рәттә дүртәр колонна, аларның нигезе – стилобатлар гына сакланган). Көньяк-көнчыгыш стенасы тыштан ярымколонналар – пилястралар белән бизәлгән.


Бу – Идел Болгарстанында археологлар тарафыннан ачылган бердәнбер мәчет. Шәһри Болгардагы XIV гасыр мәчетеннән зуррак. Биләрнең үзәгендә, хан сарае тирәсендә урнашкан. Болгар иленең үзәк мәчете булып торган дисәк тә дөреслеккә хилафлык китермәбез кебек.


1-5


Биләр мәчетенең иң борынгы өлеше. Нияз Халит реконструкциясе.
 

«БАЙ ФЕОДАЛ ЙОРТЫ»


Агач мәчет янында ике катлы кирпеч йорт торган. Без аны, шартлы рәвештә, «бай феодал йорты» дип атадык. 1971–1972 елларда казып тикшергән идек. Ул бина X йөз ахырларында төзелгән булып чыкты. Беренче катта дүрт бүлмәсе бар. Һәрберсенең мәйданы 16 квадрат метр. Йорт идән астыннан үткәрелгән махсус каналлар буйлап йөрүче эссе һава белән җылытылган. Биредә, күрәсең, үзенең гаиләсе белән югары дәрәҗәле берәр дин әһеле яшәгәндер. Әлеге бина җәмәгать мунчасы булмадымы икән, дип фаразлаучы галимнәр дә бар. Шәрык илләрендә мәчет янына, намаз алдыннан тәһарәт алып чыгу өчен, мунчасын да салып куя торган булганнар, имеш. Ай-һай, агач бинага терәтеп диярлек урнаштырырлар иде микән ул мунчаны?


Җәмигъ мәчетенең көнчыгыш ягында мәйданы ягыннан артык зур булмаган зират урнашкан. Биредә 50ләп кабер тикшерелде. Үлгән кешеләрнең кайберләре кирпеч төрбәләр эчендә ята иде. Барысы да саф мөселман йоласы буенча җирләнгәннәр. Антропологларның әйтүенә караганда, монда күмелгән кешеләр баш сөякләренең төзелеше ягыннан гади кешеләрдән бераз аерылып торганнар (монголоид сыйфатлары күбрәк). Бу – болгар ханнарының, аларның якыннарының, гомумән, югары катлау кешеләренең каберләре булырга тиеш. Шәһәр уртасында, Җәмигъ мәчете янында, махсус төрбәләрдә гади кешеләрне күммәсләр, шәт.


МӘЧЕТ КАЙЧАН ТӨЗЕЛГӘН?


Һаман мәчет турында уйланам. Аның агач өлеше соңрак, таш бина төзелгәннән соң, мәдрәсә булып хезмәт итмәдеме икән? Ә мәчет үзе, бәлки, 922 елда, Болгар иленә Багдад илчелеге килгәч төзелә башлагандыр?


Шул елда бит болгар ханы ислам динен рәсми рәвештә кабул итә. Хәтерегезгә төшереп үтәм: 920 елда Алмыш хан (мөселманча исеме – Җәгъфәр ибн Абдаллах) Багдад хәлифәсе Мөкътәдиргә язган хатында аннан Болгарга, беренче чиратта, халыкка ислам динен һәм шәригатен өйрәтерлек галимнәр, аннан соң, дошманнар һөҗүменнән саклану өчен кальга – ныгытылган шәһәр салып бирергә сәләтле оста төзүчеләр җибәрүне үтенә. Белгәнегезчә, аның бу теләкләре кабул ителә, хәлифә хәзрәтләре тарафыннан Багдадтан Болгар иленә зур илчелек җибәрелә. Ислам дине рәсми рәвештә кабул ителгәннән соң (бу тантаналы вакыйга 922 елның 16 маена туры килә), күп булса, атна-ун көн вакыт та үтмәгәндер, Җәгъфәр ибн Абдаллах үзенә буйсынган кабилә башлыкларын һәм аларга буйсынган халыкны (кулларына балта-пычкы тотарга сәләтле ир-атны, дип уйларга кирәк) яңадан җыя һәм алар көнчыгыш тарафка, Җаушыр елгасы тирәсенә юнәләләр. Барып җиткәч, биредә ике ай чамасы булалар. Нишлиләр? Төгәл генә әйтеп булмый, ә фаразлар бар.


Җаушырны күп кенә галимнәр Кече Чирмешән елгасы белән тәңгәлләштерә. Бу чыннан да шулай булса, Болгар ханы һәм гарәп илчелеге әгъзалары белән килгән халыкны – төзүчеләрне кальга корырга һәм мәчеткә нигез салырга дип алып килмәгәннәр микән? Мин бу сорауга, археология материалларына таянып, уңай җавап бирер идем.

Югарыда әйтелгәнчә, агач мәчетнең төзелә башлау вакыты Х гасырның беренче яртысына карый. Профессор Альфред Халиков үзенең хезмәтләрендә әлеге мәчетнең тагын да борынгырак чорга, IX гасыр ахырына караган булу ихтималын да искәртеп үткән иде. Һәрхәлдә, 922 ел – болай гына уйлап чыгарылган дата түгел.


Тагын бер кызыклы фактка игътибар итик. Мәчет тирәсендә гади кешеләр яши торган агач (бура) йортлар, хуҗалык корылмалары, ашлык саклау амбарлары урнашкан. Арада берничә оригиналь, безнең якларга бөтенләй дә хас булмаган торак йортлар бар иде. Аларның стенасы чыбыктан (читәннән) үрелеп, ике яктан калын итеп кызыл балчык белән сыланган. Өй эчендә, хәтта ишегалдында да, тандыр тибындагы мичләр. Баш ватып та торасы юк – биредә, һичшиксез, Урта Азия якларыннан, Шәрык илләреннән килгән кешеләр яшәгән. Ирексездән, Багдад илчелеге белән килгән төзүчеләр түгел микән, дип уйлап куясың.


1-1


Биләр мәчете хәрабәләре казу эшләре тәмамланганнан соң
 

САКЛЫЙ АЛЫРБЫЗМЫ?


1976 елда, казу эшләре төгәлләнгәннән соң, мәчет урынын һәм «бай феодал йортын» бераз рәткә китереп, архитекторлар Сәйяр Айдаров һәм Фәридә Зәбирова эшләгән проектка таянып, консервацияләп куйдылар. Ул вакытта әле «Изге чишмә» турында уйлаучы да юк иде. Халык Биләр хәрабәләрен, Җәмигъ мәчет урынын карарга килә иде. Вакытлар үткән саен консервацияләп куйган борынгы биналарыбыз җимерелә башлады, элеккеге матурлыкларын югалтты.


Ике дистә еллап вакыт үткәннән соң, 1997 елда, «Татнефть» берләшмәсе, зур чыгымнар белән санашмыйча, Хуҗалар тавын, «Изге чишмәне» төзекләндерү буенча киң күләмле эшләр башлап җибәрде. Биләр археологиясе музее да төзеп куйдылар хәтта. Чишмә тирәләре танымаслык булып үзгәрде.


Җимерек хәлгә килгән Җәмигъ мәчетне яңадан бер мәртәбә консервациялә деләр. Әмма ул, йомшак кына әйткәндә, уңышсыз чыкты. Бүген анысы да ташландык хәлдә. Бирегә хәзер экскурсияләр дә оештырылмый. Биләр дәүләт тарихи-археология музей-тыюлыгы да, Алексеевск муниципаль районы җитәкчеләре дә, республикабызның Мәдәният министрлыгы да бу хәлгә борчылмыйлар. Борынгы болгар бабаларыбызның монгол яуларына кадәр үк төзелгән уникаль архитектура ядкәрләренә мондый караш безне гаҗәпләндерә. Музей-тыюлыкның иң беренче бурычы шул һәйкәлләрне саклау һәм халыкка күрсәтү түгелмени?
1-2
Биләр мәчете хәрабәләре. Консервациядән соң.
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: