Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
“Әти-әнинең балага калдырган иң зур мирасы – яхшы тәрбия”

“Әти-әнинең балага калдырган иң зур мирасы – яхшы тәрбия”

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев еш кына балалар тәрбиясе турында сөйли. Бүген без дә шушы теманы күтәрергә булдык.

24 января 2025

 

-Җәлил хәзрәт, балаларга ничек дөрес тәрбия бирергә?

-Балаларның сөенечен күрим дисәң, аларны игелек кылудан тәм табарга өйрәтергә кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в): “Әти-әнинең балага калдырган иң зур мирасы – яхшы тәрбия”,- дигән. Байлык белән генә бала тәрбияләп булмый... Бер бала әтисеннән:

-Әтием, син көненә ничә сум акча эшлисең?- дип сораган. Әтисе:

–Мең сум,- дип җавап биргән. Көннәрдән бер көнне әлеге бала әтисеннән алты йөз сум акча сораган.

-Ул акча сиңа нәрсәгә кирәк?- дигәч бала кеше:

-Мин тырышып дүрт йөз сум акча җыйдым, син алты йөз сум бирсәң, мең сум була. Шул акчаны сиңа бирер идем дә, бер көн буе минем белән булуыңны теләр идем,- дигән. Тәрбия кылганда балаларга тиешле шелтә, күпмедер җәза бирү, корылык вакытындагы яңгыр кебек үк кирәк.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: