Әтиләр көне котлы булсын!
Бүген Әтиләр көне! Әйе, 2021 елдан бирле тагын бер яңа бәйрәм барлыкка килде.
20 октября 2024
Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, октябрьнең өченче якшәмбесе Әтиләр көне билгеләп үтелә.
Әтиләр көне дөньяның төрле почмакларында бәйрәм ителә. Кайдадыр ул июнь аенда, кайдадыр ноябрьдә билгеләп узыла. Ә бәйрәм беренче тапкыр Америкада үткәрелә башлый. Аның тарихы болай: Америкада яшәүче Сонора Додд, әтисенә рәхмәт йөзеннән шәһәр хакимиятенә әтиләргә багышлап бәйрәм үткәрү тәкъдиме белән чыга. Сонораның әтисе, әниләре вафат булганнан соң, алты баласын үзе генә тәрбияләп үстерә. Бәйрәм әлеге шәһәрдә 1910 елда билгеләп үтелә. Ә ун елдан соң бөтен Америкада үткәрелә башлый.
Россиядә дә хәзер рәсми рәвештә Әтиләр көне бар. Һәм бу бик сөенечле күренеш. Әтиләр – безнең яклаучыларыбыз, иң газиз, иң кадерле кешеләребез! Без аларга саулык, сөенечле гомерләр телибез. Балаларыгызның яратуын, кадер-хөрмәтен тоеп яшәгез. Сез безгә бик кирәк!
Добавить комментарий