Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Аттила: иң мәшһүр гун хакиме

Аттила: иң мәшһүр гун хакиме

Тарих сәхифәләре

20 февраля 2018

Тугандаш төрки халыкларның барысы да үзләренең тарихларын борынгы һуннардан башлый, дип язган идек инде. Кытай елъязмаларында һуннар турындагы иң борынгы хәбәрләр б.э. кадәр IV–III гасырларга карый. Нәкъ шул чорда, аксөяк һуннар нәселеннән чыккан Тумань-шаньюйның улы Модэ хакимлек иткән елларда (б.э.к. 209–174), көчле Һун дәүләте оеша һәм тиз арада күрше Кытай империясенең көндәшенә әверелә.
ҺУН ДӘҮЛӘТЕНЕҢ ТАРКАЛУЫ
Әмма тәхет өчен туктаусыз бар­ган көрәш нәтиҗәсендә Һун дәүлә­те көчсезләнә. Хуханье-шаньюй кул астындагы һуннарның бер өле­ше б.э.к. 52 елда кытайларга буй­сына, Чжичжи-шаньюй җитәкче­легендәге һуннар исә, кытайларга коллыкка төшүдән куркып, көнба­тышка таба хәрәкәт итә башлый. Дөрес, б.э.ның I гасыры уртала­рында Юй-шаньюй Һун дәүләте­нең Модэ чорындагы көчен-куәтен һәм бердәмлеген яңадан кайтара, тик озакка түгел. 93 елда кытайлар йогынтысы астында торган көньяк һуннар төньяк һуннарны тар‑мар итә, бердәм дәүләт таркала. Бертук­таусыз сугышлардан туйган һуннар гаиләләре белән, тынычлык эзләп, туган ватанын калдырып, көнба­тыш тарафларга юл тоталар. Юлда очраган кабиләләрне йә сугышып, йә тыныч сөйләшүләр нәтиҗәсендә үзләренә буйсындырап, алар башта Балхаш күле тирәсенә, Көньяк Себер далаларына, аннан соң Сырдәрья, Арал диңгезе буйларына килеп чы­галар, әкренләп Каспий һәм Көньяк Урал далаларында таралып утырган халыкларны да үзләренең вассал­лары итәләр.
1-3
Шунысын искәртеп үтәргә кирәктер: әлеге күченеп утыру, кайберәүләр уйлавынча, яшен тиз­легендә булмаган, шактый озак, ике‑өч гасыр буена дәвам иткән. Бары тик 370нче елларда гына һуннар Идел елгасына килеп чы­галар. Биредә алар башта күчмә сармат кабиләләрен, аннан соң, тагын да көнбатышкарак хәрәкәт итеп, әле II гасырда ук Скандинавия һәм Балтыйк диңгезе буйларыннан Кырымга килеп төпләнгән герман телле готларны тар‑мар итәләр.
Аңлашыла булса кирәк, күчеп утырулар барышында һуннар төр­ле телләрдә сөйләшүче күп кенә халыклар белән аралашканнар, беришләрен хәрбиләр ясап, гаскәрләренә кушканнар, кат­наш гаиләләр барлыкка килгән һәм нәтиҗәдә алар үзләренең этник йөзләрен югалтканнар диярлек. Туган илләрендә – Үзәк Азия да­лаларында яшәгән хуннар белән Көнчыгыш Европага килеп чыккан хуннар арасында зур аерма бар, диләр галимнәр. Һәм бу дөрес тә. Европа хуннарын шуңа күрә тарих фәнендә гуннар дип атау гадәткә кергән. Мәкаләбезнең герое Аттила әнә шул гуннарның иң мәшһүр­ләреннән инде.
ЕВРОПА ГУННАРЫНЫҢ КОРОЛЕ
Гаҗәп хәл: Аттиланы Европа ил­ләрендә безгә караганда күбрәк беләләр. Аның турында дистәләр­чә фәнни һәм популяр китаплар, романнар һәм пьесалар язылган, диссертацияләр якланган. Аттила образын исландлылар «Өлкән Эдда» («Старшая Эдда»), немецлар «Ни­белунглар турында җыр» («Песнь о нибелунгах») кебек урта гасыр­лар чорында иҗат ителгән героик эпосларында, Рафаэль, Делакруа – картиналарында, Джузеппе Верди, Рихард Вагнер кебек бөек компози­торлар исә операларында һәм сим­фонияләрендә мәңгеләштергән. Аттилага багышлап хәтта медальләр чыгарганнар. Аттила – Венгриядә иң популяр, киң таралган ир-егет­ләр исеме. Нишләп шулай?
Аттила – Европага күчеп килгән гуннар берләшмәсенең башлы­гы (урта гасыр хроникаларында аны король дип йөрткәннәр), атаклы җиһангир, акыллы һәм хәйләкәр дипломат. Ул 400 нче еллар тирәсен­дә туган дип фаразлана. Аның әти­се Мундзук – Европа гуннарының элеккеге идарәчесе Ругиланың бер­туган энесе. 434 елда Ругила вафат булгач, Аттила олы туганы Бледа белән бергә идарә итә. 445 елда, аның әмере буенча Бледа үтерел­гәч, тәхеттә үзе генә кала. Европада ул Гун дәүләтенең юлбашчысы бу­ларак таныла. Әлеге дәүләт Аттила идарә иткән чорда бик нык көчәя, көнчыгышта Каспий диңгезеннән башлап, көнбатышта Рейн һәм Ду­най елгаларына кадәр булган җир­ләрне, анда яшәүче халыкларны берләштерә.
1-4
Гун дәүләтенең башкаласы – Ат­тиланың ставкасы – Паннониядә, Дунай буенда, хәзерге Венгрия территориясендә урнашкан була. VI гасырда яшәгән гот тарихчы­сы Иордан язмаларында бу став­ка «авыл» («селение») дип атал­ган, әмма шунда ук «әлеге авыл искиткеч зур шәһәрне хәтерләтә», дигән сүзләр дә өстәлгән. Әлеге «авыл» яхшы ныгытылган була. Аның уртасында Аттиланың агач бүрәнәләрдән салынган искиткеч матур, ишек-капкалары бизәкләп эшләнгән сарае балкып тора.
Хәзер грек тарихчысы һәм дипло­мат Приск Панийский язмаларына күз төшереп алыйк. Ул 449 елда Кон­стантинополь илчелеге составында Аттила сараена килә. «Без килеп җиткәндә, – ди ул, – бөек король әле сараенда юк иде. Бераздан ул да күренде. Атына атланган килеш кенә горур кыяфәт белән үзен җырлап каршы алучы кызлар төркеме яныннан үтте. Үз өеннән аны кар­шы алырга дип, кулларына көмеш подноска куелган эчемлек тотып, министр киңәшчесенең хатыны чыкты. Эчемлек тутырылган савыт­ны король галиҗанәпләре иелмичә генә кулына алды, әкрен генә эчеп җибәрде һәм сараена таба атла­ды». Илчелекне Аттила өч көннән соң гына кабул итә. Илчелек составындагы кешеләрнең һәрберсе ишек төбендә үк хуҗаның исәнлеге өчен эчеп куярга тиеш була. Аттила аларны күрше залда диванга кырын яткан килеш каршы ала. Илчеләрне йомшак кәнәфиләргә утырталар. Сөйләшүләр тәмамланганнан соң, кунакларны тагын, һәрберсен ае­рым-аерым, хуҗа хөрмәтенә эчеп куярга мәҗбүр итәләр. Аннан соң алар янына бай сыйлар куелган кечкенә өстәлләр чыгарып куялар. Тәмле‑тәмле ризыклар, эчемлекләр алтын‑көмеш савытларга, касәләргә тутырылган була. Бары тик Атти­ла өстәленә генә агач савыт‑саба һәм гади генә ризыклар куела.
Приск Панийский Аттиланың төсенә-кыяфәтенә дә игътибар итә: кара чәчле, киң күкрәкле, яссы бо­рынлы, гади генә киенгән кыска гәүдәле һәм олы башлы бер кеше була ул. Грек илчесе аны «зирәк акыллы киңәшче, ярдәмгә мох­таҗларга шәфкатьле һәм дуслары­на тугрылыклы зат» буларак тасвирлый. Шулайдыр. Әмма ничек кенә булмасын, башка җиһангир­лар кебек үк, ул да үзенең хәрби гамәлләре белән басып алынган илләргә, кол дәрәҗәсенә төшерел­гән халыкларга күпме кайгы-хәсрәт, газап-җәфалар китерүе турында уйлап та карамаган.
АТТИЛАГА КАРШЫ ТОЗАК
Гуннар белән Ругила идарә иткән чорда ук әле Көнчыгыш Рим им­периясе (Византия) белән тыгыз элемтәләр урнаша. Император Феодосий II, гуннар яу чапмасын өчен, аларга ел саен 350 фунт алтын күләмендә салым түләп тора. Бледа һәм Аттила вакытында император белән яңа килешү төзелә (игътибар итегез: ул килешүгә гуннар атла­рыннан төшмичә, ягъни римлылар­га артык илтифат күрсәтмичә генә имза салалар). Бу килешү буенча Константинополь салым күләмен ике тапкыр арттырырга ризалык бирә. Алай гына да түгел, импера­тор гаскәрләре яу белән Сицилия якларына чыгып киткәч, Бледа һәм Аттила, көчле армия туплап, катапульталар, тараннар һәм башка төрле камау машиналары белән империя территориясенә килеп керә. Берничә крепостьны һәм Наис шәһәрен кулга төшерәләр. Импе­рия халкы куркып кала: бу җиңү төньяк варварларының Константинопольгә дә һөҗүм ясарга сәләтле армияләре барлыгын күрсәтә ич. Феодосий еллык салымны 1000 фунт алтын күләмендә түләп торырга вәгъдә итеп кенә котыла.
Аттила, тәҗрибәле дипломат һәм сәясәтче буларак, Феодосий IIнең йомшак идарәче булуын аңлый, шуңа күрә аның казнасын дипло­матик юллар белән талавын дәвам итмәкче була. Констан­тинопольне сугышып ала ал­маячагын да белә ул – башкала бик көчле ныгытылган була. Дөрес, 447 елның 27 гыйнварындагы көчле җир тетрәү нәтиҗәсендә аның стеналары җир белән тигезләнә диярлек, әмма аны бик тиз яңа­дан торгызалар, элеккеге җитез­лекләрен җуйган гуннар шәһәргә керергә өлгерми дә калалар. Аттила башка тактикага күчә – империя­нең Балкан өлешендәге 70кә якын шәһәрен, хәрби ныгытмаларын пыран‑заран китереп ташлый. Император Феодосий II Аттила­ның таләпләрен канәгатьләнде­рергә мәҗбүр була: еллык салым 2100 фунт алтын күләмендә бил­геләнә, 6000 фунт алтын күләмен­дә элеккеге бурычлар кайтарыла. Казна бушап кала. Бу хәлдән ничек чыгарга белмәгән византиялеләр гуннар патшасын юк итү планы коралар. Аттиланың ставкасына баручы рәсми делегация соста­вына 50 фунт алтынга Хризафий атлы камергер яллаган катыйль­не дә кертәләр. Әмма Аттиланың шымчылары Феодосийның әлеге ниятен белеп алалар. Җәзага тарту урынына, Аттила үзенең сәркәти­бен һәм 50 фунт алтын салынган капчыкны муенына асып катыйль­не Константинопольгә – импера­тор хозурына озата. Гуннар короле Феодосийдан үзенә яңа илчелек җибәрүне һәм делегация составы­на империянең күренекле санов­никларын һәм үлем җәзасына тарту өчен Хризафийны да кертүен таләп итә. Аттила үз теләгенә ирешә, Ви­зантия императоры оятка кала.
1-5
БЕРЕНЧЕ ЗУР ҖИҢЕЛҮ
451 елда Аттила Көнбатыш Рим империясе территориясен яулап алырга керешә. 500 мең (кайбер чыганакларда – 700 мең) сугышчыдан торган армиясе белән ул Галлия һәи Бургундия җирләренә бәреп керә. Көнба­тыш Рим империясе белән аның союздашларының Аэций коман­далыгындагы берләштерелгән ар­миясе гуннар белән Орлеан шәһәре янында очраша. Аттила гаскәрләре, көтелмәгән басымга түзмичә, кире чигенә башлыйлар. Ләкин Аэций аларга тыныч кына качарга ирек бирми. 15 июньдә хәзерге Труа шәһәре янындагы Каталаун кы­рында тарихка «халыклар сугышы» исеме белән кереп калган коточкыч бәрелеш була. Югалтулар, якынча исәп белән дә, 165 мең кешедән артып китә. Бу Аттиланың беренче зур җиңелүе була. Әмма ул төшен­келеккә бирелми: уңышсызлыкка очраса да, армиянең төп көчләрен саклап кала бит әле.
ҖИҢҮЛӘР ҺӘМ ИРЕШҮЛӘР
452 елда Аттила Италиянең төньяк провинцияләренә һөҗүм итә. Бу юлы инде Аэцийның гуннарны туктатырлык көчле коалициясе булмый. Аттила башта Венеция тирәсендәге Аквилея шәһәрен ка­мап ала, яуны уңышсыз дип санап чигенергә торганда гына, шәһәрдән үзенең балаларын алып китүче ләкләкне күреп, туктап кала. Моны ул үзе өчен яхшыга юрый. Акви­лея яңадан камап алына һәм ахыр чиктә бирелергә мәҗбүр була. Аннан соң бер‑бер артлы Падуя, Мантуя, Верона, Бергамо шәһәр­ләре яулана. Ниһаять, Миланга чират җитә. Әлеге шәһәрне кулга төшерү аерым бер символикага ия була, чөнки биредә Константин Рим империясен рәсми рәвештә христиан дәүләте дип игълан ит­кән, һәм ул беркадәр вакыт Көнба­тыш Рим империясенең башкала­сы ролен үтәгән. Хәзер бу башкала христиан диненнән ерак торган «мәҗүсиләр» кулына күчә.Берзаман Аттила Миланның бик бай һәм матур бер сараенда Рим императорын алтын тәхеткә утыртып сурәтләгән картинаны күреп ала. Тәхет янында аунап яткан мәетне ул гуннар ыруын­нандыр дип кабул иткән, күрәсең, картинаны яңадан «төзәтеп» язар­га куша. Алтын тәхеткә рәссамнәр Аттиланың үзен утыртып куялар, аның аяк очында капчыкларын­нан алтын акчалар коючы куркак императорлар бил бөгә. Гуннар короленең заказы белән эшләнгән әлеге картина, галимнәр фике­ренчә, Аттиланың Рим империя­сен юк итәргә омтылышын түгел, бәлки буйсындырып кына тоту теләген чагылдыра.
Феодосийдан соң тәхеткә мен­гән яңа император Валентиниан Аттилага илче җибәрә. Илче әлегә епископ, киләчәктә Рим папасы урынында калачак Лев исемле туры сүзле һәм акыллы бер сәясәт­че була. Капитуляция шартлары турында сөйләшү башлангач та, Аттила үзенә хатынлыкка импера­торның Гонория исемле сеңлесен сорый. Риза булалар. Римга яу ча­буның кирәге дә калмый.
АТТИЛАНЫҢ ҮЛЕМЕ
Аттила кире Паннониягә, үзенең резиденциясенә юл тота. Була­чак хатыны Гонориянең Римнан килүен көткән арада ул үзенә яңа бер кәләш таба. 953 елда ул Бургундия чибәре Ильдикога өйләнеп куя һәм беренче төндә үк, аңа күз дә төшермичә, ни сәбәпледер, шәраб эчәргә тотына. Күп эчкән, күрәсең, көтмәгәндә борыныннан кан килә башлый һәм кан күп агудан ул җан бирә. Тик шунысы бар: кайбер чыга­накларда күрсәтелгәнчә, Аттила беркайчан да исергәнче эчмә­гән. Бәлки аны үтергәннәрдер? Шикләнү нигезсез түгел, әмма сорау җавапсыз кала.
Аттиланы олылап җирлиләр: гәүдәсен, Үзәк Азиядәге һун ба­баларында кабул ителгән борын­гы йола буенча, өч катлы табутка (аларның берсе саф алтыннан) урнаштыралар, баш һәм аяк оч­ларына, мәңгелек йортта кирәк булыр дип, алтын‑көмеш са­выт-сабалар, сугыш кораллары, ат дирбияләре куялар. Күмүдә катнашкан кешеләрнең барысын да шул ук көнне юк итәләр.
1-1
ГУН ДӘҮЛӘТЕНЕҢ ЯЗМЫШЫ
Аттиланың вафатыннан соң үз эченә дистәләгән халыкларны туплаган Гун дәүләте тиз арада таралып та бетә. Күпсанлы улла­ры арасында аның мирасы өчен көрәш башлана. Гепидлар короле Ардарих баш күтәрә, Недао (Не­дава) елгасы янындагы сугышта Аттиланың яраткан улы Эллак һәм аның 30 меңгә якын сугышчы­сы һәлак була. Исән калганнарын Эллакның Денгизих һәм Ирник исемле туганнары Көнчыгыш Европага, Днепрның түбән агы­мы тирәсендәге җирләргә алып китәләр. Шул гуннардан бер төр­кем Идел‑Кама төбәгенә күтәрелә. Республикабызның Менделеевск районындагы Турай каберлегендә, археолог-галимнәр фикеренчә, Европадан кайткан гун сугышчы­лары күмелгән.
Гуннар – Көнчыгыш Европа да­лаларына килеп төпләнгән бе­ренче төркиләр, ә Аттила исә шул гуннарны Көнбатыш Европа ха­лыкларына танытучы җиһангир. Гун сугышчыларының һәм алар белән бергә башка «варварлар­ның» актив көрәше аркасын­да колбиләүчелек строе хөкем сөргән Рим империясе җиңелә, нәтиҗәдә, яңа прогрессив тәр­типләр урнашу өчен киң мөм­кинлекләр ачыла. Әйе, Европа гуннарының төп шөгыле – сугыш. Ә кемнәр генә сугышмаган соң ул чорда? Көчлесе җиңгән, көчсе­зе җиңелгән. Атилла гаскәрләре җиңү шатлыгын да татыганнар, җиңелү хәсрәтен дә кичергәннәр. Ә тормыш дәвам иткән. Гуннар күп кенә халыкларның этнос бу­ларак формалашуында да сизе­лерлек роль уйнаган.
 
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: