Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Җаваплылык!

Җаваплылык!

Казан шәһәренең Мәскәү районында яшәүче Әскәровлар гаиләсе өчен бүгенге көн бигрәк тә истәлекле. Илле ел иңне-иңгә куеп яшәгән Вакыйф Әскәр улы белән Вәзилә Шамил кызы алтын туйларын билгеләп узалар.

16 марта 2024

Башта алар Казан шәһәре Мэриясендә булып, кайнар котлаулар кабул иттеләр. Аннан соң башкаланың 161 нче сайлау участогына барып тавыш бирделәр. Инде көннең икенче яртысында ресторанга – Коръән ашына юнәлделәр.

-Без гомергә сайлауга җәмәгатем белән бергә йөрдек,- ди Вәзилә Әскәрова. – Гадәттә, иртән беренчеләрдән булып килә идек. Бездә җаваплылык көчле – үзем бик күп еллар санитар табиб булып эшләдем. Иптәшем Вакыйф гади машина йөртүчедән башлап баш инженер, техник директор вазыйфаларына кадәр күтәрелде. Җаваплылык, эшне җиренә җиткереп үтәү – безнең гаиләнең девизы.


Гаилә башлыгы Вакыйф абый җәмәгатенең сүзен хуплап: “Бүген шундый сөенечле көн. Ике улыбыз, алты оныгыбыз янәшәбездә. Үзебез исән-сау, моннан да олы бәхет бармы?! Дөньяларыбыз тыныч булсын, илебез алга барсын. Оныкларыбызны бәхетле киләчәк көтсен”,- диде.
Әскәровлар 161 нче сайлау участогында янә бер кат котлаулар кабул итте. Әлеге сөйкемле парга килгән халык та сокланып карады һәм тигезлек, саулык теләде.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: