Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Авылча Ял

Авылча Ял

Шәһәр баласы өчен авыл ул – ял итү, ягъни төш вакытына кадәр йоклау, аннан торып, табигатькә хозурлану, дәү әнисе пешергән тәмле ризыкларны ашау... «Без авылга кайтырга җыенабыз әле», – дигәч, аларның йөзе яктырып китә. «Вәт сезгә рәхәт: чиста һава сулыйсыз, табигый ризык ашыйсыз», – ди алар. Бу вакытта син серле генә елмаясың, чөнки күз алдыңа бөтенләй икенче картина килеп баса.

14 октября 2024

Минем өчен авыл ул – иртәдән кичкә кадәр эш. Иң гаҗәбе һәм кызыгы – ул гомергә шулай кала икән. Авылдан киткәнгә егерме елдан артса да, һаман эшкә дип кайтабыз.

ЕЛГА БЕР... ӨЙ ЮУ

Җәен авылга ешрак кайтыла, башта бәрәңге утыртасы бар, аннан өясе, шуннан печән өсте башлана... Кыскасы, бер ял да «бушка» узмый. Ә менә отпуск, ягъни озын ялларның – үз планы. Чираттагы ялга да шулай исемлек белән кайттым.

Авылда электән килгән гадәт бар – өй юу. Күбрәк ул язын эшләнә. Тик без соңгы елларда җәй уртасында гына юабыз, чөнки көннәр эссе тора. Ә бу урын-җирне, киемнәрне чыгарып киптерү өчен бер дигән форсат. Тырыша торгач, бер атна ялның өч көне шушы мәшәкатьләр белән узып китте. Өй юу ул сиңа шәһәр фатирын сөртеп чыгару гына түгел. Башта агач бүрәнәләрнең һәрберсен мунчала белән ышкыйсың, аннан соң чүпрәк белән сөртәсең. Ә иң авыры – түшәмен юу. Гел өскә күтәреп эшләгәнгә күрә, куллар бик нык ара.

Тукта, ничектер гел зарлану кебегрәк бу. Өй юуның үз күңеллелекләре дә бар, әлбәттә. Беренчедән сиңа мулдан табын әзерлиләр. Өй юучыларны шулай элек-электән сыйлаганнар. Әни миңа да тәмле камыр ашлары пешергән иде. Икенчедән, сиңа дип атап ягылган мунча. Эш бетүгә, башта парлы мунчага китәсең. Шунда җимешле чәйләр эчә-эчә хәл аласың. Өченчедән, өй юган көнне син сабый бала кебек йоклыйсың. Ни өчен дигәндә, агач бүрәнәләр сафланып киткән була, өйгә гайре бер татлы ис тарала. Андый ис елга бер генә, нәкъ менә өй юганда гына барлыкка килә. Татлы йокының тагын бер сәбәбе, әлбәттә, ару да. Көне буе тыз-быз йөргәнгә, урынга ятуга, эреп кенә китәсең.

КЫШКА ЗАПАС

Хуш, өй юу мәшәкатьләре бетте. Тик әле челтәр, чаршауларны үтүкләп куяр өчен тагын ярты көн кирәк. Ә ул арада әти керде:

– Бакчада кыярлар өлгергән, картаеп ята инде, кызым. Тозлап алмыйсыңмы?

Әти моны аеруча бер гаҗизлек белән әйтте: аның хезмәте бит. Җәй буе тырышып үстергән кыяр, помидорың әрәм булып ятса, сүз дә юк, борчыла башлыйсың. Гомергә шулай. Шуның өчен дә кышка банка ябу гадәте бездә һаман да яши. Кайбер елны базда бәрәңге куярга да урын калмый. Әле бит кайнатмалар да бар. Соңгысы – әни җилкәсендә, җиләк‐җимеш өчен ул җаваплы.

Банка ябу эше күңелемә бик хуш килә. Хәер, ашарга да яратам. Җәен авылда япкан банкаларны кыш буе ашыйбыз. Банка ябу сезоны июль аенда кыяр тозлау белән башланса, октябрь аенда помидордан төрле салатлар ясау белән төгәлләнә.

Кыскасы, ялның дүртенче көне банка ябу эшләре белән узды. Әти теплицадан берничә помидор да алып кереп бирде: яшелле-кызыллы банкаларны капкач ягына әйләндереп куйдым. Эх, рәсемдәге кебек бит!

БАЛАЧАККА КАЙТУ...

Авыл иртә уяна. Ул гомергә шулай иде.
Иң беренче сине әтәч уята (җәен тәрәзәләр ачык, барысы да ишетелеп тора). Әти белән әни аяк өстендә булгач, җиделәр тулып киткәч син дә торасың. Әлеге дә баягы, һәр көннең үз планы:

– Кызым, бүген шул кура җиләген җыеп кайнатыйк инде! Вак булса да, кура җиләге күп быел.

– Ярар, әни...

Бик эсселәр башланганчы, урамдагы эшләрне төгәлләргә ашыгасың, шул исәптән кура җиләге җыюны да.

Нигездә, авылда, халык уникедән сәгать икеләргә кадәр бакчага чыкмый тора. Кемдер өендә черем итеп алырга мөмкин, кемдер тәмләп чәен эчә. Ә безнекеләр өчен ул газета‐журналлар уку вакыты. Әти, диванга кырын ятып, газетаны кычкырып укый, әни исә кроссворд чишә. Һәм бу күренеш көн дә кабатлана. Бер атна авылда яшәү дәверендә моңа шулкадәрле ияләндем, балачакка кайткандай булдым...

Көндезге икеләр тулып киткәч, әни чәй кайната. Бу инде кичке эшкә чыгар алдыннан шулай бер җыелып чәйләп алу.

– Мин хәзер үгезгә печән чабып киләм. Син, кызым, чебиләрне ашат, – ди әти, миңа борылып.

– Ярар, әти…

«КИЧ УТЫРЫРГА ЧЫК!»

Туган авылым – Апас районы, Олы Бакырчы. Зур авыл. Капиталь төзекләндерү уздырылган ике катлы мәдәният йорты, төп белем бирү мәктәбе, балалар бакчасы бар. Юлларга асфальт яки таш җәелгән. Бердәнбер проблема – яшьләр юк. Һәм бу нык сизелә. Без үскәндә урам тулы халык иде. Хәзер ара‐тирә генә кеше узып китә. Кичләрен аеруча аптырыйсың – авыл тып‐тыныч, капка төпләре дә буш. Шулай да без, элеккеге гадәт буенча, кич утырырга чыктык. Рәхмәт, күршем Рушания апа алып чыкты:

– Инде китәр вакытың җитә, һаман бер кич утырмаган. Бүген әбизәтелне чык. Чынлап та, узган ел көн саен диярлек кич утырдык. Быел әллә вакыт булмады, әллә теләк шунда. Кыскасы, Рушания апа белән капка төбендә күрештек. Безне күреп, сул яктагы күрше Рифат абый да чыкты.

– Ай‐яй, өйдә нәрсә генә эшләп ятасыз? – дип шелтәләп алды ул.

Әнә шулай өчәүләп кызык хәлләр сөйләшеп, көнбагыш ашап, шактый утырдык. Урамнан узучылар да туктап ала. Авыл кешесенең сөйләме кызык инде: «Чебиләреңне суйдыңмы?.. Балалар кайткан иде, ике бакча печәнне керттек... Эх, яңгыр юк бит, яңгыр. Бәрәңгеләр күтәрелеп китәр иде... Наилләр җиләккә барганнар, Шайтан күлендә еланнар күп икән. Ул якка бара күрмәгез...» Әйе, авылның үз борчуы, үз шатлыгы. Монда риясызлык, монда иркенлек, монда гадилек…

БҮГЕН - КОНЦЕРТ

Шулай итеп шимбә дә килеп җитте. Мәдәният йортында бүген концерт була, яшьләр концерт куя. Минем кызлар да катнаша. Мәдәният йорты җитәкчебез Ландыш Моталлапова, авыл балалары белән кайтучыларны бергә җыеп, концерт әзерләде. Шуның өчен дә бу кичкә план алдан ук әзер иде.

Иң беренче шуны әйтим: авыл баласы өчен клуб сәхнәсе ул – музыка мәктәбе дә, театр түгәрәге дә, бию секциясе дә. Һәм ул канат куючы, синең сәләтеңне ачарга, аны үстерергә ярдәм итүче урын да. Без шулай үстек. Шуның өчен авылның мәдәният йорты күңелгә бик якын.

Бу урында бер фикер белән бүлешәсем килә: балалар куйган концертларга еш йөрим, чөнки игезәк кызларыбыз музыка мәктәбендә укый. Һәм, анда баргач, гел бер нәрсә күзәтәм: балаларның йөзендә курку. Роботлар кебек чыгалар да, уен коралында уйнап, җырлап кереп китәләр. Аның сәбәбе бик гади: музыка мәктәбендә укытучы аларны техник яктан дөрес уйнарга, ноталарны дөрес җырларга өйрәтә. Хата ясасаң, бетте баш. Һәм концерт вакытында балаларның максаты бер генә: дөрес уйнарга, дөрес җырларга. Читтән караганда, бик күңелсез күренеш бу, җитмәсә, минем кебек музыкаль белеме булмаган кешегә. Миңа дисә, әллә ничә хата ясасын, тик баланың йөзендә ‐ нур, күзендә очкын булсын.

Ә менә Олы Бакырчыда узган концертта балалар чәчрәп торды. Ирексездән, аларга кушылып җырладык, кул чаптык. Үз кызларыма да ис китте: үзлекләреннән инглизчә җыр өйрәнделәр, скрипкада әллә кайчан уйнаган көйләрен искә төшерделәр. (Гадәттә, укытучысыз өч нота да уйнамыйлар иде.)

Ә монда барысын да үзләре хәл итте. Һәм һәр бала мөмкин кадәр шулай үз сәләтен күрсәтте. Шуның өчен дә концерт җылы, самими килеп чыкты. Әлбәттә, профессиональ яктан ул җырбиюләргә сораулар бардыр, тик бу очракта баланың сәхнәдә ачылуы кыйммәтрәк, минемчә.

– Бу балалар үзара шулкадәр дуслашты, барысы бергә җыелып бетмичә, клуб эченә дә кермәделәр, – диде концерттан соң Ландыш апа.

...Физик яктан нык арылса да, рухи яктан син авылда ял итәсең. Һәм туган нигездә күпме озаграк торасың, шуның кадәр киткәндә авыррак була. Туган авылның аңлатып булмый торган бер тарту көче бар. Быелгы җәйге ялымда моңа янә бер кат инандым.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: