
Бадминтон – минем спорт!
Спорт өлкәсендә уңышка ирешкән, сәламәтлеген кайгырткан кешеләр турында сокланып еш язабыз. Ә бит безнең редакциянең үз спортчысы бар – журналыбызны версткага салучы Анастасия Хатыйпова ныклап торып бадминтон белән шөгыльләнә.
30 января 2025
Эштән соң, атнага өч тапкыр уенга ашыга ул. Нәтиҗәдә, ветераннар арасында бадминтон ярышларында беренче урынны яулады.
-Бадминтонның сәламәтлеккә файдасы бик зур,- ди Анастасия Хатыйпова.
– Уен вакытында бөтен мускуллар эшли. Һәрвакыт волан артыннан күзәтү күзләр өчен дә файдалы. Стрессларга, депрессияләргә каршы да шәп дәва ул бадминтон. Һәм ябыктыра да. Эштән соң арып барган булам һәм ике сәгать уйнаганнан соң, яңадан туган кебек булам. Мин спортның төрле төрен сынап карадым, ниһаять, үземнекен таптым. Бадминтон – минем спорт!
Добавить комментарий