
Бәйрәм көнебез котлы булсын, дуслар
Тоткан уразаларыбыз кабул булсын.
10 апреля 2024
Әйе, бүген таңнан башлап бөтен ил халкы бәйрәм итә. Республикабызның һәр мәчетендә гает намазлары укылды, һәр йортта таба исе чыкты... Арча районының Наласа авылында балалар өчен әнә шундый зур бәйрәм оештырганнар. Зөфәр хәзрәт Нәҗметдинов малай-кызларга үгет, нәсихәтләр сөйләп, балалар арасында Коръән уку бәйгесе уздырган. Сезнең якларда бәйрәм көне ничек уза, дуслар?
Добавить комментарий