 
                “Бала үстерү өчен матди мөмкинлек бүген һәр кешедә бар”
Хәерле җомга көннәре белән, дуслар. Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән бүген бала тәрбияләү турында сөйләштек.
27 сентября 2024
-Җәлил хәзрәт, сез хатын-кызларны күп бала табарга өндисез...
  -Әйе, мөселман хатын-кыз никадәр бала күбрәк таба, шулкадәр яхшырак.  Сәламәтлеге булса, әлбәттә. Бала үстерү өчен матди мөмкинлек бүген һәр кешедә бар. 
  -Бүген бала үстерү бик чыгымлы: түгәрәкләргә йөртергә, анда-монда бару дисеңме...
  -Түгәрәккә йөрмәсә, күңел ачарга бармаса ни була?
  -Яшьтәшләреннән калышмасын, заманга яраклашып, бар яктан камил булсын дисең...
  -Әйе, ата-ана барысын да уйлый, тик кеше булсын дип кенә үстерми. Теге “Снежная королева” әкиятендә боз карчыгы әйтә бит әле: “Балаларны иркәләргә кирәк, шунда гына алардан чын “разбойник” чыга. Менә бүген күп ата-ана кыз-улларын шул боз карчыгы кебек тәрбияли...
 
        
    
Добавить комментарий