Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
“Балалар бакчасы бик кирәк!”

“Балалар бакчасы бик кирәк!”

Агымдагы елда Татарстанда унбер яңа мәктәп һәм дүрт балалар бакчасы төзү каралган.

11 февраля 2025

Казан, Чаллы, Әгерҗе, Минзәлә һәм Буа шәһәрләрендә яңа мәктәп әзер булачак. Шулай ук Кукмарада узган елда башланган башлангыч сыйныфлар бинасын төзүне төгәлләү күздә тотыла. Белем йортлары “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты, “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысасында төзелә. Проектларны гамәлгә ашыруга 1,4 миллиард сум каралган. 

Дүрт яңа балалар бакчасын төзү, шулай ук Апас бистәсендә балалар бакчасын төзекләндерү эшләрен дәвам итү планлаштырыла. Алар “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасына,  “Гаилә” илкүләм программасына кысаларында эшләнәчәк.

-Безнең бистәдә балалар бакчасы бик иске, кызым шунда йөри. Мин дә шунда үстем. Көзгә яңа заманча балалар бакчасы булачак дип ышандыралар, бик көтәбез,- диде Яшел Үзән бистәсенең Октябрьский бистәсендә яшәүче Ләйлә Рәхмәтуллина.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: