Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Балмай, авыз иткәнегез бармы?

Балмай, авыз иткәнегез бармы?

Моннан өч ел элек редакциябез белән Спас районында булган идек.

15 апреля 2024

Болгар дәүләт тарихи-архитек¬тура музей-тыюлыгы җитәкчесе Рамил Җиһаншин безне ханнар ухасы һәм балмай белән сыйлады.

Балмай – шушы якларның үзенчәлекле ризыгы. Сап-сары, йомшак, баллы бу ризыкны татар халык ашлары китапларында очратырга мөмкин. Бүген дә ки¬лен төшергәндә, иң кадерле кунакларга бал белән май каптыралар. Ләкин ул аерым була, ә монда бал белән майны бергә кушканнар. Нәтиҗәдә бик тәмле ризык килеп чыккан.

– Безнең Болгарның “йөзек кашы” бу, – диде Рамил әфәнде. – Бал белән майны бергә кушасың да, менә шундый татлы ризык килеп чыга. Яңа пешкән кайнар икмәккә ягып ашасаң, бөтен ару-талулар юкка чыга. Табигатьтә аеруча тәмле була. 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: