Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
“Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”

“Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”

Әйе, бүген зур бәйрәм, Тукай Туган көн, Туган тел көне! Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу билгеләп үтелә.

26 апреля 2024

Бүген булачак чаралар:

-8:30 сәгатьтә Г.Тукай скверында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салыначак.
-Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов катнашында 2024 елда Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итү тантанасы узачак.
-11:30 сәгатьтә Казан дәүләт циркында Габдулла Тукай әкиятләре һәм шигырьләре буенча «Печән базарында» дип аталган беренче милли театраль-цирклы спектакль күрсәтеләчәк.
-14:00 сәгатьтә бөек татар шагыйре Г.Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәме узачак..
-17:00 сәгатьтә Казан Кремле территориясендә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе узачак. Акция кысаларында беренче тапкыр оештыручылар тарафыннан «Ташаяк» милли дизайнерлар ярминкәсен уздыру планлаштырыла, ул 15:00 сәгатьтә эшли башлаячак.

Шулай ук, бу көннәрдә муниципаль районнардагы мәдәният йортларында традиция буенча татар халык шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен истәлекле чаралар, күргәзмәләр, шигырьләр уку, социаль челтәрләрдә акцияләр белән бәйрәм итәләр.

P.S. Әлеге матур видеоны Кама Тамагы Олы Салтык балалар бакчасыннан җибәрделәр.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: