Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Барыбыз да чаңгыга!

Барыбыз да чаңгыга!

Бу шимбәдә, ягъни 8 февральдә күптән көтелгән, шактый кичектерелеп килгән вакыйга – “Россия – чаңгы юлы” марафоны булачак. Быел ул өч мәйданда узачак:

06 февраля 2025

-“Локомотив” стадионы;
-Горки-Әмәт урманы;
-Дәрвишләр бистәсендәге каенлык аланы.

Катнашучыларны теркәү 9.00 башлана. 
Ярышларда катнашучыларга 7 февральгә кадәр номер билгесен һәм логотиплы шапкалы старт комплектлары биреләчәк. Аларны Үзәк стадионның матбугат үзәгендә алырга мөмкин. (Мандат комиссиясе 10:00 нан 19:00 га кадәр эшли.) Теркәлү өчен шәхесне раслаучы документны һәм медицина белешмәсен күрсәтергә кирәк.
Шулай ук дәүләт хезмәтләре дәүләт порталында да гариза бирергә мөмкин. Моның өчен шәхси кабинетта эзләү юлына “Россия чаңгы юлы” сүзтезмәсен кертергә һәм табибтан рөхсәт булуны раслап язылырга кирәк.
Дуслар, сезнең инде чаңгылар әзерме?

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: