Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Барысы да гаиләдән башлана...

Барысы да гаиләдән башлана...

Казан кооператив институтында “Пар канатлар” дип аталган Гаилә бәйрәме узды.

19 декабря 2024

Татарстанның гына түгел, күрше Чувашия, Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан, Ульяновск өлкәсеннән дә гаиләләр катнашты. Алар барысы да үз районнарында, төбәкләрендә татар гаиләләрен барлап, төрле чаралар үткәрүче кешеләр. 

Казан кооператив институтында узган кичәдә рәсми затлар да катнашты: Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фондының Башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина һәм башкалар. 

-Монда җыелучыларга олы рәхмәт,- диде Миләүшә Гайфуллина. – Ел дәвамында татар гаиләләре белән төрле чаралар уздырдык. Бу бит гаиләләрне олылау, хөрмәтләү. Алга таба да шушы юнәлештә эшләп, дуслыкны, татулыкны арттырып, бәхет, шатлыкта, исән-имин яшәргә насыйп булсын.

Чарада катнашкан һәр гаилә бүләкләр белән кайтып китте. Эчкерсез аралашу, рәхәт, җылы кичә булды ул.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: