Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Берәүләр китә, икенчеләр кайта!

1 нче октябрьдән көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Гадәттәгечә, ул 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр уза. Быел Россиядә133 мең ир-егет хәрби хезмәткә алыначак. Татарстанда исә 3 мең 500 кеше.

1 ноябрьдән хәрби хезмәткә чакырулар электрон рәвештә дә булачак. Ул гражданинның рәсми дәүләт порталына җибәреләчәк. Повесткалар кәгазь рәвешендә дә таратыла. Шулай ук расписка белән шәхсән дә тапшырылачак һәм заказлы хатлар белән җибәреләчәк.

Узган ел хәрби хезмәткә киткән егетләр инде кайта башлады. Ата-аналар өчен бик зур сөенеч! Җырчы Илназ Минвәлиев гаиләсен дә бәхет баскан – төпчек уллары армия сафларыннан әйләнеп кайткан.
-Ильясның хезмәт итүе минем өчен зур горурлык. Үземә хезмәт итәргә туры килмәде. Олы улыбыз “кояшлы” бала булганга, аны да алмадылар. Уртанчы улыбыз астма белән авырганга бармады. Барыбыз өчен дә Ильяс китте. Ул 5 яшеннән тхэквондо белән шөгыльләнде. Мәктәптә укыганда да бик актив булды. Спортта, иҗат ягыннан да сынатмады. Армиядә дә югалып калмады, Аллага шөкер.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: